Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 640 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе
Опубликовано: 23.04.2024Һәр ел гимназиябездә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Бүген исә Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.
К списку новостей