Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Гимназиядә "Көзге игелек атналыгы" башланып китте 11.09.2023

«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында гимназиядә “Көзге игелек атналыгы” башланып китте. Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырабыз. Гимназиядә файдалы, укучыларны кызыксындыра алырлык күп чаралар оештырылачак.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 11.09.2023

10 сентябрь көне илебез буенча фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген әлеге көнгә багышланган радиоэфир узды. Укучыларыбыз искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Укучыларыбыз "Алдынгылар хәрәкәте"нең багышлау кичәсенә чакыру кәгазе алды 08.09.2023

Гимназиябездә “Алдынгылар хәрәкәте” үзенең эшен дәвам итә. Тиздән “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышлау узачак. Гимназиябезнең иң актив укучылары әлеге тантанага чакыру кәгазьләре алдылар.
-
Халыкара грамоталылык көненә багышланган чаралар 08.09.2023

Халыкара белемлелек көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген гимназиядә Белемлелек көненә багышланган радиоэфир һәм “Ничек дөрес?” дип аталган афишалар бәйгесе үтте.
-
Халыкара белемлелек көненә багышланган чаралар башланып китте 06.09.2023

8 сентябрь-Халыкара белемлелек көне. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Необычно об обычном” дип аталган киноклуб үткәрелде. Киноклуб кысаларында укучылар белем, уку турында кыска мультфильмнар карадылар. Мультфильмны караганчы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. А. Җәләева белемлелек нәрсә икәне турында әңгәмә үткәрде һәм Халыкара белемлелек көненең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннан балалар «Дөя һәм ишәк мәктәпкә ничек йөргән?» мультфильмын карадылар. Балалар мультфильмның төп геройларының маҗараларын кызыксынып күзәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы!
-
һөнәрчелек 06.09.2023

Бүген гимназиядә Милләтләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Һөнәрчелек” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар һөнәрчеләр, Яңа татар бистәсе тарихы турында сөйләштеләр. Гимназиябезнең Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
Һөнәрчелек бүгенге көндә дә актуаль. Алар эшләгән продукцияне шәһәребездә узган ярминкә һәм күргәзмәләрдә, “Печән базары” акциясендә күрә алабыз.
-
Укучылар үзидарәсенең беренче утырышы үтте 05.09.2023

Гимназиядә укучылар үзидарәсе актив эшләп килә. Укучылар кечкенәдән үк җәмәгать эшләрендә катнашырга, мөстәкыйль карарлар кабул итеп, аларны үзләре үк тормышка ашырырга, бердәмлеккә өйрәнеп үсәләр. Бүген, тәрбия буенча директор киңәшчесе Җәләева Г. А. катнашында, үзидарәнең беренче утырышы узды. Укучылар яңа уку елына эш планы белән таныштылар, якынлашып килгән чараларга әзерлек турында сөйләштеләр. Шулай ук Россиядә балалар һәм яшьләр өчен оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте»нең гимназиядә беренчел үзәген булдыру турында фикер алыштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 04.09.2023

Бүген 1-11 сыйныфларда яңа уку елында “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының “Белем көне” дип аталган беренче дәресләре узды. Традиция буенча, сыйныфларда дәресләр РФ һәм ТР Гимнын башкарудан башланды. Аннан укучылар белем көне бәйрәме белән танышуга юнәлдерелгән әңгәмәдә катнаштылар. Белем көне-ул безгә белем бирүнең никадәр кыйммәтле булуын, һәр укучы өчен дөньяда үз урынын табу, кешеләргә, илгә файдалы булачак һөнәрне үзләштерү омтылышының никадәр актуаль булуын искә төшерә торган бәйрәм.
-
Террорчылыкка каршы бергәләп... 04.09.2023

Бүген гимназиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр, шулай ук “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар.
-
Урта сыйныф укучылары өчен тренинг дәрес уздырылды 04.09.2023

4 сентябрьдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г. А. терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар үткәрде. Урта сыйныф укучылары өчен бүген “Үзеңне аңла-башканы аңла” тренинг дәресләре оештырылды. Дәрес коммуникатив күнекмәләрне үстерү, киләчәкнең уңай образын формалаштыру күнегүләреннән гыйбарәт иде. Чара барышында укучылар төркемдә эшли белү, бер-береңне хөрмәт итү һәм башкаларны ничек бар, шулай кабул итү күнекмәләренә өйрәнделәр.













