Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Беслан - безнең хәтердә 04.09.2015

3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле рәвештә 2005 елның 6 июлендә "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.3 сентябрьдә гимназиядә уздырылган "Беслан- безнең хәтердә" сыйныф сәгатенең төп максаты -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 03.09.2015

Балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү кысаларында 3 нче сентябрьдә гимназиябездә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча сыйныф сәгатьләре узды. МЧС инспекторы Сафин Р.Р. 5, 6 сыйныф укучылары белән “Янгынга юл куймыйк” дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе үткәрде.
-
Белем көне! 01.09.2015

1 сентябрь - Белем көне.
Белем бирү оешмаларында яңа уку елы башланды. Гимназиябез бу уку елында өч беренче сыйныф туплады. Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә 530 бала белем ишекләрен ачып керде. Укучыларны, мөгаллимнәрене, ата-аналарны гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева яңа уку елы башлануы белән котлады, барына да уңышлар теләде. -
Пробный день!!! 26.08.2015

Вниманию учащихся и их родителей!!!
Пробный день состоится 28 августа в 11.00. -
Вниманию родителей!!!
20.07.2015
На cайте Казанского образовательного портала размещена анкета для опроса родителей о качестве образовательных услуг "Оцени свою школу" .
Вы можете оценить качество образовательных услуг в МБОУ "Татарская гимназия №1" пройдя по ссылке http://test-kazanobr.ru/node/138 -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 26.06.2015

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, төп дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар.Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларның барысын да 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Гимназиядә уку дәверендә бу чыгарылыш укучылары үзләрен иҗатка сәләтле укучылар итеп күрсәттеләр. Алар ел саен шигъри сүз бәйгеләрендә, театр фестивальләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә зур уңышка ирештеләр, район, шәһәр, республика, россиякүләм бәйгеләрдә гимназия данын якладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Олимпиа көне 26.06.2015

26 нчы июньдә мәктәп яны лагеренда Олимпиа көне үткәрелде.
-
«Дуслык» лагеренда Сабантуй 26.06.2015

Күктә кояш елмая, күңелдә сөенеч, шатлык, чөнки бүген бездә зур бәйрәм – Сабантуй. 26 нчы июнь көнне “Дуслык” лагеренда Сабантуй гөрләде. Балалар бик тырышып төрле бәйгеләрдә катнаштылар: чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, җырладылар, биеделәр. Чын Сабантуйдагы кебек истәлекле бүләкләр дә бар иде. Иң өлгер, иң тырышлар гына ия булды ул бүләкләргә. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның йөзендә бәхет, елмаю, зур шатлык иде!
-
Хезмәткә һәм сакка әзер 25.06.2015

25 нче июньдә Готов к труду и обороне / Хезмәткә һәм сакка әзер фестивале узды.
-
Шаян арыслан Бонифацийда кунакта 23.06.2015

А.А. исемендәге балалар иҗаты үзәгендә "Дуслык" лагеры балалары өчен кызыклы тамаша булды. Шаян арыслан Бонифаций һәм пират кыз Алсу балаларны "диңгез киңлекләренә" алып чыкты. Анда балык та тоттылар, аркан да тарттылар, кызыклы биремнәр дә үтәделәр. Соңыннан рәхәтленеп биеделәр. Шаян арыслан Бонифацийда кунакта булу балаларда бик ошады.













