МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Китапханә атналыгы башланды 11.11.2014
Уку елының икенче чиреге башланды. Һәм беренче атна китапханә атналыгы буларак игълан ителде. Төрле бәйгеләр, акцияләр, китап укчылар конференцияләре һәм башка кызыклы чаралар көтә укучыларны. Күргәзмәләр аркылы яңа китаплар белән таныша алачаклар. Гомумән алганда, әлеге атналыкта укучыны бераз булса да китапка карата мөнәсәбәтен, карашын үзгәртәсе иде.
-
Каюм Насыйри эзләреннән... 07.11.2014
ТР Мәгариф министрлыгының көзге каникулда мәктәп балаларының ялын оештыру турындагы приказын үтәү нигезендә Ачасыр урта мәктәбенең 7 һәм 10 сыйныф укучылары “Каюм Насыйри эзләреннән” исемле экскурсиягә 6 нчы ноябрь көнне җәяүләп чыгып киттек.
Олы Ачасыр авылының төньягында урнашкан Кече Шырдан авылына таба барган юлда класс җитәкчеләре Гайнуллина М.К. һәм Гобәйдуллина Р.А. шушы төбәкнең табигате, андагы аерым урыннарның атамалары турында укучыларга сөйләп бардык. Шундый кызыклы ки, Ачасыр авылында җылырак, ә Шырданга барган саен салкынрак һава тойдык, ә кайтканда шулай ук киресенчә килеп чыкты.
Менә без ак томаннар эчендә Кече Шырдан авылына килеп кердек. Тыныч кына яткан авылның урамнарына, йортларына игътибар иттек. Авыл күңелебезгә рәхәтлек бирде, ошаттык без аны. Менә без Саимә һәм Ринат Миңнуллиннарны очраттык. Алар безгә Кече Шырдан башлангыч мәктәбенең эчен күрсәттеләр, Каюм Насыйри бюсты алдында һәм аның коесы янында фотога төштек.
Инде без томанлы караш белән каршы алган Шырдан авылыннан кайтырга чыктык. Туган төбәгебез буйлап бер-бер артлы адым атлап, барысы унбиш чакрым юл үттек. Бит Шырдан балалары Ачасыр мәктәбендә укыганнар иде. Алар иртән мәктәпкә киләләр, дәресләр беткәч кире кайталар иде. Бүгенге укучылар шулай укып йөргән балаларның хәлләрен үзләре аша кичерделәр һәм бик гаҗәпләнделәр. “Шуннан кайткач, тагы ничек итеп, дәрес әзерләргә утырырга кирәк?” - дип уйландылар.
Кече Шырдан да яшәүче Саимә һәм Ринат Миңнуллиннарга К.Насыйри эзләреннән йөрткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәйсә Гобәйдуллина, 7 класс җитәкчесе
-
Камал театрына сәяхәт кылдылар 05.11.2014
Укучылар өчен көтеп алынган каникуллар башланды. Кемдер ялын телевизор каршында, кемдер туганнарына кунакка барырга планлаштырса, 6, 9 класс укучылары театрга сәяхәт итеп кайтырга булдылар.
Күмәк чаралар, экскурсияләр һәрвакытта да укучының гомерлек хәтерендә, исендә кала торган вакыйгалардан. Шунлыктан класс җитәкчеләре Рамил абыйлары үз укучыларын Г.Камал театрына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган, бераз яңартылган "Диләфрүз - Remake" музыкаль комедиясенә алып барды. Спектакль бик матур булган, укучылар канәгать! Экскурсияне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен укучыларның әти-әниләренә, бигрәк тә ата-аналар комитеты рәисе Вәкилова Ф. гә класс җитәкчесе зур рәхмәтен җиткерә.
-
Мы за безопасный интернет 30.10.2014
В школе прошли мероприятия под акцией "Мы за безопасный интернет". Учащиеся всех классов приняли активное участие во всех заланированных мероприятиях. Ученики начальных классов рисовали рисунки, с учениками 5-7 классов провели открытый урок, учащиеся 8-9 классов приняли участие в игре. Учитель информатики Абзалина Л.Р. затем организовала выставку рисунков и наградила активных учеников грамотами.
-
"Сөмбелә -2014" бәйрәме гөрләп узды! 29.10.2014
Ниһаять, бүген мәктәптә Сөмбелә бәйрәме булып узды. Төрле сәбәпләр аркасында бераз соңгарак калсак та, бәйрәм бәйрәм булып кала инде ул. Укучыларның көтеп ала торган чарасы.
Спорт залын 6,9,10 нар матур итеп бизәде, һәр класс укучылары, әти-әниләр сый нигъмәтле өстәлләр тезде, укучылар концерт номерлары әзерләде, газеталар чыгарды, табигый материаллардан кул эшләре ясады, тәҗрибә папкалары ясап күргәзмә оештырды... Һәм менә бәйрәм...
Барлык төр ярышларда, бәйгеләрдә катнашып җиҗүчеләр дә билгеләнде:
1 урын - 7 һәм 11 класс укучылары;
2 урын - 5, 6,9 һәм 8 класс укучылары;
3 урын - 10 класс укучылары.
Котлыйбыз. Бәйрәм бик матур узды. Рәхәтләнеп җырладык, биедек, уеннарда катнаштык.
-
Немец теленнән мониторинг
29.10.2014
Бүген 4 класс укучылары чит телдән мониторингта катнашты. Казанннан килгән биремнәрне укучылар 45 минутта эшләп тапшырырга тиешләр иде. Нәтиҗәләре уңай булыр дип ышанып калабыз!
-
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләр 27.10.2014
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, Татнетны үстерү фонды инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
Быелгы җиңүчеләр исемлегендә мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Замалиева Фәридә Гаптелбариевна да бар. Фәридә Гаптелбариевнаның сайты әлеге бәйгедә инде икенче тапкыр иң яхшылар исемлегенә керде. Шимбә көнне аларны Камал театрына җыеп тантаналы бүләкләү чарасы уздырдылар. Без хөрмәтле укытучыбыз, коллегабызны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз. Ә инде теләүчеләр Фәридә Гаптелбариевнаның сайтын түбәндәге сылтама аша кереп карый ала zam-far.ucoz.ru .
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 23.10.2014
Татар мәктәбендә татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасының мәктәп туры нәтиҗәләре.
Җиңүчеләр:
5 кл- Яруллина Илзия
6 кл- Пустынникова Анастасия, Газизова Язилә
8 кл - Кашапова Әлфинә
9 кл - Гайнетдинова Энҗе
10 кл -Валиева Гөлүсә
Призерлар: 5 кл - Шигабутдинова Л., Сайфутдинова Р.
6 кл - Абзалина Г., Вәкилова И., Хайруллин И.
8 кл - Гафиятуллина И., Гыйлманова А., Бикмуллина И.
9 кл - Габидуллин Р.
10 кл - Рәхимҗанова Р., Фәйзуллина Д.
11 кл - Шигабутдинов А., Кадыйрова Л.
Котлыйбыз!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 22.10.2014
Татар мәктәбендә татар теле буенча узган Республика олипиадасының мәктәп туры нәтиҗәләре.
Җиңүчеләр:
5 кл- Яруллина Илзия
6 кл- Пустынникова Анастасия
7 кл - Бикмуллина Гөлия
8 кл - Кашапова Әлфинә
9 кл - Габидуллин Рәмис
10 кл -Валиева Гөлүсә
11 кл - Шигабутдинов Алмаз.
Призерлар: 5 кл - Шигабутдинова Л., Сайфутдинова Р.
6 кл - Газизова Я., Абзалина Г.,
7 кл - Сайфутдинова А.
8 кл - Гафиятуллина И., Гыйлманова А.
9 кл - Гайнетдинова Э.
10 кл - Рәхимҗанова Р., Әхмәтшин И.
11 кл - Кадыйрова Л.
Котлыйбыз!
-
Корбан ашы мәҗлесе узды 17.10.2014
Бүген мәктәптә Корбан ашы мәҗлесе узды. Әлеге уңайдан укучылар белән очрашуга мәчеткә йөрүче бабайлар да чакырулы иде. Өлкән буын укучыларга үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бирде, теләкләрен җиткерде, вәгаз һәм догалар укылды. Мәктәп укучыларының күпчелеге мәдрәсәгә йөреп үзләренең дини белемнәрен арттыралар, әхлакый тәрбия алалар. Бәйрәм тәм-томнар белән әзерләнгән табын артында дәвам итте. Бик тә җылы, күңелле очрашу булды бу!