Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
1 июнь - халыкара балалар яклау көне / 1 июня - День защиты детей 01.06.2020

Җәйнең беренче көне - халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмне һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп бакчабызда билгеләп үттек. Алдан өйрәнгән җырларын, матур шигырьләрен балалар чын күңелдән башкардылар. Балаларның бәхетле елмаюы күбрәк булсын!!!
-
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү / Празднование 100 - летия ТАССР
27.05.2020
Нәкь 100 ел элек, 1920 елның 27 маенда, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык комиссарлары советы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) игьлан ителде. Яңа төзелгән республиканың беренче җитәкчесе революционер һәм сәясәт эшлеклесе 26 яшьлек Сәхипгәрәй Сәет - Галиев була. Шул уңайдан безнең бакчада рәсем конкурсы оештырылды һәм урыннар билгеләнде. Иң матур рәсем ясаучы итеп Хөсәенов Ислам билгеләнде. Катнашкан барлык балаларны тантаналы рәвештә грамоталар белән бүләкләдек.
-
"Һәрвакыт булсын кояш"/"Пусть всегда будет солнце" 23.05.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саф һавада "Һәрвакыт булсын кояш" темасына асфальтта рәсемнәр ясадык. Балаларга бу шогыль бик ошады, алар бик теләп матур итеп рәсем ясадылар. Балалаларның бакча белән саубуллашу көннәре санаулы калды, һәр көнне истә калырлык үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз.
-
"Өстәл янында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләре "Поведение у стола" 19.05.2020

2 кечкенәләр Б төркем балалары ашханә кирәк-яраклары белән таныштылар һәм "Өстәл янында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ашау вакытында өстәл артында тыныч утыру, гәүдәне төз тоту, тәлинкәгә иелмәү, кашыкны уң кулда дөрес итеп тоту, кашыкка ризыкны аз-азлап алу. Авыздагы ризыкны йотып бетермичэ, рәхмәт әйтмичә, өстәл артыннан китмәү һ.б.
Дети 2 мл Б группы познакомились с кухонными принадлежностями и изучили правила поведения за столом. Во время еды спокойно сидеть за столом, строения тела, не класть в тарелку, правильно держать ложку в правой руке, мало-помалу принимать пищу в ложке. Нельзя глотать пищу во рту, не выражая благодарности, уходить за стол и т.д.
-
"Бәхетле балачак" / "Счастливое детство" 14.05.2020

Без бүген балалар белән " Бәхетле балачак" темасы астында асфальта рәсем ясау конкурсы оештырдык. Асфальтта акбур белән рәсем ясау бик мавыктыргыч шөгыль. Шул ук вакытта ул балаларга әйләнә-тирәне танырга ярдәм итә. Акбур белән асфальта рәсем ясау игътибарны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме яхшы кәеф тудыра. Балалар бик теләп катнаштылар.
-
Өйдә утыр/ Сиди дома. 12.05.2020

Зурлар төркеме балалары белән бүген онлайн рәвештә ябыштыру шөгыле уздырдык. Балалар өйрәтелгән алымнарны кулланып матур күбәләкләр исеп ябыштырдылар.
Тема: “Матур күбәләкләр”.
Максат-Ачык һәм җете төсләрдәге күбәләкләргә карата соклану хисе уяту. Формалар һәм төсләр ярашуы матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Кайчы белән салмак кисеп, симметрияле формалар ясарга күнектерү.
-
"Бөҗәкләр дөньясы"/ "Мир насекомых" 07.05.2020

"Бөҗәкләр дөньясы"/ "Мир насекомых"
Яз-табигать белән аралашу өчен бик яхшы вакыт. Балалар өчен гаҗәеп бөҗәкләр дөньясы белән танышу өчен мөмкинлекләр ачыла. Балалар урамда йөргәндә аларны күзәтергә бик яраталар. Алар аларны үләндә, төсләрдә эзләп таба. Бу-күбәләкләр, бал кортлары, шөпшәләр умарталар, төрле коңгызлар һ.б. 2 кечкенәләр Б төркемендә иртәдән бөҗәкләр дөньясы турында әңгәмәләр узды. Балаларга сәнгать һәм танып-белү әдәбиятын укыдылар, дидактик, сүзлек, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, тематик альбомнарны карадылар, үрмәкүч аппликациясен ясадылар. Эшчәнлекнең төрле төрләре барышында балалар бөҗәкләр тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр: кайда яшиләр, нәрсә белән туклана, ничек үрчи, аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга, бөҗәкләрнең тормыш шартларын бозмаска өйрәнделәр. Шулай итеп, балалар бөҗәкләр дөньясы белән танышуын дәвам итәләр.
Весна — прекрасная пора для общения с природой. Для детей открываются возможности для ознакомления с удивительным миром насекомых. Ребята очень любят за ними наблюдать во время прогулок. Они отыскивают насекомых в траве, в цветниках. Это – бабочки, стрекозы, шмели и пчёлы, божьи коровки, разнообразные жуки и т. п. В детском саду сегодня День насекомых. Уже с утра беседы, которые вызывают интерес об удивительном мире насекомых. Детям читали художественные и познавательную литературу, играли в дидактические, словесные, подвижные игры, рассматривали тематические альбомы. Воспитанники вместе с воспитателем выполнили аппликацию. Такие чудесные божьи коровки получились!. В ходе различных видов деятельности дети узнали много интересных фактов из жизни насекомых: где живут, чем питаются, как выглядят, познакомились и научились бережно относиться к маленьким соседям по планете, учились не нарушать условия жизни насекомых.
-
Дистанцион укыту режимында/ В режиме дистанционного обучения 23.04.2020

Үз-үзеңне изоляцияләүгә карамастан, тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән элемтәдә торалар. Алар дистанцион укыту режимында тәрбия-белем бирү эшен дәвам итәләр. Дистанцион аралашу WhatsApp мобиль кушымта һәм башка электрон ресурслар аша алып барыла. Ата-аналар балалар белән өйдә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Ә аларга педагоглар ярдәм итәргә ашыга, аларга киңәшләр бирә, үз идеяләрен тәкъдим итә, ничек эшләргә кирәклеген аңлата.
Истәлекле бәйрәм – Җиңү көне якынлаша. Шуңа бәйле рәвештә бу юнәлештә балалар эшчәнлеге оештырыла. Әти-әниләр бик теләп фоторәсемнәр җибәрәләр.
Не смотря на самоизоляцию, воспитатели поддерживают связь с родителями воспитанников. Они продолжают вести воспитательно-образовательную работу в режиме дистанционного обучения. Происходит дистанционное общение через мобильное приложение WhatsApp и другие электронные ресурсы. Родители продолжают заниматься с детьми дома. А помощь к ним спешат педагоги, они дают советы, предлагают свои идеи, подсказывают, как делать.
Приближается знаменательный день – День Победы. В связи с этим организовывается детская деятельность в этом направлении. Родители с удовольствием присылают интересные фотографии.
-
“Өйдә утыр” 2 кечкенәләр Б төркеме : Математика шөгыле : Кызыклы математика /2 младшая Б группа “ Сиди дома” : занятие по математике: Занимательная математика 20.04.2020

Геометрик фигураларны искә төшереп ныгыту. Квадрат, түгәрәк, өчпочмакны чагыштыру. Фигураларны танырга һәм аерыра белергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту өстендә эшләү. / Напоминание геометрических фигур. Квадратное, круглое, треугольное уравнение. Обучение распознавать и различать фигуры. Работа над укреплением цвета
-
"Өйдә утыр" уртанчылар төркеме: Математика шөгыле : Биремне дөрес үтибез /Средняя группа , Сидидома, : занятие по математике: Я всё могу 18.04.2020

Балаларны предметларны капшап санарга өйрәтүне әти әниләргә кечкенә капчыкларга ярмалар, борчаклар салырга тэкъдим иттем. Һәм үзләренчә дәфтәрләргә рәсемләргә куштым һәм менә результат.
.










