МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 27.01.2014
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
ПараллельСельские школыГородские школы1-4 классы-23 C-25 C5-9 классы-25 C-27 С10-11 классы-30 С-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):
Возраст учащихсяТемпература воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветраПри скорости ветра до 5 м/секПри скорости ветра 6-10 м/секПри скорости ветра более 10 м/секДо 12 лет-9 C-6 C-3CЗанятия не проводятся12-13 лет-12C-8 C-5 C14-15 лет-15 C-12 C-8 C16-17 лет-16 C-15 C-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже.
-
Иртәнге линейкада! 27.01.2014
Бүгеннән мәктәп укучыларының гомуми линейкасы иртәнге якта үткәрелә башлады. Гадәттәгечә иң беренче сүзне узган атнада дежур торган укучылар алды. Алар үткән атнада узган чараларга тукталдылар, укучыларның тәртипләренә, классларда дежур тору буенча отчет укыдылар.
Бүгеннән мәктәптә тарих-география атналыгы башланып китте. Атналык план белән география укытучысы Абзалина Г.Ә. таныштырды.
-
Педагогик киңәшмәдә! 22.01.2014
Бүген укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе булып узды. Төп докладчы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Гөлнур Әхмәтовна тәрбия һәм сәламәтлек мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук башлангыч сыйныфларда ФГОС буенча укыту турында Замалиева Ф.Г, яртыеллык уку нәтиҗәләре турында Гатиятуллин М.Г. чыгыш ясадылар. Киңәшмәгә йомгакны мәктәп директоры Максумов М.М. ясады.
-
Театр яктылыкка. нурга илтә... 20.01.2014
Кичә 10 класс укучылары Казан шәһәренә барып, экскурсия ясап кайттылар. Класс җитәкчеләре Гатиятуллин М.Г. укучыларын Г.Камал театрындагы яңа премьера, Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Искән җилләр уңаена" дип исемләнгән спектакльгә алып барды. Лилия Әхмәтова куйган әлеге спектакль укучыларга бик ошады. Күңелле, мәзәкчән, җиңел карала. Театрда яшь артистлар белән бергә, танылган артистларыбыз Илдүс Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Фирая Әкбаровалар уйный. Без әлеге театрны барлык укучыларга да карауны тәкъдим итәбез.
-
Встреча учеников с профессором Порсевым А.А. 18.01.2014
18 января в школе состоялась встреча учащихся 10-11 классов с профессором Института социальных и гуманитарных знаний А.А.Порсевым. Он познакомил учащихся с правилами приема в институт, обратил особое внимание на заочно-дистанционное обучение в вузе. Учащиеся получили ответы на свои вопросы. Оживленная беседа с профессором заинтересовало всех.
Выражаем огромную благодарность за организацию встречи классному руководителю 11 го класса Гафиятуллиной А.А. и ее ученикам.
-
Шәфкатьлелек эшләү - безнең матур гадәт 15.01.2014
Безнең мәктәптә элек-электән бик матур бер традиция яшәп килә: атнаның һәр чәршәмбәсендә олыларга ярдәм итү, аларга шәфкатьлелек күрсәтү. Шушы гадәткә тугры калып 10 класс укучылары Насыйбуллина Галимә апага кар көрәргә бардылар. Алар соңгы атнада шактый гына явып ишегалларын тутырган карларны көрәделәр, бозларны кәтеп чистарттылар. Галимә апа бик рәхмәтле булды. Укучылар да изгелек эшләүләренә шатланып, рухи канәгатьлек алып таралаштылар.
-
Мәүлид бәйрәме! 13.01.2014
Мәүлид гарәпчәдән туган көн дип тәрҗемә ителә. Мәүлид бәйрәме рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтелә һәм быел 12-13 гыйнварга туры килде. Әлеге бәйрәмне быел зурлап авылыбыз мәчетендә билгеләп үттеләр. Якшәмбе мәктәбенә йөреп, мәдрәсәдә укучы кызлар, егетләр дә шушы матур чарага чакырулы иде. Шәкертләребез Мәүлид бәйрәмендә катнашып Яшел Үзәннең имам хатыйбы Габделхәмит хәзрәт белән очраштылар, дога кылдылар, матур вәгазьләр тыңладылар. Мондый чаралар укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Барлык мөселман кардәшләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
3 нче уку чирегенә аяк бастык! 13.01.2014
Менә көтеп алган кышкы каникуллар да узды. Укучылар көч- хәл алып янәдән мәктәпкә укырга килделәр. Алда уку елының иң озын, җаваплы чиреге.
Барлык укучыларга укуларында уңышлар, хөрмәтле коллегаларыбызга сабырлык, түземлек һәм эшләрендә уңышлар телибез!
-
Зөя утравы кышын да бик матур икән! 07.01.2014
Кыш булуына карамастан Зөя утравы үзенә бик күп туристларны җәлеп итә икән. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Монда сәяхәттә булып кайткан укучылар шуңа инанып кайтылар. Матур архитектура һәйкәлләре, кызыклы экспонатларга бай музейлар, кардан ясалган күптөрле фигуралар, бизәлгән чыршылар, кичен төсле утлар кышкы Зөяне тагын да сихрирәк төсмергә кертә, үзеңне әкият илендә итеп хис итәсең. Ышанмасагыз, дуслар, әле соң түгел күреп кайтыгыз!
-
Зөя утравына чаңгы походы! 06.01.2014
Каникуллар дип укучылар өйдә генә ял итеп ятмыйлар. Чаңгы-чана шуалар, мәктәпкә спорт ярышларына киләләр, ә менә туризм түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучы 4-5 гыйнвар көннәрендә Зөя утравына чаңгы белән сәяхәт ясап кайттылар. Ходяш, Мизиново авыллары, Зөя елгасы буе, урманннар аркылы барлыгы 14 км юлны чаңгыда узды яшь туристлар. Поход барышында төшке ашка туктап учак ягып чәй кайнатып, аш пешерделәр. Зөя утравындагы музейларда булдылар һәм төнне утраудагы мәктәптә үткәреп 5 се көнне өйгә әйләнеп кайттылар. Гомумән алганда сәяхәт бик күңелле узды, һава торышы да уңайлы иде. Менә шулай күңелле яши безнең укучылар. Аларга афәрин диясе генә кала!