Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне 04.12.2018

1 декабрьдән алып 9 декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге итеп билгеләнгән иде. Шул уңайдан, Олы Яке төп мәктәбендә бүген 1-9 нчы сыйныфларда “Күңел җылыңны бүләк ит”, “Без бергә”, “Мәрхәмәтлелек”, “Мин тормышны яратам” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар инвалидлыкка дучар булган кешеләр ничек тормышта үз урыннарын табып яшәүләре, дөрес яшәү турында тәрбия алдылар.
-
Иң яхшы тәрҗемәче 04.12.2018

Бүген инглиз теле атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Иң яхшы тәрҗемәче" исемле кызыклы конкурс уздырылды. Укучылар рәсемнәр буенча инглиз телендә җөмләләр төзеделәр, карточкаларда бирелгән җөмләләрне тәрҗемә иттеләр. Конкурс укучыларга аеруча ошады, чөнки монда алар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр.
-
Коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге 03.12.2018

9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә дөньяның күп илләрендә очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Безнең Олы Яке мәктәбендә дә Халыкара коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында китапханәче Назырова Л.И. китап күргәзмәсе оештырды.
-
Физика, математика, информатика атналыгына йомгак ясалды 03.12.2018

Үткән атнада физика, математика һәм информатика атналыгы булды, бүген иртәнге линейкада аңа йомгак ясалды. Җиңүче укучылар, иң актив катнашкан сыйныфлар мәктәп администрациясе тарафыннан грамоталар белән бүләкләнде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, атналык бик мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.
-
Мәктәптә инглиз теле атналыгы башлана 03.12.2018

3 нче декабрьдән 8 нче декабрьгә кадәр мәктәптә инглиз теле атналыгы үтәчәк. Бүген иртәнге линейкада инглиз теле укытучысы Яруллина А.А. атналыкта уздырылачак чаралар тәртибе белән таныштырды. Атна дәвамында һәр сыйныф төрле чараларда катнашачак. Ә атналыкны укучылар инглиз телендә иң еш кулланыла торган “исәнмесез”, “сау булыгыз” кебек сүзләр кергән кергән җыр белән ачтылар.
-
Английский язык в мире 03.12.2018

Сегодня была проведена беседа и показан видео-урок на тему: «Английский язык в мире» среди учащихся 5-9 классов. Все классы с радостью и активно участвовали в нём. В данной теме обсуждались главные вопросы и проблемы изучения английского языка. Дана справка о том, в каких странах говорят на английском языке, сколько человек изучает английский язык в мире.
-
Ребусны чиш 01.12.2018

Физика, математика һәм информатика атналыгында укучылар тәнәфесләрдә математик ребуслар, кроссвордлар чиәтеләр. Ә иң актив укучылар дүшәмбе көнне ирәнге линейкада билгеле булачак.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2018

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Бөтендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Олы Яке мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфларда “Сак бул - СПИД!!!”, “СПИД - гасыр афәте” , “Тайгак юлдан атлама!” исеме астында класс сәгатьләре узды.
-
Яшь физиклар клубы 30.11.2018

Бүген физика, математика, информатика атналыгы кысаларында 7-9 нчы сйныф укчылары өчен «Яшь физиклар клубы” уены узды. Укучылар үзләренең тирән белемле булуларын тагын бер кат расладылар.
-
Гомуми физик әзерлек буенча ярыш 29.11.2018

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә мәктәп укучылары арасында гомуми физик әзерлек буенча ярышлар булып узды. Бәйгедә физик тәрбия укытучысы Назыров И.С. җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары көч сынашты. Программага урыннан ераклыкка сикерү, йөгерү, идәннән күтәрелү, акробатик элементлар кертелгән иде. Аларга уңышлар телибез! Яхшы нәтиҗәләр көтәбез.











