Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Бәйрәм концерты узды 07.03.2023

Тышта-яз! Яз кояшы үзенең җылы һәм назлы нурлары белән безне иркәли, күңелләребезгә бәхет һәм шатлык тарата. Шундый язгы беренче бәйрәм - гүзәл кызларыбыз, чибәрләребез, тылсымчыларыбыз, газиз әниләребез бәйрәме.
Шул уңайдан гимназиябездә радио концерт узды. Укучылар гүзәл затларыбызны котлап иң матур җырларны башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март! Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылы йортыгызны һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын символлаштырсын! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 06.03.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Педагоглар һәм остазлар елы” дигән темага фикер алыштылар.
-
Яз бәйрәме 06.03.2023

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген актлар залында 8 март бәйрәменә багышланган җыр һәм нәфис сүз бәйгесе үтте. Чарада укучылар матур җырлар башкардылар, әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр.
-
Стена газеталары бәйгесе 06.03.2023

Гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган стена газеталары һәм открыткалар бәйгесе үтте. Соңыннан иң матур эшләрдән күргәзмә эшләнде.
-
Котлыйбыз! 03.03.2023

Күптән түгел гимназиябезнең хезмәткәре Гөлназ Зиннур кызы матур гомер бәйрәме - юбилеен билгеләп үтте. Ә бүген ул, фидакарь хезмәте өчен, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Гөлназ Зиннуровна! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел 03.03.2023

Быел бөек рус педагогы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел.
Константин Дмитриевич Ушинский – бөек рус педагогы, педагогика фәненә нигез салучы.
Шул уңайдан гимназиябездә радиоэфир үткәрелде. Тыңлаучыларга педагог турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Иң яхшы котлау 03.03.2023

Тиздән язның иң матур бәйрәмнәренең берсе – 8 март бәйрәме җитәчәк. Гимназиябездә шушы дата белән бәйле чаралар үтә. Бүген актлар залында “Иң яхшы 8 март котлавы” исемле бәйге үтте.
-
Музейга сәяхәт 02.03.2023

"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул". Аяз Гыйләҗев. Чыннанда, музейлар халкыбыз тарихы белән беррәттән, күренекле шәхесләребез белән дә таныштыра. Без алар яшәгән урыннар, алар кагылып үткән предметларны үз күзләребез белән күрә алабыз.
Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры торак йортның дүртенче катында урнашкан. Бу фатирда Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил гаиләсе белән бер елга якын яшәгән, биредән аны ике тапкыр фронтка озатканнар. Музей-фатир хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне чын хуҗабикәдәй ихластан каршы алып, хатирәләр, шагыйрьнең ядкәрләре белән таныштыра.
Бүген 5 нче сыйныф укучылары М. Җәлил музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Ягез әле, кызлар! 02.03.2023

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе дәвам итә. Бүген чарада 2 сыйныф кызлары көч сынаштылар. Һәр сыйныф кызыклы биремнәр үтәп, беренчелекне алырга тырышты.
-
"Әлифба бәйрәме" узды 01.03.2023

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Актлар залында “Әлифба бәйрәме” узды.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр.













