Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
5 нче А сыйныфында сыйныф сәгате үтте... 07.04.2023

Бүген, гимназия психологы белән берлектә, 5 нче А сыйныфында сыйныф сәгате үтте. Укучылар кызыклы психологик тестлар эшләделәр, үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсен ачыкладылар.
-
"Манзара" музеена сәяхәт 05.04.2023

Бүген 8 нче Б сыйныфы укучылары “Шәһәр манзарасы” музеенда булып кайттылар. Әлеге заманча интерактив музейда укучылар шәһәребезнең меңьеллык тарихы турында сөйләүче экспонатлар белән таныштылар һәм үзләре дә шәһәр тарихында булган кайбер вакыйгаларның катнашучылары да булып карадылар. Шулай ук биредә алар шәһәрне аның тарихының төрле чорларында күрә алдылар. Әлеге сәяхәт укучыларга бик ошады һәм алар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Яшь язучыларыбыз "Илһам" бәйгесендә 04.04.2023

Бүген “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары һәр ел актив катнашалар. Быел да бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Айгизә, 7 нче сыйныф укучысы Яруллин Рәмзил һәм 5 нче сыйныф укучылары Садыйкова Ралинә, Якупов Әнвәр, Гайнуллин Илмаз катнаштылар. Укучыларыбыз “Проза, шигырь, драматургия” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Яшь язучы һәм шагыйрьләребезгә иҗади уңышлар телибез.
-
Дүртенче чирек башлану белән котлыйбыз! 03.04.2023

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне яңа чирек башлану белән котлыйбыз! Каникуллар бушка узмаган дип өметләнәбез: барысы да ял иттеләр, көч тупладылар, яңа кечкенә һәм зур җиңүләргә әзерләр. Барлык укучыларга соңгы чирекне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлауларын телибез!!
Барыгызга да күтәренке кәеф, күңел күтәренкелеге, оптимизм, иҗади һәм фәнни уңышлар, кызыклы эшләр һәм сәламәтлек телибез! -
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр 03.04.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада “Мөһим сөйләшүләр” апрель аенда үтүче Җир көненә багышланган иде. Укучылар әйләнә-тирәбезне саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.
-
Эфирда гимназия радиосы! 03.04.2023

Традиция буенча, һәр дүшәмбе радиоэфирда укучылар атналык яңалыклар белән таныштыралар. Бу атнада радиода 5 нче в сыйныфы укучылары чыгыш ясады. Алар гимназиядә үтәсе чаралар һәм бу атнаның истәлекле вакыйгалары турында сөйләп үттеләр.
-
ТР Милли музеена экскурсия 31.03.2023

Язгы лагерьның бүгенге көне бик кызыклы үтте. Укучылар бүген ТР Милли музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда укучылар халкыбызның үткәнен чагылдыручы күп экспонатлар белән таныштылар. Экскурсия кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Әлеге сәяхәттән һәркем канәгать калды.
-
Күңелле яллар дәвам итә 29.03.2023

Бүген лагерьда ял итүче балалар “Пирамида” күңел ачу комплексында “Кем принцессаны үбәчәк?” спектаклен карадылар. Җырлы-биюле әкияти тамаша укучыларга бик ошады.
-
Файдалы һәм күңелле үткәрелгән көннәр 28.03.2023

Укучыларның күңелле яллары дәвам итә. Лагерьга йөрүче укучылар бүген "Родина" кинотеатрында мультфильм карап кайттылар. Моннан тыш, гимназиядә дә балалар өчен файдалы чаралар оештырылды.
-
Котлыйбыз! 27.03.2023

Шушы көннәрдә укучыларыбыз Н.И. Лобачевский исемендәге VIII Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар. “Психология” бүлегендә уңышлы чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Сөләйманова София 3 нче дәрәҗә диплом, “Татар теле һәм әдәбияты” бүлегендә уңышлы чыгыш ясап, 5 нче сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен телибез.













