МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1957 |
У нас учатся: | 49 |
У нас учат: | 13 |
-
Математикадан иң тапкыр укучы кем? 13.04.2018
Бүген, математика атналыгы кысаларында 5-7 класс укучылары арасында Иң тапкыр укучыны билгеләделәр. Шактый авыр гына сынаулардан соң 1 урынны һәм "Иң тапкыр укучы" исемен Шәйхиев Алмаз алды (5 класс), 2 урын - Сайфудинов Умар (7 класс), 3 урын- Гафиятуллин Илназ (6 класс). Афәрин егетләр!
-
Батырлык дәресе 13.04.2018
Немец теле укытучысы Шайхуллина Алсу Фатыйховна 7-9 класс укучылары өчен Батырлык дәресе уздырды. Әлеге дәрес Германия концлагерьлары корбаннарын искә алу көне уңаеннан оештырылды. Укучылар әлеге чарадан үзләре өчен Бөек Ватан сугышы тематикасының яңа сәхифәләрен ача алды, тоткыннарның аяныч, куркыныч язмышлары белән танышып, үзләренә күп кенә гыйбрәтле сабак ала алды.
-
Космонавтика көне 12.04.2018
12 апрель - Космонавтика һәм авиация көне. Шул уңайдан бүген мәктәптә кичә узды. 7 класс укучылары календарьдагы әлеге зур датаның тарихы белән таныштырдылар. Аннан катнашучыларга видеофильм күрсәтелде. Кичә ахырында укучылар викторина сорауларына дөрес җавап биреп бүләкләр дә ота алды.