Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Йолдызлык-2020"/"Созвездие-2020" 28.02.2020

28 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында балаларның "Йолдызлык-2020" конкурсы уздырылды. "Ромашка" балалар бакчасы район буенча балалар бакчалары арасында 2 урын алды. Конкурс балаларда сәнгатькә мәхәббәт хисе уята, киләчәктә районыбыз данын якларга яңа буын үстерә.
-
Тәрәзә төбендә витамин.\Витамины на подоконнике. 26.02.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар,үзләренең тәрбиячеләре белән, төркем тәрәзә төбендә витаминнар үстерә. Балалар, бакчалар кипкәнче үк, витамин ашый башлыйлар.Бигрәктә яратып, яшел суган үстерә,алар. Балалар суганның витамин икәнен, төрле дәвалардан дару икәнен бик яхшы беләләр.Кызлар һәм малайлар, бик кызыгып, чын лаборантлар кебек эксперементлар ясыйлар, суган үсүен күзәтәләр.
-
Бөтендөнья Жәлил укулары/Международный литературный конкурс Джалиловские чтения 25.02.2020

Ботендонья "Жэлил укулары" нда гуманитар-гимназия укучысы Салахова Лэйсэн-1 урын(укытучысы-Салахов Р.З.), Валиев Вильдан-2 урын, 1нче мэктэп укучысы Хайретдинова Гольяз-2 урын(укытучысы-Галиева Л.Р.), Ромашка балалар бакчасында тэрбиялэнуче Валиева Алина( тэрбиячесе-Ибрагимова А.Р.)-3 урын, Зобэер мэктэбенен ике укучысы(укытучылары-Хайбрахманова Л.)-ижат торкеме номинантлары булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!
Во Всемирном "Джалильских чтениях" ученица гуманитарной гимназии Салахова Лейсан - 1 место(учитель Салахов Р. З.), Валиев Вильдан-2 место, Хайрутдинова Гульяз - 2 место(учитель Галиева Л. Р.), воспитанница детского сада "Ромашка" Валиева Алина(воспитатель Ибрагимова А. Р.) - 3 место, двое учащихся Зубаировской школы(учитель Хайбрахманова Л.) - номинанты творческого кружка. Молодцы! Поздравляем!
-
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү/Обучение детей правилам дорожного движения 21.02.2020

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Без дә мәктәпкә әзерлек торкеме балалары белән әтиләргә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә балалар белән “Юлда йорсән бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел” темасына бәйрәм үткәрд ек. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча биремнәр утәдек Бәйрәм балаларда күтәренке кәеф аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итте.
-
Регионара фәнни-практик семинар/Межрегиональный научно-практический семинар 21.02.2020

"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләре ХабибуллинаА.М., Ибрагимова А.Р. 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә оештырылган регионара фәнни - практик семинарда уңышлы чыгыш ясадылар.Бу чара балалар бакчасы һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә булуы, бердәм хезмәттәшлектә эшләү нәтижәсе.
-
"Минем әти-иң кыю"\"Мой папа самый смелый!" 20.02.2020

Бүген безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте.Спорт уеннары һәм ярышларда балалар һәм әти-әниләр актив катнашып, җитезлек, көчлелек, чыдамлык, тапкырлык күрсәттеләр. Уен җыр һәм биюләр белән бергә үрелеп барды.Бәйрәмебез бик күңелле булды.
-
Ел психологы - 2020 / Психолог года - 2020 14.02.2020

14 февраль көнне Актаныш технология техникумы базасында үткән чарада катнашкан педагог-психологлар арасында жиңүчеләр билгеләнде. "Ромашка" балалар бакчасының педагог-психологы Ибрагимова Альбина Рашитовна 3 урынга лаек булды.
-
Суган җиде авырудан дәва\Луг от семи недуг 12.02.2020

Зурлар төркемендә "Суган җиде авырудан дәва" дигән темага әңгәмә үткәрелде, анда балалар суган файдасы турында гына белмәделәр, ә үзләре дә аны чүлмәккә утыртырга өйрәнделәр. Тәрбияче Гыйлфанова З.Р. тәрәзә төбендә суганны ничек үстереп булуын күрсәтте. Аның файдасы һәм тәме турында искә төшерде.Аның белән нинди ризыклар әзерләргә була? Ул шулай ук үсемлекләрнең үсүенә һәм үсешенә нинди факторлар йогынты ясавын сөйләде. Балалар бик теләп тәрбиячене тыңладылар.
-
Татарстан чаңгысы 2020/Лыжня Татарстана 2020 09.02.2020

9 февраль көнне без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре белән "Бүләк" чаңгы трассасында уздырылган "Лыжня Татарстана 2020" ярышында катнаштык. Саф һавада балалар рәхәтләнеп уйнап, ярышып, позитив эмоциялар җыеп кайтып киттеләр.
-
Балалар тормышында театр/Театр в жизни детей 04.02.2020

Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик, иҗади зәвыгын үстерү максатыннан 2 кечкенәләр Б төркеме балалары белән "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштердек. Балаларда артистлык сәләтләре үсә һәм алар әкият геройларының хис- тойгыларын, халәт кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәнәләр. Шулай ук театраль эшчәнлек аша иҗади шәхес тәрбиялибез һәм балаларның сөйләм телен баетабыз.










