Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Мәктәпнең юбилеена әзерләнәбез 23.10.2018
Бу көннәрдә мәктәбебез 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан әлеге тантанага әзерлек эшләре тулы көченә бара. Материаллар җыю, хәбәрләшү, очрашу, фотографияләр туплау, укып чыккан укучыларның исемлекләрен булдыру, концерт номерлары әзерләү - һ.б.чаралар үткәрелә. Бу эшне оештыруда укытучылар һәм укучылар зур тырышлык куя.
-
Мәктәпне яшелләндерү акциясенең беренче этабына йомгак ясалды 22.10.2018
Бүген иртәнге линейкада мәктәпне яшелләндерү акциясенең беренче этабына йомгак ясалды. Гөл чүлмәкләренә гөлләр утыртып алып килгән укучыларның исемнәре аталды, аларга мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде. Акциянең икенче этабы ноябрь аенда булачак. Укучылар үзләре утырткан гөлләр турында проект эшләре яклаячак.
-
Олы Яке мәктәбенең 85 еллык юбилеена чакырабыз 22.10.2018
Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", дибез без. Олы Яке мәктәбе бу көннәрдә үзенең 85 еллык зур юбилеена әзерләнә. Мәктәп коллективы хөрмәтле ветеран укытучыларны, төрле елларда эшләп чыккан хезмәткәрләрне һәм элекке укучыларын бу зур тантанага чакыра. Бәйрәм сәгать 11 дә башлана.
-
Контроль эшләр башлана 20.10.2018
Киләсе атнадан Олы Яке төп мәктәбендә 1 нче чирекне йомгаклау контроль эшләре башлана. Булачак контроль эшләргә ныклап әзерләнергә кирәклеге әйтеп үтелде. Укучыларга уңышлар телибез.
-
"Татарча диктант" - 2018 20.10.2018
27 октября по всему миру пройдет образовательная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант».
Акция направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владению татарским литературным языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок. Каждый желающий сможет попробовать свои силы в написании диктанта на татарском языке.
«Татарча диктант» пройдет в 20 странах и 60 регионах Российской Федерации.
Участники напишут отрывок из знаменитого произведения татарского писателя.
Организаторами всемирной акции являются Всемирный форум татарской молодежи при поддержке Института филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого и Научно-образовательного центра «Институт Каюма Насыри» Казанского федерального университета, Исполкома Всемирного конгресса татар, Министерства молодежи Республики Татарстан.
Ссылка на сайт: http://diktant.tatar
Ссылки на социальные сети: https://vk.com/tatdiktant
-
"Мулла" фильмын карау 19.10.2018
Рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милли мәдәниятен ныгыту максатыннан Олы Яке мәктәбе укучылары “Мулла” фильмын карадылар. Фильм танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән. Сюжет нигезендә – бүгенге мулланың тормышы, яшь хәзрәтнең явызлык Һәм рухи ярлылыкка каршы көрәшүе.
Әлеге фильмда хәзерге татар авылының тирән проблемаларын күрделәр. Нәкъ менә уйлап эш итмәүнең бәла-казаларга китерүен ачыкладылар. Бары тик чын ышаныч һәм кеше холкының ныклыгы гына бу хәлне төзәтәчәген аңладылар.
-
Мәктәпне яшелләндерү акциясе 16.10.2018
Бу атнада мәктәпне яшелләндерү акциясе башланып китте. Моның өчен һәрбер сыйныфтан укучылар гөлләр алып килергә тиеш иде. Бу акция башлану белән, гөлләр әкрен генә җыела башлады. Яшел үсемлекләр суларга һава өчен генә түгел, ә аларга карап, сокланып, китап укып арыган күзләрне ял иттерер өчен дә кирәк бит.
-
Мәктәпнең юбилеена чакырабыз 15.10.2018
-
Юбилеегыз белән! 12.10.2018
Мәктәбебезнең чисталыгы ишек төбеннән үк күренеп тора. Ә эчендәге тәртип, пөхтәлек үзенә җәлеп итә. Тәрәзә төпләрендә нинди генә матур гөлләр юк! Бу – җыештыручы апаларның эше. Шулай чиста итеп җыештырып торучы апаларыбызның дәрескә керергә яисә чыгарга биргән кыңгырау тавышын балалар көтеп кенә тора!
Бүген мәктәбебездә инде күп еллардан бирле чисталык сагында торучы Кәримова Мәүлидә Әнвәр кызының юбилее. Аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын.
-
Котлыйбыз! 08.10.2018
Ел саен мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәрендә уздырылучы бөтен Рәсәй буенча үтүче "Милли кросста" катнашалар. Алар быел да сынатмады, грамоталар белән бүләкләнде. Укучыларны һәм физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтан улын уңышлары белән котлыйбыз.