МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Яшь сайлаучы көне 11.02.2014

Бүген мәктәптә гомуми ачык класс сәгате "Яшь сайлаучы" темасы астында узды. 5-11 класс укучылары алдында Яшел Үзән район советы депутаты. Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Равил Самат улы чыгыш ясады.
-
Лингвистическая конференция "В мире слов" 11.02.2014

На лингвистической конференции "В мире слов" приняли участие 8-11 классы. Учащиеся 10-11 классов рассказали о выдающихся русских лексикографах, о происхождении некоторых фразеологизмов. Выступления сопровождались мультимедийной презентацией. Много открытий сделали для себя учащиеся на этой конференции.
Выражаем благодарность организатору мероприятия, учителю русского языка, Гафиятуллиной А.А.
-
IT - Чемпион бәйгесенә йомгак ясалды 10.02.2014

Бүген гомуми линейкада IT-Чемпион бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәбебезнең барлык укучылары әлеге конкурста катнаштылар. Бүген исә директорыбыз Марс Маликович иң актив укучыларга оештыручылар җибәргән бүләкләрне тапшырып үтте. Махсус ручкалар Сайфутдинов Умар (3 класс), Гыйниятуллина Илзирә (4 класс) гә бирелде, 10 класс укучысы Замалиев Рүзәл футболка, флеш-карта, блокнот белән бүләкләнде. Афәрин укучылар!
-
Дан старт Неделе русского языка и литературы! 10.02.2014

На общешкольной линейке было объявлено об открытии Недели русского языка и литературы. Она началась с выступления учащихся 7 класса о великом могучем русском языке. В программе недели интересные мероприятия, увлекательные путешествия в мир русского языка и литературы.
-
Вечер поэзии "О, есть неповторимые слова!" 10.02.2014

В день памяти великого русского поэта А.С.Пушкина был проведен вечер поэзии "О, есть неповторимые слова!" с участием 1-8 классов. В мультимедийном сопровождении прозвучали стихотворения А.С.Пушкина и других русских поэтов. Вечер подарил всем много положительных эмоций.
Организаторы учителя руского языка и литературы школы.
-
Бөек химикларга багышланган стенд... 07.02.2014

Химия атналыгы кысаларында укучылар Бөек химикларга багышланган стенд ясадылар. Мәктәп коридорында урнашкан әлеге стендка Менеделеевның 180 еллыгына багышланган газета һәм Казан химикларына багышланган материаллар урнаштырылды. Әлеге материалларны 10 класс укучылары әзерләде. Иртәгә исә Россия фәне көнендә җәмәгатьчелек Бөек рус химигы Менделеевның 180 еллыгын билгеләп узачак, шул исәптән 11 класс укучылары да әлеге чарага әзерлек эшләре алып баралар.
-
Казан органик химия мәктәбе 06.02.2014

"Казан химия мәктәбе" дигән төшенчә күптән яшәп килә. Бу Казан университетында төрле елларда хезмәт куйган галим-химикларның нәтиҗәле эшләре белән бәйле. Бигрәк тә органик химия юнәлешендә эшләгән галимнәребез дөнья күләмендә танылды.
Химия укытучысы Шакиров Р.Ф. әлеге тема астында 8-11 класс укучылары чен мини-конференция уздырды. 10 класс укучылары Бутлеров, Зинин, Марковников, Арбузов, Клаус, Камай кебек танылган галимнәр турында кызыклы чыгышлар ясадылар. Презентацияләр тәкъдим иттеләр. Әлеге чара укучыларга файдалы булгандыр дип ышанасы кала.
-
"Таныш булыйк, бу химия" чарасында... 05.02.2014

Химия атналыгы кысаларында, бүген, 5-6 класс укучылары катнашында "Таныш булыйк. бу химия" дип исемләнгән тәҗрибәләр кичәсе булып узды. Укучылар химия фәне белән якыннанрак танышты, аның лабораториясен карадылар, кеше өчен әһәмиятен билгеләделәр. Әлбәттә инде кызыклы тәҗрибәләр карап кына китмичә, үзләре дә эшләп карадылар.
-
Студентлар белән очрашу 05.02.2014

Студент укучыларның да кышкы яллары тәмамланып килә. Электән килгән традиция буенча 10-11 класс укучылары мәктәпне тәмамлап бүгенгесе көндә төрле уку йортларында укучы студентлар белән очрашу оештырдылар.
Бик күңелле очрашу булды бу. Студент яшьләр үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларга үзләре тәҗрибәсеннән чыгып төпле киңәшләрен җиткерделәр. КАИ укучылары Абзалутдинов Булат, Файзуллин Әсхәт, КФУ дан Гизатуллина Фирүзә, Замалиева Алисәләр кичә ахрында укучылар командасы белән күңелле ярышта да көчләрен сынадылар. Алисә исә соңгы 5 курста укый, моннан тыш ул читтән торып журналистика факультетында да белем ала, моннан тыш Татар радиосы Ди джее булып та эшләргә вакыт таба. Менә шундый горурланып телгә алырлык укучыларыбыз бар безнең. Афәрин дуслар, укуларыгызда уңышлар сезгз!
-
Иртәнге линейкада! 03.02.2014

Иртәнге линейкада, гадәттәгечә, эшләгән эшләргә йомгак ясала. Мәктәп директоры Максумов М.М. район конкурсларында призлы урын алган укчыларга грамоталар тапшырды: 10 класс укучысы Замалиев Рүзәл, 5 класс укучысы Абзалина Гөлия фотокаллажлар бәйгесендә 2 нче һәм 3 нче урыннар алганнар, афәрин!
Абзалина Г.А. география-тарих атналыгына йомгак ясады, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Химия укытучысы Шакиров Р.Ф. үзенең укучылары белән химия атналыгын ачып җибәрде. Химияга багышлап кечкенә монтаж күрсәтелде.












