Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 20.03.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар тарихи вакыйга – Кырымның Россия белән берләшүе турында фикер алыштылар.
-
Гимназиядә волейбол ярышлары үтә 20.03.2023

Гимназиядә урта һәм өлкән сыйныф кызлары арасында волейбол ярышлары уза. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 6б – 6в (2:0), 7в – 6б (2:6), 6б – 7а (2:0).
-
Котлыйбыз! 17.03.2023

“Живая классика” Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең район этабы үтте. 7 нче сыйныф укучысы Ходярева Даниэла 3 нче урынга лаек булды. Ә 10 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Даниил 1 нче урынны яулап, төбәк этабына үтте. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
-
"Ин кадерле әнием" 15.03.2023

Бүген 1 нче Б сыйныфында, гимназия психологы катнашында, "Безнең әниләр иң яхшысы" дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Чара барышында укучылар үзләренең әниләре турында сөйләделәр һәм сурәтләрен ясадылар.
-
Котлыйбыз! 14.03.2023

“Сәләтле буын” бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды. “Яшь шагыйрь” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Муллагалиева Зилә 1 урынга, “Нәфис сүз остасы” номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Данис 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Укучыларыбызга уңышлар телибез. 13.03.2023

13 март көне 3 нче в сыйныфы укучысы Мальцев Данил һәм 5 нче б сыйныфы укучысы Садыйкова Ралинә “Йөрәкләрдә, уебызда, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип аталган яшь шагыйрьләр һәм шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 13.03.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
«Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр»нең бүгенге дәресе совет язучысы һәм шагыйре, СССР гимны һәм Россия гимны сүзләре авторы С. В. Михалковның тууына 110 ел тулуга багышланган иде.
-
Ягез әле, кызлар! 13.03.2023

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе дәвам итә. Бүген чарада 6 сыйныф кызлары катнашты. Кызлар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр. Һәр сыйныф беренчелекне алырга тырышты.
-
"Ел укытучысы -2023" бәйгесе 10.03.2023

Бүген Казанда «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы тәмамланды.
Казан Ратушасында узган тантанада җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Гимназиябезнең туган (татар) теле һәм әдәбите укытучысы Җәләева Гөлүзә Азат кызы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 3 урынга лаек булды.
Хөрмәтле Гөлүзә Азатовна! Сезне җиңүегез белән кайнар котлыйбыз. Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
Татар телендә олимпиада узды 09.03.2023

1-2 нче март көннәрендә мәктәп укучыларының татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпадасының мәктәп туры узды. Әлеге этапның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
Биологиядән 8 нче сыйныф укучысы Хатыпов А. һәм 9 сыйныф укучысы Рәхмәтова М. призер.
Җәмгыять белеменнән 9 нчы сыйныф укучысы Мадышева Д. һәм Балкаева А. җиңүчеләр, ә 9 нчы сыйныф укучысы Мингалеева Э. һәм 10 сыйныф укучысы Әхәтова А. призер булдылар.
Географиядән 8 нче сыйныф укучылары Хәсәнов Д. һәм Заһретдинов Д., 9 нчы сыйныф укучысы Сафин Э. призер, ә 9 нчы сыйныф укучысы Кадырова А. җиңүче булдылар.
Татарстан тарихы буенча 9 нчы сыйныф укучылары Мадышева Д. һәм Рәхмәтова М., 11 сыйныф укучысы Афонасова Л. призер, ә 10 нчы сыйныф укучысы Әхәтова А. җиңүче булдылар.
Химия буенча 10 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Э. җиңүче дип табылды.
Укучыларга алдагы этапларда да иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз!













