Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>
-
Гимназия укучылары рәхәтләнеп татарча тамаша карадылар 26.12.2013

25 нче декаберь көнне 1нче татар гимназиясенең 1-5 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге театрга кунакка бардылар. Анда аларны бик матур бизәлгән Яңа ел чыршысы, Кыш бабай һәм Кар кызы көтеп тора иде. Чыршы тирәсендә җырлап-биеп йөргәннән соң, нәниләр өчен “Чиполлино маҗаралары” спектакле күрсәтелде. Гимназия укучылары рәхәтләнеп татарча тамаша карадылар.
-
“Дуслык” лагере үзенең эшен башлады
25.12.2013
25 нче декабрь көнне 1 нче татар гимназиясендә “Дуслык” лагере үзенең эшен башлады. Балаларның кышкы ялы лагерда күңелле һәм файдалы үтәчәк
-
Бүген безнең гимназиядә бәйрәм концерты булып узды. 24.12.2013

Бүген безнең гимназиядә бәйрәм концерты булып узды.
Тиздән Яңа ел җитә! Бәйрәмебез дә шул темага багышланган иде. Укучылар үзләренең талантларын төрле өлкәләрдә ачып күрсәттеләр: сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, моңлы итеп җырладылар, аякларыннан утлар чыгарып биеделәр. Һәркем бу бәйрәмнән канәгать калды. -
Яңа ел кичәсе 23.12.2013

Бүген гимназиянең актлар залында Яңа ел кичәсе узды. Кичә барышында 8-10 нчы сыйныф укучылары төрле ярышларда катнаштылар. 10а сыйныфы җиңү яулады, алар тәмле приз - торт оттылар. Бәйрәмдә күп төрле бәйгеләр бар иде. Шулардан “Яңа ел мозаикасы”, “Минут эчендә шигырь әйтү”, “Көйне таны” дигәннәре аеруча укучылар күңеленә хуш килде.
Бәйрәм һәркемгә дә бик ошады! -
Күренекле әдип кунакка килде 23.12.2013

4 “А” сыйныфы укучылары күренекле әдип һәм галим Галимҗан Гыйльманов белән очраштылар. Бу – беренче генә очрашу түгел. Язучының һәр килүе балалар күңелендә якты хатирәләр калдыра. Бүген ул Әмирхан Еники, Һади Такташ, Хәсән Туфан турында истәлекләр сөйләде. Һ.Такташның латин графикасында 1932 нче елда басылган шигырьләр җыентыгын, моңа кадәр беркайда да басылмаган фоторәсемнәрен күрсәтте.
Очрашуның икенче өлешендә Галимҗан Гыйльманов үзенең шигырьләрен укыды, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, киңәшләрен җиткерде. Укучылар әдипнең балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Галимҗан Гыйльманов алдагы очрашуларда укучылардан шигырь яздырып карарга теләге барлыгын әйтте. -
“Чисталык дәресе” үтте 21.12.2013

2013нче ел – Әйләнә-тирә мохит һәм табигый байлыкларны саклау елы.
Укучыларга экологик тәрбия бирү максатында, 20нче декабрьдә гимназиядә “Чисталык дәресе” үтте.
1-4 нче сыйныфларда “Без чиста планетада яшәргә телибез” дигән сәяхәт-дәрес, 5-8нче сыйныфлар өчен “Чүпне чистартсак, шәһәрне коткарырбыз” дигән темага дәрес, 9-11нче сыйныфлар өчен “Әйләнә-тирәне саклау өчен, зыялы булу кирәк” дигән әңгәмә-дәрес үтте.
“Тирә-ягыбыздагы чисталык безнең гамәлләргә бәйле”. Бу безнең дәресләрнең девизы иде. Соңыннан һәр сыйныф үз кабинетында генераль җыештыру үткәрде. Гимназиябез тагын да матурланып китте. -
Итоговый семинар базовой площадки муниципального общеобразовательного учреждения «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани при стажировочной площадке ИРО РТ по внедрению ФЦПРО 21.12.2013

0 декабря состоялся итоговый семинар базовой площадки муниципального общеобразовательного учреждения «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани при стажировочной площадке ИРО РТ по внедрению ФЦПРО по направлениям «Распространению на всей территории Российской Федерации моделей образовательных систем, обеспечивающих современное качество общего образования», «Повышение квалификации педагогических и управленческих кадров для реализации ФГОС общего образования».
Тема семинара «Современное качество общего образования в условиях внедрения ФГОС». -
Учащиеся 5б класса посетили ГБКЗ им.С.Сайдашева 20.12.2013

В рамках реализации образовательного проекта «Уроки музыки с оркестром», с целью воспитания общей культуры и эстетического вкуса у школьников и формирования знаний в области музыкального искусства учащиеся 5б класса посетили ГБКЗ им.С.Сайдашева.
Инициатор проекта - художественный руководитель Государственного симфонического оркестра РТ Александр Сладковский. По его словам, за те годы, когда музыкальный коллектив находился в кризисе, было потеряно два поколения публики. И теперь задача оркестра вернуть в залы не только взрослую аудиторию, но и воспитать любовь к классической музыке у детей.
Здесь же они услышали не только произведения, но и пообщались с музыкантами. Репертуар для пятиклашек подобрали самый доступный. Это короткие узнаваемые произведения либо заводные композиции, от которых трудно усидеть на месте.
Самым интересным моментом для пятиклассников было, когда маэстро предложил любому желающему попробовать себя в роли дирижера. -
Инклюзив укыту
19.12.2013
Икътисад, идарә һәм хокук институты белән берлектә 1 нче татар гимназиясе инклюзив укыту эшен киңрәк җәелдерә башлады. Инклюзив укыту1 нче татар гимназиясендә 2011 нче алдан алып барыла. Өч ел эшләүнең нәтиҗәләре дә күренә: укучының игътибары, әйләнә-тирә мохитне кабул итү, хәтер, фикер йөртү сәләте, сөйләм теле даими үсә.
18 нче декабрь көнне Икътисад, идарә һәм хокук институты вәкилләре белән 1 нче татар гимназиясе укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен инклюзив укыту турында җыелыш үткәрде. Инклюзив укыту алып барыла торган төркемнең программасында түбәндәгеләр каралган: иҗади активлыкны, аралашу күнекмәләрен, игътибарны, әйләнә-тирә мохитне кабул итү, хәтер, фикер йөртү сәләте, сөйләм телен үстерү. -
Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе
19.12.2013
1 нче татар гимназиясендә балаларны кайнар аш белән тәэмин итү эше нәтиҗәле оештырылган. 1 – 11 сыйныф укучыларының һәрберсе кайнар ризык белән туклана, башлангыч сыйныф балалары иртәнге, төшке аш белән тәэмин ителә. Барлык укучылар да ашханәдә түләүне туклану карталары ярдәмендә башкара. Туклану карталары аша түләү системасын укытучылар да, ата-аналар да, баларның үзләре дә югары бәяли.













