Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 31.01.2019

Еш кына янгын кебек хәвефле бәхетсезлек очраклары кешеләрнең ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Шушы уңайдан мәктәптә янгын куркынычзызлыгы турында стенд куелды. Укучылар белән "Уттан сак булыйк" исемле дәресләр үткәрелде. Дәресләрнең максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүдән гыйбарәт иде.
-
Театр елына мәктәпнең эш планы 30.01.2019

Театр елы уңаеннан мәктәптә төрле чаралар оештыру планлаштырыла. Эш планы инде әзер. Аның белән укытучылар да, укучылар да таныш.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел 29.01.2019

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Аның өзелүенә 75 ел тулды. Мәктәбебез укучылары Ленинград камалышы турында эчтәлекле документаль фильм карады. Фильм укучыларны тетрәндерде. Һәркемне ипи, тыныч тормыш кадере хакында уйландырды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклау 28.01.2019

21 нче гыйнвардан 26 нчы гыйнварга кадәр мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы булып үтте. Атна буе күп төрле конкурслар үткәрелде. 1-9 нчы сыйныфлар бердәм диктант язды, “Тамчы шоу”, “Иң акыллы”, Тәрҗемә ит”,“Табышмаклар кичәсе” кебек интеллектуаль уеннар уздырылды. Бу уеннарда укучылар үзләренең тапкырлыкта, зирәклектә көчләрен сынадылар, белемнәренең сыйфатын тикшерделәр. 28 нче гыйнвар көнне атналыкны йомгаклау тантанасы булды. Актив катнашучы укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
-
Кошларга ярдәм итәбез 26.01.2019

Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Мәктәбебез укучылары кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә булды - алар өчен җимлекләр ясады. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты.
-
"Тәрҗемә ит" интеллектуаль уены 25.01.2019

Бүген татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында " Тәрҗемә ит" интеллектуаль уены үткәрелде. Әлеге уенда 5-7 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уен бик күңелле үтте һәм балаларга татар теленнән үз белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирде, чөнки кыска гына вакыт эчендә телгә бәйләнеше булган бик күп мәгълүматлар белән таныштылар.
-
"Иң акыллы" интеллектуаль уены 24.01.2019

Бүген татар теле атналыгының 4 нче көне. 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Иң акыллы” интеллектуаль уены үткәрелде. Биремнәр татар теле, әдәбият, күренекле шәхесләр, халык авыз иҗатына багышланган иде. Уенда 6 укучы катнашты. Алар үзләренең тапкырлыкларын, зиһенле булуларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Табышмаклар кичәсе 24.01.2019

Башлангыч классларда татар теле атналыгы кысаларында "Табышмаклар кичәсе" үткәрелде. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын тикшерделәр. Кичә бик күңелле үтте. Иң актив укучылар билгеләнде.
-
"Кошларга ярдәм ит" акциясе 24.01.2019

-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены 23.01.2019

Олы Яке мәктәбендә бүген татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Тамчы шоу" интеллектуаль-күңел ачу уены булды. Алар, ике командага бүленеп, "Батыр – берне, белемле меңне егар", "Сез игътибарлымы?", "Хаталы сүзне тап", "Сүздән сүз ясау" турларында көч сынаштылар. Туган телебезне яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр.











