МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
"Радуга талантов" бәйгесендә! 13.03.2014
Бүген Норлат мәктәбе базасында укытучыларның профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган "Радуга талантов" бәйгесенең зона туры узды. Безнең мәктәп коллективы исеменнән әлеге чарада Гатиятуллин М.Г., Абзалина Г.А. һәм Шәйхуллин Р.Г. катнашты. Укытучыларыбызның чыгышлары матур булды, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак!
-
Саттаров укуларынннан укучыларыбыз уңышлар белән кайтты! 12.03.2014
Бүген, Мулла Иле мәктәбендә Гомәр Саттаров исемендәге фәнни-гамәли укулар булып узды. Укуларда галим үзе дә катнашты. Килгән кунаклар арасында Тукай премиясе лауреаты Айвар Саттаров, публицист Ирек Сафин, шагыйрь Равил Сәйфетдинов һәм башкалар бар иде. Ачасыр мәктәбе исеменнән катнашкан 3 укучыбыз да Тау ягы шәхесләре секциясендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. 8 класс укучысы Гайнетдинова Энҗе Резеда Ганиева, 9 класс укучысы Гыйзатуллин Фарис Каюм Насыйри һәм 10 класс укучысы Бикмуллин Рәсим Шакирҗан Таһирилар турында тәфсилләп сөйләделәр.
Яшел Үзән шәһәреннән һәм Норлат зонасы мәктәпләреннән килгән укучылар арасында безнекеләр югары нәтиҗәләр күрсәтеп, өч укучыбыз да призерлар рәтенә кереп дипломнар белән кайттылар. Афәрин, дуслар!
-
Аҗаган - 2014 03.03.2014
Шимбә көнне мәктәптә Аҗаган уеннары булып узды. 4 команда төрледән-төрле ярышларда көч сынашты.
-
Әтиләр конференциясе! 01.03.2014
Кичә мәктәбебездә традицион рәвештә үткәрелеп килүче Әтиләр конференциясе булып узды. Әлеге чарада укучыларның әтиләре, укытучылар коллективы һәм авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров катнашты. Әтиләр мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның уңышлары, уку һәм тәрбия мәсьәләләре белән таныштылар. Төрле сораулар буенча фикер алыштылар.
-
Каюм Насыйри укуларында! 28.02.2014
Бүген, Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясе базасында XII Төбәкара Каюм Насыйри укулары булып узды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә мәктәп данын 4 укучыбыз яклады. Республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре арасында без дә сынатмадык:
Бикмуллин Рәсим, 10 класс - 2 урын (җитәкчесе Гатиятуллин М.Г.)
Гайнуллин Нияз, 10 класс - 3 урын (җитәкчесе Шакиров Р.Ф.)
Ганиев Ришат, 11 класс - диплом (җитәкчесе Гафиятуллина Ә.Г.)
Гайнетдинова Энҗе, 8 класс - диплом (җитәкчесе Кабирова Г.Р.)
Котлыйбыз!!!
-
Жуков укуларында!
27.02.2014
5 класс укучысы Хәнәфиева Мәликә 9 нчы лицей оештырган Жуков укуларында катнашып кайтты. Муса Җәлил шигыре белән,Мәликә, сугыш темасын яктырткан әсәрләрне сәнгатьле уку номинациясендә көч сынашты. Нәтиҗәдә укучыбыз актив катнашканы өчен сертификат белән бүләкләнде. Укытучысы Кабирова Г.Р. Котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2014
Хөрмәтле ир-егет укытучылар, егетләр һәм малайлар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек, имин тормыш, бәхет-куанычлар, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез!
-
Строй җырлары смотрында мәктәп командасы призер булды! 19.02.2014
Кичә, мәктәп командасы строй җырлары смотрында катнашу максатыннан Васильевоның 1 нче кадет мәктәбендә булып кайтты. Норлат мәктәбендә карантин булу сәбәпле безнең зона туры булмады, шунлыктан ТИН укытучысы Шайхуллин Р.Г. җитәкчелегендәге 13 кешелек команда әлеге зона ярышына барып көчен сынады. Һәм безнең егет-кызлар сынатмады дип тә әйтәсе килә. 11 зур мәктәп командалары арасында 3 нче призлы урынга лаек булды. Афәрин дуслар! Котлыйбыз сезне!
-
Подведение итогов Недели русского языка! 17.02.2014
-
Гизатуллин Фарис олимпиаданың республика турында булып кайтты! 17.02.2014