Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Кояшлы күпер, Яз – 2015 27.04.2015

25 нче апрельдә “Кояшлы күпер, Яз – 2015” дип исемләнгән укучыларның шәһәркүләм IX сәхнә иҗаты фестивале узды. Соло номинациясендә Миневәлиева Айсылу I дәрәҗәдәге дипломга, Диләрә Зиннәтуллина, Айсылу Миневәлиева, Карина Хөснетдинова триосы II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Биючеләр төркеме Волкова Анастасия, Заһидуллина Алина, Зәйнуллина Гөлназ, Павлова Зарина, Шамиева Диләрә, Йосыпова Гүзәл, җырчы кызлар Диләрә Зиннәтуллина, Айсылу Миневәлиева башкарган “Зәңгәр күл” композициясе II дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Жеранина К. А., Миневәлиева Г.Н. зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Без хәтерлибез. Без горурланабыз. 24.04.2015

23 нче апрель көнне 3 Б сыйныфында, Ржевск шәһәрен немец камап алучыларыннан коткаруга 70 ел тулу уңаеннан, “Без хәтерлибез. Без горурланабыз” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгатенең максаты – Туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Бу чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Ключников Геннадий Иванович, Гусев Владимир Степанович чакырылды. Ветераннар үз башларыннан үткән хатирәләр белән уртаклашса, укучылар ел дәвамында үзләре җыйган мәгълүматлар нигезендә сугышта катнашкан бабалары, туганнары турында сөйләде.
-
Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5-8 сыйныфлар катнашында әдәби-музыкаль чара узды 24.04.2015

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.Озак еллардан бирле дәвам ителә торган бу бәйрәм безнең өчен зур мәгънәгә ия. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты ел дәвамында өйрәнелә, шулай да апрель аенда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну тагын да арта. Шушы уңайдан гимназиябездә әдәби-музыкаль чаралар уза.
Бүген, 24 нче апрельдә, Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5-8 сыйныфлар катнашында әдәби-музыкаль чара узды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш мизгелләре, аның турында истәлекләр яңгырады, шигырьләре укылды, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарылды. -
2нче шәһәркүләм роботехника бәйгесендә уңышларга ирештек 21.04.2015

Гимназиябездә 2013 елдан “Робот Лего” түгәрәге эшли. Укучылар бу түгәрәккә бик кызыксынып йөриләр. Түгәрәк әгъзалары төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр.
18 нче апрель көнне, 2нче шәһәркүләм роботехника бәйгесендә катнашып, 7 сыйныф укучылары Шаһабиев Артур, Хәбибуллин Чыңгыз “Лабиринт” номинацияcендә 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесе югары категорияле укытучы Баһаутдинова Резеда Рашатовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз. -
20.04.2015
18 нче апрель көнне 10 сыйныф укучылыры ABBYY Мониторинг компаниясе уздырган республикакүләм мониторингта катнашып, рус теле фәне буенча белемнәрен сынадылар. Хәзерге вакытта укучылар 23 нче апрельдә физика һәм җәмгыять белеменнән уздырылачак мониторингка әзерләнәләр.
-
Гимназиядә әйләнә-тирәне чистарту эше башланып китте 18.04.2015

Гимназиядә әйләнә-тирәне чистарту эше башланып китте.
Тирә-як чиста- пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле бит! Укучылар, кулларына тырма, көрәк алып, күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә, бик тырышып, өмәдә катнашалар. Табигатьне саклауга үзләреннән шундый өлеш керткәнгә, алар шатланса, балаларның хезмәт сөеп үсүен күрү укытучыларны да сөендерә. -
Проект эшчәнлеге буенча мониторинг 17.04.2015

Бүген, 17 нче апрель көнне, мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары өчен проект эшчәнлеге буенча мониторинг үткәрелде. Проект эшчәнлегенең максаты – укучыларның башлангыч мәктәптә дүрт ел уку дәвамында ирешкән гомуми (метапредмет) нәтиҗәләрен билгеләү. Проект эшчәнлеген һәр укучы зур кызыксыну белән башкарды.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре 16.04.2015

Татар әдәбиятына, мәдәниятенә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, үстерү максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздырды. Әлеге бәйгедә 11 нче сыйныф укучысы Фасахов Булат “Яшь шагыйрь», 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз «Яшь прозаик» номинациясендә 1 нче урын яуладылар. 4 нче сыйныф укучысы Миннегарипов Рәдиф дипломга лаек булды. II турга чыккан укучыларыбыз Закирова Эльвина, Шадалиева Динә, Галиев Нияз, Хәсәнова Рамилә бәйрәм тантанасында катнаштылар.
Укучыларны кайнар котлыйбыз! -
Бөтендөнья Космонавтика көне 11.04.2015

12 апрель – Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан гимназиябездә космонавтикага багышланган бердәм дәрес уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бай мәгълүмат бирелде. Башлангыч сыйныф укучылары Космонавтика көненә багышланган кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2015

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле шигарьләр астында уза. Быел сәламәтлек көне “Туклану ризыкларының куркынычсызлыгына” багышланды. Шушы уңайдан гимназиядә сыйныф сәгатьләре узды. Шәфкать туташы Г.А. Сираева укучыларга дөрес туклану, файдалы һәм зарарлы ризыклар турында сөйләде. Укучылар дөрес туклануның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңладылар.













