Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Яңа ел бәйге-тамашасы
Опубликовано: 26.12.2015Гомуми урта белем бирүче уку йортларында Яңа ел алды тамашалары башланып китте. 25нче декабрь көнне 1нче санлы татар гимназиясе укучылары да яңа ел тамашасында катнашып, үз иҗатларын тамаша кылды. Тамаша бәйге төсен алып, номинацияләрдә катнашу өчен алдан ук сыйныфларга өй эшләре бирелде. Номинацияләр өч төрдән гыйбарәт булып, өчәр урынлы итеп бәяләнде. Бәйге ике этапта узды: 1) 6-7нче сыйныфлар; 2) 8-10нчы сыйныфлар; һәрберсе аерым-аерым үзләренең “Иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызы” н, “ Иң яхшы җыр”ын, “ Иң яхшы сәхнәләштерелгән әсәр”ен тәкъдим итте. Бәйгенең шартлары булып түбәндәгеләр ассызыкланды: Кыш бабайның һәм Кар кызының визит карточкасы, ул үз эченә Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын тәкъдим итүне, тамашачылар белән яңа ел уеннары уйнауны алды. “Иң яхшы җыр” берәмләп яисә күмәкләп җырланган җыр булса, “Иң яхшы сәхнәләштерелгән әсәр” номинаөиясендә тамашаның төп геройлары – Кыш бабай һәм Кар кызы калган сыйныфташлары белән берлектә сәхнә осталыгын тамаша кылуда ярышты. “Иң яхшы”ларга грамоталар тапшырылды һәм беренчелекне яулаучылар тортлар белән бүләкләнде.
К списку новостей













