МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мы за безопасный интернет 30.10.2014

В школе прошли мероприятия под акцией "Мы за безопасный интернет". Учащиеся всех классов приняли активное участие во всех заланированных мероприятиях. Ученики начальных классов рисовали рисунки, с учениками 5-7 классов провели открытый урок, учащиеся 8-9 классов приняли участие в игре. Учитель информатики Абзалина Л.Р. затем организовала выставку рисунков и наградила активных учеников грамотами.
-
"Сөмбелә -2014" бәйрәме гөрләп узды! 29.10.2014

Ниһаять, бүген мәктәптә Сөмбелә бәйрәме булып узды. Төрле сәбәпләр аркасында бераз соңгарак калсак та, бәйрәм бәйрәм булып кала инде ул. Укучыларның көтеп ала торган чарасы.
Спорт залын 6,9,10 нар матур итеп бизәде, һәр класс укучылары, әти-әниләр сый нигъмәтле өстәлләр тезде, укучылар концерт номерлары әзерләде, газеталар чыгарды, табигый материаллардан кул эшләре ясады, тәҗрибә папкалары ясап күргәзмә оештырды... Һәм менә бәйрәм...
Барлык төр ярышларда, бәйгеләрдә катнашып җиҗүчеләр дә билгеләнде:
1 урын - 7 һәм 11 класс укучылары;
2 урын - 5, 6,9 һәм 8 класс укучылары;
3 урын - 10 класс укучылары.
Котлыйбыз. Бәйрәм бик матур узды. Рәхәтләнеп җырладык, биедек, уеннарда катнаштык.
-
Немец теленнән мониторинг
29.10.2014
Бүген 4 класс укучылары чит телдән мониторингта катнашты. Казанннан килгән биремнәрне укучылар 45 минутта эшләп тапшырырга тиешләр иде. Нәтиҗәләре уңай булыр дип ышанып калабыз!
-
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләр 27.10.2014

"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, Татнетны үстерү фонды инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
Быелгы җиңүчеләр исемлегендә мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Замалиева Фәридә Гаптелбариевна да бар. Фәридә Гаптелбариевнаның сайты әлеге бәйгедә инде икенче тапкыр иң яхшылар исемлегенә керде. Шимбә көнне аларны Камал театрына җыеп тантаналы бүләкләү чарасы уздырдылар. Без хөрмәтле укытучыбыз, коллегабызны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз. Ә инде теләүчеләр Фәридә Гаптелбариевнаның сайтын түбәндәге сылтама аша кереп карый ала zam-far.ucoz.ru .
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 23.10.2014

Татар мәктәбендә татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасының мәктәп туры нәтиҗәләре.
Җиңүчеләр:
5 кл- Яруллина Илзия
6 кл- Пустынникова Анастасия, Газизова Язилә
8 кл - Кашапова Әлфинә
9 кл - Гайнетдинова Энҗе
10 кл -Валиева Гөлүсә
Призерлар: 5 кл - Шигабутдинова Л., Сайфутдинова Р.
6 кл - Абзалина Г., Вәкилова И., Хайруллин И.
8 кл - Гафиятуллина И., Гыйлманова А., Бикмуллина И.
9 кл - Габидуллин Р.
10 кл - Рәхимҗанова Р., Фәйзуллина Д.
11 кл - Шигабутдинов А., Кадыйрова Л.
Котлыйбыз!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 22.10.2014

Татар мәктәбендә татар теле буенча узган Республика олипиадасының мәктәп туры нәтиҗәләре.
Җиңүчеләр:
5 кл- Яруллина Илзия
6 кл- Пустынникова Анастасия
7 кл - Бикмуллина Гөлия
8 кл - Кашапова Әлфинә
9 кл - Габидуллин Рәмис
10 кл -Валиева Гөлүсә
11 кл - Шигабутдинов Алмаз.
Призерлар: 5 кл - Шигабутдинова Л., Сайфутдинова Р.
6 кл - Газизова Я., Абзалина Г.,
7 кл - Сайфутдинова А.
8 кл - Гафиятуллина И., Гыйлманова А.
9 кл - Гайнетдинова Э.
10 кл - Рәхимҗанова Р., Әхмәтшин И.
11 кл - Кадыйрова Л.
Котлыйбыз!
-
Корбан ашы мәҗлесе узды 17.10.2014

Бүген мәктәптә Корбан ашы мәҗлесе узды. Әлеге уңайдан укучылар белән очрашуга мәчеткә йөрүче бабайлар да чакырулы иде. Өлкән буын укучыларга үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бирде, теләкләрен җиткерде, вәгаз һәм догалар укылды. Мәктәп укучыларының күпчелеге мәдрәсәгә йөреп үзләренең дини белемнәрен арттыралар, әхлакый тәрбия алалар. Бәйрәм тәм-томнар белән әзерләнгән табын артында дәвам итте. Бик тә җылы, күңелле очрашу булды бу!
-
Химиядән олимпиада нәтиҗәләре 16.10.2014

14 октябрь көнне охимиядән олимпиаданың мәктәп туры булып узды. Биремнәр бик тә авыр булуга карамастан, укучылар тырыштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Җиңүчеләр: Кашапова Әлфинә - 8 класс, Габидуллин Рәмис - 9 класс, Гайнуллин Нияз, Замалиев Рүзәл - 11 класс.
-
Рус әдәбияты фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 14.10.2014

Рус әдәбияты фәненнән дә нәтиҗәләр билгеле булды. Җиңүче укучылар: Пустынникова Анастасия , Валиева Г. , Шигабутдиинов А.; призерлар Газизова Я., Абзалина Г. Шушы укучыларны котлыйбыз!
-
Мәктәп үз продукциясен Казан халкына тәкъдим итте! 11.10.2014

Бүген Казанның агросәнагать паркында республиканың 43 районыннан килгән уку йортларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге чара шушы урында беренче тапкыр оештырылды. Шунлыктан чара зур бәйрәм масштабын алды. Казан халкына авыл хуҗалыгы продукциясе генә түгел, ә мәктәп укучылары эшләгән кул эшләнмәләре, төрле аграр көллиятләр җитешетергән көнкүреш товарлары да тәкъдим ителде. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә җыр-биюләр дә тынмады, Ярминкәгә килүчеләрне хәтта үзенең матур җырлары белән Мөнир Рахмаев та куандырды.
Чараны Татарстан премьер министры Илдар Халиков, мәгариф министры Э.Фәттахов, авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов килеп карап, үз бәяләрен биреп китте.
Без исә мәктәп бакчасында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне алып бардык, үз мәктәбебезне матур гына күргәзмә белән әлеге чарада күрсәтә алдык дип әйтә алабыз.












