Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Интеллектуальная игра "Знаете ли вы?" 14.01.2019

Сегодня в рамках Недели русского языка и литературы прошла игра-викторина по литературе «Знаете ли вы?” среди команд 5-8 классов . Ребята с удовольствием показали свои знания, эрудицию и начитанность.Они называли фамилии авторов, угадывали персонажей, вспоминали прочитанные произведения. Мероприятие получилось очень насыщенным и интересным.
-
Открытие Недели русского языка и литературы 14.01.2019

В МБОУ «Большеякинская ООШ ЗМР РТ» началась Неделя русского языка и литературы. Сегодня на общешкольной линейке состоялось открытие Недели. Обучающиеся в своем выступлении выразили слова восхищения «могучим и прекрасным» русским языком, призвали всех изучать с особым старанием язык великого Пушкина, Лермонтова, Толстого и Тургенева, знакомиться с произведениями великих мастеров слова.
Учитель русского языка и литературы Назырова Э.А. ознакомила с планом Недели и призвала всех принять активное участие во всех мероприятиях, проводимых в рамах Недели. Это викторины, познавательные игры, конкурсы, направленные на творческое саморазвитие обучающихся, а также на развитие образовательных, коммуникативных, социально-личностных и общекультурных компетенций школьников.
Неделя обещает быть интересной и поучительной.
-
3 нче чирек башланды 09.01.2019

Менә 3 нче чирек башланып китте. Әлеге чирек башка чирекләрдән озын булуы белән аерылып тора. Шунлыктан укучылардан аерым көч, тырышлык сорала. Барлык укытучыларга, укучыларга эшләрендә, укуларында уңышлар телибез!
-
Кышкы каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре 27.12.2018

1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә.
2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә.
3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә.
4. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма.
5. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә.
6. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
7. Бозлавык булса егылудан саклан.
8. Кичке сәгать 22.00 дән соң урамга ялгызың гына чыкма.
9. Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
10. Таудан чана , чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.
11. Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.
-
Кышкы каникул да җитте 26.12.2018

Менә укучылар көтеп алган кышкы каникул да килеп җитте. Авыл табигате шундый матур. Таулар, калын урманнар, саф сулы чишмәләр әйләнделеп алган. Кар явып үткәч, барлык күренеш кар астында кала. Агачлар ак шәл ябынган, авыл йортлары ак эшләпә кигән туташларны хәтерләтә. Аның биек тауларында чана шуу дисеңме, саф һавалы урманында чаңгыда йөрү дисеңме, киң һәм тыныч урамнарында уйнау дисеңме – болар барысы да искиткеч күңелле.Мәктәбебез укучылары да тик ятмыйлар. Алар кышкы табигатькә экскусияләргә йөриләр,чаңгыда, чанада шуалар, хоккей уйныйлар.
-
Иң актив укучылар бүләкләнде 25.12.2018

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып узды. Тамаша бик күңелле үтте. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, “Иң күп бишле билгесе алучы” ларны бүләкләү белән башланып китте. Ә аннан соң иң матур Яңа ел уенчыгы, иң эчтәлекле стенгазета, кар сыннары ясаучыларны, мәктәпне бизәүдә актив катнашкан укучыларны бүләкләделәр. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.
-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 25.12.2018

Узып баручы елның соңгы көннәрендә купшы һәм матур итеп бизәлгән чыршы басып торган актлар залына Олы Яке мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелды. Бар балалар да карнавал костюмнарыннан иде. Барысының да кәефе күтәренке, яңа елча. Чыршы янында җыелганнарны Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары сәламләде. Күңелле музыка астында балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар һәм скетчлар куйдылар. Бәйрәм барышында балалар Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан призлар һәм тәм-томнар алдылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр балаларның чыгышларыннан бик канәгать булып киттеләр.
-
Урта сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 25.12.2018

Бүген урта сыйныф укучылары өчен дә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Кичә барышында укучылар хыялларында булса да чит илләрдәге Яңа ел бәйрәмнәрендә "булдылар", башка илләрдә Яңа елны каршылау турында чыгышларын күрсәттеләр. Барыбер үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызына җитми инде. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр, скетчлар куйдылар. Бер укучы да катнашмыйча читтә калмады. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 24.12.2018

Ноябрь ахырында мәктәбебез укучылары, физкультура укытучысы Назыров И.С. җитәкчелегендә, Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган гомуми физик әзерлек буенча ярышларда катнашкан иде. Ниһаять, аның нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан укучылар барысы да призлы урыннар алдылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 24.12.2018

Мәктәптә укучыларның рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә бик еш була. Бүген дә биредә 7,9 нчы сыйныф укучыларының иҗат җимеше булган күпсанлы рәсемнәрен күрергә мөмкин. Кызларыбыз сәнгать мәктәбенә йөрмәсәләр дә, рәсемнәрне бик оста итеп, чын рәссамнар кебек ясыйлар. Бу уңган, сәләтле кызларның күргәзмәдәге рәсемнәрен мәктәпнең барлык укучылары һәм ата-аналар да күрделәр.











