Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 25.12.2018
Узып баручы елның соңгы көннәрендә купшы һәм матур итеп бизәлгән чыршы басып торган актлар залына Олы Яке мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелды. Бар балалар да карнавал костюмнарыннан иде. Барысының да кәефе күтәренке, яңа елча. Чыршы янында җыелганнарны Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары сәламләде. Күңелле музыка астында балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар һәм скетчлар куйдылар. Бәйрәм барышында балалар Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан призлар һәм тәм-томнар алдылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр балаларның чыгышларыннан бик канәгать булып киттеләр.
-
Урта сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 25.12.2018
Бүген урта сыйныф укучылары өчен дә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Кичә барышында укучылар хыялларында булса да чит илләрдәге Яңа ел бәйрәмнәрендә "булдылар", башка илләрдә Яңа елны каршылау турында чыгышларын күрсәттеләр. Барыбер үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызына җитми инде. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр, скетчлар куйдылар. Бер укучы да катнашмыйча читтә калмады. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 24.12.2018
Ноябрь ахырында мәктәбебез укучылары, физкультура укытучысы Назыров И.С. җитәкчелегендә, Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган гомуми физик әзерлек буенча ярышларда катнашкан иде. Ниһаять, аның нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан укучылар барысы да призлы урыннар алдылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 24.12.2018
Мәктәптә укучыларның рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә бик еш була. Бүген дә биредә 7,9 нчы сыйныф укучыларының иҗат җимеше булган күпсанлы рәсемнәрен күрергә мөмкин. Кызларыбыз сәнгать мәктәбенә йөрмәсәләр дә, рәсемнәрне бик оста итеп, чын рәссамнар кебек ясыйлар. Бу уңган, сәләтле кызларның күргәзмәдәге рәсемнәрен мәктәпнең барлык укучылары һәм ата-аналар да күрделәр.
-
Яшел фитнес 22.12.2018
Сәламәт яшәү рәвеше хәзер модада. Безнең мәктәптә дә бу юнәлештә эш алып барыла. Укучылар мәктәп һәм районкүләм оештырылган бәйгеләрдә актив катнашып киләләр, спорт яңалыклары белән танышып баралар.
Республикада инде танылып өлгергән “Яшел фитнес” социаль-спорт юнәлеше безнең мәктәпкә дә килеп җитте. Чара мәктәпнең спорт залында үтте. Кәефне күтәрүче, бөтен мускулларны эшләргә мәҗбүр итүче организмның физик торышын яхшыртучы бию күнегүләрен һәр укучы рәхәтләнеп башкарды.
-
Кышкы ямь 21.12.2018
Урамда кар бик булмаса да, тирә-як утларга күмелгән. Аларның һәрберсе Яңа елны күңелгә якынайталар шикелле. Мәктәбебезнең тышы да матур-матур бизәкләргә күмелгән. Төрле төстәге утлар, гирляндалар мәктәпкә кышкы ямь бирәләр. Эчке күренеше дә бик тә гүзәл. Һәр сыйныф эчтәлекле плакатлар, стендлар ясады, мәктәп яңа ел стилендә бизәлде. Барыбыз да, зарыгып, бәйрәм кичен көтәбез. Тиздән биредә Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк.
-
Уроки доброты 20.12.2018
Сегодня во всех классах нашей школы прошли «Уроки доброты»: «Научи свое сердце добру», «Волшебная сила доброго слова», «Размышление о доброте», «Солнце – добро жизни», «Бумеранг добра».
Во время уроков дети вместе с учителями слушали притчи, песни – притчи, готовили презентации, выполняли творческие работы. Но главное – думали, размышляли о том, что доброту можно дарить по разному, говорили о добрых словах и мыслях, вспоминали пословицы и поговорки со словом ”Доброта”. Результатом урока стало то, что дети снова пришли к выводу, что совершать добрые поступки важно, что нужно начинать с себя, что, если делать добро, оно обязательно к тебе вернётся.
-
"Иң яхшы Яңа ел уенчыгы" бәйгесе 20.12.2018
Мәктәбебездә укучылар өчен “Иң яхшы Яңа ел уенчыгы” исемле бәйге игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның эстетик культурасын, талантлы һәм иҗади сәләткә ия булган балаларны ачыклау өчен үткәрелә. 1-9 нчы сыйныф укучылары иҗади активлык һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Ниләр генә юк монда: Яңа ел сәгате, Яңа ел чыршысы, кар бабай һәм кыш бабай дисеңме. Бәйгедә җиңүчеләр сувенирлар белән бүләкләнәчәкләр. Укучыларыбызның эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнер дип уйлыйбыз, чөнки алар бөтенесе дә пөхтә, оригинал, фантазия һәм мәхәббәт белән эшләнгән.
-
Кар сыннары патшалыгында 19.12.2018
Яңа ел алды көннәрендә мәктәп ишегаллары кар сыннары белән бизәлә. Яраткан бәйрәмнең төп кунакларын - Кыш бабай, Кар кызын гына түгел, башка әкият геройларын да ясыйлар балалар. Иң мөһиме - кар күп булсын да теләк булсын, ә фантазияләренә чикләр юк.
Шушы көннәрдә Олы Яке мәктәбе ишегалдында күз явын алырлык кар сыннары пәйда булды. Укучылар ел саен ишегалдына, кабатланмаска тырышып, төрле сыннар ясый. Кар сыннары ясаудан тыш, мәктәп каршында матур итеп чыршы бизәп куелды. Хәзер инде балаларга, укуның беренче ярты еллыгын яхшы билгеләргә тәмамлап, Яңа ел бәйрәмен көтәсе генә кала.
-
"Хуш киләсең, Кыш бабай!" тамашасы 18.12.2018
Бүген Казан театр көллияте студентлары мәктәбебезнең кунаклары булды. Алар укучылар өчен ”Хуш киләсең, Кыш бабай” исемле бәйрәм тамашасы күрсәттеләр. Бәйрәмдә балаларны Кар кызы, Кыш бабай һәм төрле әкият геройлары каршы алды. Алар бергә чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кыш бабай да сынатмады – ул төрле кызык сүзләр әйтеп, бүләк өләшеп йөрде. Тамаша укучыларга бик ошады, аларның шатлыклары чиксез иде.