Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Варислар иленә сәяхәт
Опубликовано: 15.01.2016Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы, барабан тавышы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буынның да үз атамасы бар, алар – варислар! Исемнәре төрле булса да, үткәндәге һәм бүгенге балалар оешмасының эш юнәлешләре, максатлары бер – Ватанны яратучы тырыш патриотлар әзерләү. Бүген, 15нче гыйнвар көнне,гимназиябезнең 5нче сыйныф укучылары да, “Варислар иленә сәяхәт” кылып, Татарстан Варислар Берлеге сафларына кабул ителде. Берлек янәдән 53 яшь вариска артты! Матур эшләр башкарырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, дип тантаналы төстә сүз биргәннән соң, гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна һәм сыйныф җитәкчеләре бишенчеләргә Республикабыз флагы кебек өч төстән торган галстуклар бәйләде. “Без һәрвакыт әзер!” – дигән сүзләрне балаларга өйрәтүебезнең максаты – тарихка кайтып, пионерлар белән варисларны чагыштырып күрсәтү, аларның асыл максатларының аерылгысыз булуын аңлату иде.
К списку новостей













