МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Эколого-математик брейн-рингта! 11.04.2014

Математика атналыгы кысаларында "Эколого-математик брейн-ринг" дип исемләнгән кичә булып узды. Әлеге ярышта 7-9 класс укучылары катнашты. Сораулар бик тә кызыклы итеп тзелгән иде. Алар үз эченә математикага карата исәпләүләрне дә, шул ук вакытта экологияга кагылышлы мәсьәләләрне дә алган иде.
-
Бөек математиклар. 09.04.2014

Физика- математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Замалиева А.Г. 5-10 класс укучылары өчен "Бөек математиклар" дип исемләнгән кичә уздырды. Укучылар математика фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәр белән таныштылар.
-
9 классларда сынау имтиханнары башланды!
08.04.2014
Бу атнада 9 класс укучыларында мәҗбүри фәннәрдән сынап карау имтиханнары булып узачак. Математика фәненнән ул бүген узды. Мәктәпнең 8 укучысы Норлат мәктәбенә төшеп, имтиханнарның ничек һәм кайда узачакларын, аның нечкәлекләренә, үзенчәлекләренә төшенеп кайттылар. Һәр хәлдә чын имтиханнарны тапшырганда аларга инде җиңелрәк булачак!
-
Чираттагы бәйгедә катнашучыларны котладылар! 07.04.2014

Ачасыр мәктәбе укучылары бер дә тик ятмый, төрледән төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашып кына торалар. Бүгенгесе гомуми линейкада чираттагы шундый укучыларны тәбрикләп киттеләр. Башлангыч класслар укытучысы Замалиева Фәридә Гапделбариевнаның укучылары дистанцион рәвештә математикадан Бөтенроссия олимпиадасында катнашканнар иде. Әнә шул укучыларның нәтиҗәләре белән килгән дипломнарын мәктәп директоры Максумов М.М. тапшырды. Әйтергә кирәк, укучыларның күрсәткечләре шактый югары. Котлыйбыз!!!
-
1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне!
01.04.2014
1 апрель - Көлке көне генә түгел, ә Бөтендөнья Кошлар көне буларак та билгеләп үтелә. Әлеге датага бәйле рәвештә мәктәпләрдә төрледән төрле чарлар оештырыла. Безнең мәктәп укучылары да әлеге эштән читтә калмыйча Кошлар көнен билгеләп узды. 5-6 класс укучылары катнашында уен-бәйге оештырылды. Төрле иҗади һәм гыйльми биремнәрне үз эченә алган чарада "Карлыгачлар" һәм "Бөркетләр" командалары көч сынашты. Бер генә балл өстенлек белән "Карлыгачлар" командасы җиңеп чыкты. Кичәне биология укытучысы Шакиров Р.Ф. оештырды.
-
Профсоюз җыелышы узды.
01.04.2014
Бүген мәктәп коллективының һәр хезмәткәрен үз канаты астына алган мәктәп профсоюз оешмасының җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Максумов М.М. һәм профсоюз оешмасы рәисе Гафиятуллина Ә.Г. яңа коллектив килешүе турында сөйләделәр, яңа өстәмәләр белән таныштырдылар.
-
Уку елының соңгы чирегенә аяк бастык!
31.03.2014
Вакыт, аккан сулар кебек, уза да китә... Менә уку елының соңгы, дүртенче, чирегенә дә аяк бастык. Иң җаваплы, тыгыз уку чиреге. Барлык укучыларга укуларында уңышлар, чыгарылыш класс укучыларына имтиханнарга әзерлектә җиңеллек һәм үҗәтлек, укытучыларга сабырлык һәм тырыш укучылар телибез!
-
11 ләр рус теленнән белемнәрен сынады! 24.03.2014

Бүген, Норлат мәктәбе базасында, чыгарылыш класс укучыларының рус теленнән БДИ форматында сынап карау имтиханы узды. Укучылар өчен тагын ике айдан булачак сынауларга зәерлекләрен тикшереп карарга менә дигән форсат инде бу! Уңышлар сезгә!
-
Троеборье буенча беренчелек бездә!
22.03.2014
Яшел Үзән шәһәрендә узган троеборье буенча район беренчелегендә мәктәп командасы беренче урынга лаек булды. Ярышларда катнашып югары күрсәткечләргә ирешкән 10 класс егетләре Яруллин Нияз, Гайнуллин Ниязны һәм кызларыбыз Гайнуллина Илүзә (11 класс), Гайнетдинова Энҗене (8 класс) чын күңелебездән тәбрик итәбез. Укытучылары Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдинович. Афәрин, дуслар!
-
Пробный ЕГЭ по математике 21.03.2014

Учащиеся 11 го класса приняли участие в пробном ЕГЭ по математике. В ППЭ №3007, который расположен в Нурлатской СОШ собрались выпускники 5 школ района и проверили свои знания по математике.












