Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Балалар бакчасы һөнәрләре беләш таныштыру/ Профессии в детском саду 02.07.2020

Балалар бакчасында эшләүче эшчеләрнең һөнәрләр белән танышуны дәвам иттереп: повар, медсестра, методист, мөдир, тәрбияче ярдәмчеләре, тәрбияче, электрик, бухгалтер турында әңгәмә кордык, бу һөнәрләрнең кирәклеген аңлаттык. Балаларга кечкенәдән үк бакчабызда эшләүче хезмәттәшләр һөнәрләренә кызыксыну уяттык.
-
Библиотека хезмәткәрләре белән очрашу/ День библиотекаря 30.06.2020

Ромашка балалар бакчасында балалар китапханә хезмәткәрләре кунакта булдылар.Яңа китаплар белән таныштырып, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп эчтәлекле, матур уеннар уйнаттылар.
-
"Велосипед - самокатчылар көне" / "День велосипедиста" 29.06.2020

Бакчабызда җәйге матур көнендә "Велосипед - самокатчылар көнен уздырдык.Балалар үзләренең вело- самокатларында бакча тирәли йөреп сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Пакет" модасы / Мода из пакетов 26.06.2020

Бакчабызда "Пакет" модасы уздырдык. Һәр группа әзерләнеп килгән иде. Модадан артта калмыйбыз, гел янәшә атлыйбыз. Пакетлардан кием тегәбез, табигатьне саклыйбыз. Балаларны әерләп җибәргән әти - әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Балалар өчен дискәтук/ Дискотека для малышей 25.06.2020

Бакчабызның барлык төркем балалары белән мини - дискотека оештырылды. Анда татар,рус,чит ил,заманча бию көйләренә оста биючеләрне билгеләдек.
-
Минем яраткан уенчыгым/ Моя любимая игрушка 23.06.2020

Зурлар төркемендә "Минем яраткан уенчыгым" көне булып узды. Балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып килеп, шуның турында сөйләп, шуңа багышлап шигырьләр , әкиятләр уйлап чыгарып, бер-берсенә сөйләделәр. Уенчыклар белән алмашып, дус булып уйнадылар.
-
Сабантуй бәйрәме/ Праздник Сабантуй 19.06.2020

Бакчабызда "Сабантуй- 2020" бәйрәмен уздырдык. Чара милли гореф-гадәт буенча жыр- биюләр, шигырь, уеннар белән үрелеп барды. Традицион уеннарны уйнаттык: гер күтәрү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, аркан тартышу, капчыкта сикерү. көянтә белән су ташу уеннары оештырылды.Балаларыбыз сау-сәламәт булып, алдагы елларда да матур бәйрәмнәр уздырырга язсын!
-
Җил көне / День ветра 18.06.2020

Бакчабызда "Җил көне" н уздырдык. Барлык группада җил белән бәйле уеннар оештырды, тасмалар, бөтерчекләр, флаглар белән ярышлар ярдәмендә җилнең юнәлешен билгеләдек. Балалар бик шат калдылар
-
Экояз 2020 / Эковесна2020 17.06.2020

1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2020" акциясе барды. Аның төп максаты - Республика территориясен кыш буена җыелган чүп чардан арындыру.
Безнең Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомүми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе балалары, ата-аналары, тәрбиячеләре шушы акциягә бик теләп ел да кушылабыз. Балалар үзләре дә бу күңелле вакытны көтеп алалар. Табигать яшелләнеп, язгы мөхиткә күмелеп барганда аларның да изгелекләр эшләп каласылары килә. Табигатьнең матур булуы һәркем өчен күңелле. Шуңа күрә дә без бу эшкә барыбызның да өлеше керсен дип үзебезгә максат куябыз . Шөгыльләр, уеннар, әңгәмәләр һәм әлбәттә хезмәт.
Быелгы Экояз бәйгесе узенчәлекле булды. Балалар һәм ата-аналар белән экологик эшне социаль челтәрләрдә: инстаграммда, контакт битләрендә яктыртып бардык. Ватсап аша "Чиста ишек алды", “Безнен бакча”, “Безнең өй алды” фотобәйгеләре, “Мин әнигә булышам”, “Мин - табигать дусты” акцияләре уздырдык. Инсаграммда узебезнен бакчанын битен ясап, Экояз 2020 темасына кагылышлы фотоларны, видеоязмаларны куеп бардык. Һәм безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министерствосының дипломы белән бүләкләнде.
Табигатебезне төрле күңелсезлекләрдән саклыйк, аның кадерен белик!
-
Юл йөрү кагыйдәләре / Правила дорожного движнеия 16.06.2020

Бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалры белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан тест үткәрелде. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп югары күрсәткечләргә ирештеләр.










