МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Казанда узачак уку йортлары ярминкәсенә әзерлек 10.10.2014

Иртәгә Казанның агропромпаркында республиканың уку йортларының авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе узачак. Шул уңайдан безнең районның бер дистә мәктәбе бүген үк Казан шәһәренә барып ярминкә-күргәзмәне оештырып, урнаштырып кайтты. Кичке якта әлеге әзерлекне Мәгариф министры Э.Фәттахов карап чыкты. Иртәгә исә әлеге ярминкә барышы белән тагын да югарырак кунаклар танышачак. Республиканың төрле районнарыннан килгән мәктәпләр бик матур күргәзмәләр алып килгән, шуңа күрә әле Казан тирәсе халкы моны үзләре дә күрә алачак!
-
Чит телдән олимпиада нәтиҗәләре 08.10.2014

Мәктәбебездә чит тел фәненнән дә олимпиада булып узды. Укучылар ике көн дәвамында алман телен ни дәрәҗәдә белүләрен раслау өчен теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар. Нәтиҗәләр куанырлык дип әйтергә җирлек бар.
5 класслар арасында: Шигабутдинова Л. - җиңүче (59 балл), призерлар: Яруллина И. (42б.), Гибадуллина Г. (32 б.), Гиниятуллина И.(35 б.), Сайфетдинова Р. (31 б.);
6-7 класслар арасында: Вакилова И. (57,5 б.), Абзалина Г. (57 Б.) - җиңүчеләр, призерлар: Бикмуллина Г. (23 б.)
8-9 класслар арасында: Кашапова А (26 б.) - җиңүче
9-11 класслар арасында : Шигабетдинов А. (53 б.) - җиңүче, Кадырова Л. (51 б.) - призер. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Афәрин укучылар!
-
Чәршәмбе өмәсе! 08.10.2014

Бүген мәктәп укучылары чираттагы өмәдә катнашты. Кызлар территорияне көзге яфраклардан арындырса, егетләр рассада утырту өчен 70 тартма туфрак әзерләде.
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада узды 08.10.2014

Мәктәп эчендә уздырылып килүче фән олимпиадалары дәвам итә. Чираттагысы җәмгыять белеменнән узды. Әлеге сынауда 6-11 класс укучылары катнашып, үз көчләрен сынап карады. Нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак!
-
Один день в Болдино! 06.10.2014

Мечты сбылись! Наконец-то и учащиеся нашей школы побывали в имении Пушкиных в Болдино.
3 октября группа учащихся и учителей в количестве 20 человек посетили с.Болдино Нижегородской области. Здесь находится музей-усадьба Пушкиных. Именно здесь А.С.Пушкин написал свои 50 произведений, здесь дописал свой знаменитый роман "Евгений Онегин". Об этом и о многом другом нам доступно и интересно рассказал экскурсовод музея. И погода была очень хорошая, солнечная, но немного прохладная. Настоящая болдинская осень!
Это замечательное путешествие организовала учитель русского языка и литературы Гафиятуллина А.А. Все участники экскурсии, родители учеников выражают благодарность Альфие Абдулсаматовне.
-
Физкультурадан олимпиада нәтиҗәләре 06.10.2014

2-3 октябрь көннәрендә мәктәп укчылары физкультура фәненнән олимпиада биемнәрен башкардылар. Ике көн дәвамында мәктәпнең һәр укучысы үзенең көчлерәк, җитезрәк булуын расларга теләде. Һәм менә нәтиҗәләр дә билгеле булды:
5 -6 класслар арасында: кызлардан Гибадуллина Гелүсә - җиңүче (112 балл), Яруллина И. (107 б.) призер, Вакилова И. (111 б.) призер; малайлар арасында Гайнутдинов Дәниф - җиңүче (119 балл), Хайруллин И. - (116 б) җиңүче;
7-8 класслар арасында: кызлардан Бикмуллина И - җиңүче (121 б.), призерлар: Бикмулина Г. (113 б.),Сайфетдинова А. (106 б); малайлар арасында: Гафиятуллин Р. - җиңүче (121 б.), призерлар: Замалиев Б. (106 б.), Мингазов Э. (113 б.);
9-11 класслар арасында: кызлардан Валиева Г. -җиңүче (97 б.), призерлар: Гайнетдинова Э.(90 б.), Файзуллина Д. (85 б.); малайлар арасында: Гайнуллин Н. - җиңүче (100 б.), призерлар: Бикмуллин Р. (88 б.) Бу укучыларның барысын да котлыйбыз!
-
Рус теле фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 03.10.2014

Рус теле фәненнән үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәп буенча олимпиадага 21 укучы катнашты. Иң күп балл җыеп, җиңү яулаган укучыларны ихластан котлыйбыз, алда үтәчәк олимпидаларда да уңышлар телибез.Менә алар: Яруллина Илзия - җиңүче (5 кл.-22 б.), Абзалина Гулия - җиңүче (6 кл.-20.5 б), Кашапова Әлфинә - җиңүче (8 кл.-28 б.), Кадырова Ләйсән - җиңүче (11 кл.-30 б.), Бикмуллин Рәсим - җиңүче (11 кл.-30 б.). Газизова Язилә - призер (6 кл.-20 б.), Пустынникова Анастасия - призер (6 кл.-19 б.), Шигабутдинова Алмаз - призер (11 кл.-23,5 б.).
-
Укытучылар һәм Өлкәннәр көне белән котладылар! 01.10.2014

Бүген мәктәбебездә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Беренчедән Өлкәәннәр көне булса, икенчедән Укытучылар көне якынлаша. Шунлыктан ике бәйрәмне бер итеп мәктәптә кичә узды. Әлеге тантаналы кичәгә ветеран укытучылар чакырулы иде. Укучылар матур гына чыгышлар әзерләгән иде, концерт номерлары котлаулар белән үрелеп барды. Кичә соңында бездә эшләп киткән һәм әле бүгенгесе көндә эшләүче укытучыларыбыз чәй табыны артында җыелды.
Бәйрәмнәр белән сезне мөхтәрәм укытучыларыбыз!
-
Олимпиадалар дәвам итә!
01.10.2014
Мәктәптә фәннәр буенча олимпиадалар дәвам итә. Ике көн дәвамында немец теленнән олимпиада эшләре бара. Кичә язмача бирсәләр, бүген исә укучылар телдән биремнәрне башкардылар.
-
Физика фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 28.09.2014

Физика фәненнән үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре дә билгеле булды. Физика фәне авыр фәннәрдән санала. Шуңа да зур балл җыя алучы укучылар күп түгел иде. Башка укучылардан баллар саны белән күпкә аерылып торган укучыларны котлыйбыз. Менә алар: Гафиятуллин Рәдис - җиңүче (8 кл. -10 б.), Кашапова Әлфинә - призер (8 кл. -9 б.). Укучыларга уңышлар телибез!












