Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Мәдәниятебезне саклыйк 01.10.2019

2019 ел – театр елы. Мәдәниятне үстерү максатыннан бу елны бик күп чаралар үткәрелде, төрле акцияләр, проектлар эшләнде. Әлеге юнәлеш бүгенге көндә дә дәвам итә.
Бүген Татарстанда мәктәп укучылары өчен республика музейлары, театрлары һәм китапханәләре буенча бушлай экскурсияләр оештырылды. Ә безнең гимназиядән 8 б сыйныфы укучылары Казан циркында булып кайттылар. Анда яшь кунаклар өчен масштаблы концерт программасы оештырылган иде. Аларга видеоэкраннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Бүген цифрлы технологияләрнең вакыты, шул ук вакытта үзенчәлегебезне, мәдәниятебезне саклап калу бик мөһим, — дип билгеләп үтте ул, – Мин барыгызны да мәдәни марафонга кушылырга чакырам. Бу бик мөһим башлангыч, без үз тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш, һәм бу проект моңа ярдәм итәчәк». Бәйрәмгә чакырылган Казан укучыларын ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, шулай ук «Яндекс» компаниясенең региональ белем бирү проектлары җитәкчесе Артем Корзеев сәламләде. Быел беренче тапкыр Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәни-агарту проекты кысаларында «Яндекс» компаниясе «Мәдәни марафон» проектын оештыра. Анда барлык теләүчеләр һәм 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. -
"Шәхси куркынычсызлык" темасына лекция үтте 30.09.2019

Балалар үсә барган саен мөстәкыйльрәк була башлыйлар. Бервакыт аларның үзләренең җитәрлек үскәнлекләре турында һәм өлкәннәрсез, әти-әниләрсез дә урамда йөри алуларын белдергән һәм хәтта таләп иткән көн килеп җитә. Әлбәттә,бу инициатива ата-аналарда борчу тудыра. Тик иртәме, соңмы, бала шулай да үзе генә өйдә калырга яки урамга чыгарга тиеш булачак. Шуңа күрә кечкенә яшьтән үк баланы шәхси куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, чөнки ул үз артыннан фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган бар нәрсәдән качарга һәм теләсә нинди экстремаль ситуациядә дөрес карарлар кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Әлеге мәсьәләнең балаларның куркынычсызлыгы өчен мөһим икәнлеге һәр мәктәпкә дә аңлашыла. Бездә дә бүген шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекция үткәрелде. 16 номерлы полиция бүлеге “Япеева”ның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Ворожейкина Наталья Григорьевна һәм аның ярдәмчесе Галиева Розалия Ильшатовна балаларга урамда,өйдә һәм башка биналарда үз-үзләрен ничек тотарга, сак булырга, үзең генә калганда нишләргә, чит кешеләр белән аралашмаска, гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә һ.б. кагыйдәләрне өйрәттеләр.
Укучыларыбыз әлеге әңгәмәдән үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Без аларны шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәрләр дип ышанабыз. -
"Бәрәңге-фест"та күңелле! 28.09.2019

Республикабызда көн саен ниндидер чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Бүген, 28 сентябрь көнне дә, Г.Тукай исемендәге музейда Бәрәңге-фест үтте. Безнең 2 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Земфира Нурисламовна белән әлеге бәйрәмдә булып кайттылар. Балаларга биредә бик ошады, чөнки анда кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды, ә укучылар аларда бик теләп катнаштылар. Әлбәттә, әлеге уеннарда бәрәңге төп атрибут булып торды. Шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясау, буяу мастер-класслары үткәрелде, яшелчәләрдән композицияләр ясалды. Укучылар бәрәңге чистарту буенча ярышларны һәм концерт та карарга өлгерделәр. Ә чараның ахырында һәр кеше бәрәңгедән перешелгән ризык – дурычмактан – авыз итә алды.
Укучыларыбызга әлеге бәйрәм ошады, шуңа да алар музейга әлеге бәйрәмне үткәргәннәре өчен бик рәхмәтле. -
Тимер юлның куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция 26.09.2019

Балаларның куркынычсызлык астында булулары барлык мәктәп һәм башка оешмалар өчен дә бик мөһим мәсьәлә. Шуңа да бүген гимназиябездә Вахитово тимер юл станциясенең башлыгы Турцев Дмитрий Владимирович 8-10 сыйныфлар өчен “Тимер юл станциясендә куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган лекция үткәрде. Ул укучыларга тимер юл инфраструктурасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Укучылар төп куркынычсызлык кагыйдәләрен шактый ныклы белүләрен күрсәттеләр. Тимер юл станциясенең башлыгы белән әңгәмә барышында алар бу кагыйдәләрне үтәү генә түгел, ә алар турында үзләренең якыннарына һәм дусларына сөйләячәкләр, дип билгеләп үттеләр.
Төп кагыйдә бозулар – юлның тиешле булмаган урыннарыннан йөрү, якынлашып килүче поезд алдыннан юлны чыгу, платформага кереп чыгарга яки аннан сикерергә омтылу. Урамда гаджетлар куллану, шул исәптән наушниклар аша музыка тыңлау хәлне катлауландыра, дип аңлатты тимер юл станциясе хезмәткәре. Шулай ук ул ата-аналарны балалар белән тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшергә һәм ялларын кайда үткәрүләренә игътибар итәргә чакыра. -
Хезмәткә һәм оборонага әзерлек (ГТО) 25.09.2019

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ул ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән норматив нигезе. Бу чарадан мәктәпләр дә читтә кала алмый. Хәзерге вакытта мәктәптә физкультура укытучылары тарафыннан ГТО нормаларын үтәүгә әзерлек эшләре алып барыла. 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр ярышлар сыйныфлар эчендә, ә 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр сыйныфлар арасында үтәчәк. Биредә иң алдынгылар гимназиябезне алдагы район ярышларында тәкъдим итәчәк.
-
Үзидарәнең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре утырышы 24.09.2019

Мәктәптә үзидарә юк икән, ул заман белән бергә атлый алмый. Безнең мәктәп коллективы да үзидарә темасы бик актуаль, дип саный, чөнки мәктәп фәннәргә генә өйрәтергә тиеш түгел. Шулай ук ул кешене мөстәкыйль булырга, изге гамәлләр кылырга, үз гамәлләре өчен җавап бирергә, карарлар кабул итәргә, үз хокукларын якларга өйрәтергә тиеш.
Әлеге максатларга ирешер өчен гимназиябездә үзидарә органнары белән атна саен утырышлар үткәрелә, хисаплар языла. Бүген, 24 нче сентябрь көнне, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән утырыш үткәрелде. Мәгариф бүлеге ел башындагы уку барышын анализласа, мәдәният бүлеге яңа уку елына куелган эшләр турында фикер алышты.
Үзидарәдә башкарылган әлеге эшләрне без бик мөһим дип саныйбыз, чөнки укучылар аларны тормыш үзгәрешләренә әзерли алырлык мәктәпкә килергә тиеш. -
"Көзне яхшы беләмме?" викторинасы 23.09.2019

Укучылар үзидарәсе - ул укучыларның үзләренә планлаштыру, үз эшчәнлеген оештыру һәм нәтиҗәләр ясау, мәктәп тормышы мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, кызыклы чаралар үткәрү мөмкинлеге. Шуңа да уку елы башыннан үзидарә вәкилләре башлангыч сыйныфлар өчен кызыклы викторина оештырырга булдылар. Экология, мәгариф һәм матбугат өлкәләре берләшеп, әлеге эшкә һәрберсеннән өлеш керттеләр, кызыклы фикерләрен теркәп бардылар. Викторина “Көзне яхшы беләмме?” дип аталды һәм башлангыч сыйныф укучыларының көз турында белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелде.
Үзидарәнең алда әйтелеп үткән бүлекләре бүген дә әлеге эш өстендә эшли, билгеле бер моментларны тулыландыра, төгәлләштерә бара. Барысы да ярдәмләшеп эшләгәч, әзерлек укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч үтә. -
Гимназиябездә үзидарәчелек эшчәнлеге 20.09.2019

Заманча методик әдәбиятта укучылар үзидарәсе сүзтезмәсе астында иҗтимагый әһәмияткә ия максатларга ирешү өчен карарлар кабул итүдә һәм аларны тормышка ашыруда балаларның мөстәкыйльлеген үстерүне тәэмин итүче укучылар коллективының тормыш эшчәнлеген оештыру формасын аңлыйлар. Әлеге эш безнең гимназиябездә дә бара.
Үзидарә бүлекләренең министрлары тавыш бирү ысулы белән инде билгеләнде һәм барлык укучылар да эшкә тотынды. Алар үзләренең вазыйфалары белән янәдән таныштылар, аерым бер төгәллекләр керттеләр. Алдагы уку елындагы эшчәнлекләрен искә төшереп, анализладылар һәм бу елга эш планы буенча фикерләр алыштылар.
Үзидарә - шәхеснең уникальлеген күрсәтү, аралашу тәҗрибәсен туплау, авырлыкларны җиңеп чыгу, кылган гамәлләре өчен җаваплы, җәмәгать тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге. Әлеге сыйфатлар укучыларыбызга алдагы тормышларында җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм югалып калмаска ярдәм итәчәк. -
«Дөрес туклану – актив озын гомерлелек» 18.09.2019

«Дөрес туклану – актив озын гомерлелек» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән “Лидер” региональ этап конкурсында безнең укучыбыз Алигулиева Нигина җиңү яулады. Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясе белән берлектә әлеге конкурста җиңү яулаган укучыларны һәм аларның кураторларын бүләкләү тантанасына һәм шулай ук әлеге бүләкләүгә багышланган мәдәни программага чакырды. Укучыбыз үзенең җитәкчесе Сафиуллина Альбина Фатиховна белән иң беренче Татарстан Республикасының Милли музеенда булдылар. Биредә “Татчай” мастер-классы үткәрелде. Аннан Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында экскурсиядә булдылар. Шулай ук “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә мультимедиа күргәзмәсенә бардылар, шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү дә узды. Укучы кызыбызга истәлекле бүләк – компьютер планшетын тапшырдылар. Без шундый актив укучыларыбыз белән горурланабыз һәм алга таба да аларга зур үрләргә ирешергә телибез.
-
Эковесна 2019 17.09.2019

Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы. Әлеге тема белән без балачактан ук таныш булырга тиешбез. Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Бу уңайдан Татарстанда шактый чаралар күрелә. Төрле конкурслар, акцияләр гел булып тора. Шуларның берсе – “Эковесна 2019” конкурсы.
Конкурста безнең укучылар да читтә кала алмады. Алар зур кызыксынучанлык белән әлеге эшкә тотындылар һәм җиңеп тә чыктылар. Балаларны котларга ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарә итү үзәгенең 3 нче разрядлы өлкән белгече Сабирзянова Альбина Олеговна килде. Ул әлеге чарада җиңгән “Чишмә” отрядына бүләк һәм диплом тапшырды. Балалар үзләренең эшләре шундый зур игътибарга алынуга бик куандылар. Бу отрядны алга таба тагын да күбрәк җиңүләр көтүенә ышанабыз һәм уңышлар телибез.













