Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бөек Җиңү көне 18.04.2019

Гимназиядә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп килә.
Шундый чараларның берсе 2 нче Б сыйныфында булып узды. Алар “Җиңү көне” дип аталган проек эше эшләделәр. Укучылар сугыш еллары, әби-бабаларының авыр тормыш юллары турында сөйләделәр. Ветеран бабалары, тыл ветераннары турында мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ачы сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын дигән теләктә калдылар. -
Бадминтон буенча район беренчелеге 17.04.2019

Бүген кече яшьтәге укучылар арасында бадминтон ярышы үткәрелде. Безнең кызлар әлеге ярышта катнашып түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр:
18 нче мәктәп -2 – гимназия -1;
116 нчы мәктәп-2 - гимназия 1. -
Бадминтон буенча район беренчелеге 16.04.2019

Бүген бадминтон буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелде. Чарада безнең гимназия укучылары да катнашты.
1-4 нче сыйныфлар арасында исәп 1-1, ә 5-8 нче сыйнфлар арасында – 2-0. Гомуми нәтиҗә: 3-1. -
Татар теле, сәнгать һәм тарих декадасы башланып китте 15.04.2019

Бүгеннән татар теле, сәнгать һәм тарих декадасы башланып китте. Мәктәп радиосында декада, булачак чаралар турында тулы мәгълүмат бирелде. Укучыларны конференция, Г. Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе, викториналарда актив катнашырга чакырабыз.
-
Бердәмлек 15.04.2019

Зур коллективта төрле конфликтлар, проблемалар булып тора. Андый очракларда безгә психолог ярдәмгә килә. Гимназиядә төрле сыйныфларда психолог белән әңгәмә, тренинглар үткәрелә. Бүген шундый чараларның берсе 7 нче А сыйныфында узды. Укучылар “Бердәмлек” темасына сөйләштеләр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Г. Тукай музеена сәяхәт 15.04.2019

Бүгеннән татар теле, сәнгать һәм тарих атналыгы башланып китте. Әлеге уңайдан бик күп чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе Г. Тукай белән бәйле.
15 нче апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җирләгән көн. Бу көн меңләгән кешеләр өчен иң кайгылы, моңсу булган көннәрнең берсе.
5-6 нчы сыйныф укучылары әлеге истәлекле датаны искә алып, Г. Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Музей экспонатлары белән якыннан танышып, квест-уенда үзара көч сынаштылар. Кайсы экспонатлар Тукайның шәхси әйбере, кайсысы туганнары, якыннарыныкы, ә кайсылары экспозицияне тулыландыру өчен куелган икәнлеген ачыкладылар. Хәтта әлеге әйберләрнең кайсы матерьялдан эшләнүен дә белеп киттеләр.
Бу чара укучылар күңелендә якты истәлек булып мәңге сакланыр. -
Финанс грамоталылыгы дәресләре
15.04.2019
Соңгы елларда финанс өлкәсе бик модалашып китте. Әлеге темага караган конференцияләр оештырылды,мәктәпләрдә дәресләр үткәрелде. Бу теманың мәктәптә өйрәтелүе халыкның финанс ягыннан грамотасызлыгы белән бәйле. Бүгенге көндә кредитлар упкынына эләккән кешеләр миллионлаган. Күңелсез вакыйгаларга эләкми, акыл белән эш итү өчен кече яшьтән үк акчаның нәрсә икәнен белү һәм аны тотарга өйрәнү кирәк. Әлеге максаттан чыгып сыйныф сәгатьләрендә финанс грамоталыгы дәресләре үткәрелде. Укучылар онлай дәресләр аша яңа мәгълүматлар тупладылар, уңышлы кеше булу серләренә төшенделәр.
-
12 нче апрель - космонавтика көне 12.04.2019

12 нче апрельдә космонавтика көне билгеләп үткелә. 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.
Әлеге дата безнең гимназиядә дә билгеләнеп үтелә. Укучылар космос, космонавтика темасына рәсемнәр ясадылар, дәресләрдә әлеге темага кызыклы мәгълүмат тупладылар. Егетләр һәм кызлар бер-берсен, укытучыларны әлеге бәйрәм белән котладылар. -
Яңа-татар бистәсенә сәяхәт 12.04.2019

Укучылар һәрдаим истәлекле урыннарга, музейларга, сәнгать учакларына сәяхәт итеп торалар. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Яңа-татар бисәсендә җәяүле экскурсиядә булып кайттылар. Әлеге урын татар халкының рухи мирасы булып тора. Шулай ук Яңа-татар бистәсе безнең гимназия тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
-
Балалар китабы атналыгы дәвам итә 11.04.2019

Балалар китабы атналыгы дәвам итә. Бүген 6нчы В сыйныфында китапханә дәресе үткәрелде. Чара Антуан де Сент - Экзюпериның “Кечкенә принц” әсәре буенча үткәрелде. Язучы һәм аның әсәре буенча сөйләнгән кызыклы мәгълүматлар, сораулар укучыларда кызыксыну уятты.













