Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Science game - 2019 22.04.2019

6 нчы В сыйныфы укучылары Россия яшьләре арасында үткәрелгән Science game – 2019 фәнни уенда 50 иң яхшы команда арасына үттеләр. “Вверх” командасы Россия уку йортларыннан килгән командалар арасында иң яше дип табылды, 1956 балл җыйды.
-
Борынгы Мисырга сәяхәт 22.04.2019

Туган тел, сәнгать һәм тарих декадасы кысаларында ачык дәресләр һәм чаралар дәвам итә. Бүген 5 нче сыйныфта “Борынгы Мисырга сәяхәт” исемле кызыклы чара үткәрелде. Мисырда балаларны тәрбияләү методлары, алымнары, чаралары белән укучылар якыннан таныштылар. Үзләрен борынгы чорда итеп хис иттеләр.
-
Халыкара Җир көне 22.04.2019

22 нче апрель - Җир көне билгеләп үтелә. Бу көнне җир шарын саклау буенча төрле чаралар оештырыла, кешеләрнең игътибарын глобаль проблемаларга юнәлдерү өчен акцияләр үткәрелә.
Әлеге датадан безнең гимназия дә читтә калмады. Укучылар кызыклы стена газетасы эшләделәр. Теләгән һәркем анда җиребезне яхшырту турында фикерен язып калдыра алды. -
Экология атналыгы узды 20.04.2019

Гимназиядә экология атналыгы кысаларында “Анти-мусор” акциясе үтте. Укучылар гимназия территориясен чүпләрдән арындырдылар, тәртипкә китерделәр.
-
Китап укучылар конференциясе 19.04.2019

Туган тел, әдәбият һәм сәнгать декадасы дәвам итә.Бу уңайдан гимназиядә кызыклы чаралар үтә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукайга багышлап китап укучылар конференциясе оештырылды. Укучылар татар әдәбияты классиклары белән бергә бүгенге көн язучылары әсәрләрен укып чыгыш ясадылар. Әдәбият әхлакны тәрбияләү чарасы булуын тагы бер кат исбатладылар.
-
Музыкаль викторина 19.04.2019

Декада кысаларында узган тагын бер матур чараның берсе 3 нче сыйныфлар арасында үткәрелде. Укучылар музыкаль викторинада 3 командага бүленеп көч сынаштылар, җыр-музыка сәнгате темасына белемнәрен күрсәттеләр. 3 нче А сыйныфы арада иң көчлесе булды.
-
Шәһәркүләм робототехника бәйгесе 19.04.2019

Укучыларыбыз робототехника түгәрәгенә теләп, яратып йөриләр, үткәрелгән бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Бүген VI шәһәркүләм робототехника ярышлары үткәрелде. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Ломов А. һәм 6 нчы сыйныф укучысы Алигулиев Ильнур катнаштылар. Ломов А. 2 нче урынга лаек булды.
-
Л.Н. Толстойга багышланган сыйныф сәгате 18.04.2019

2 нче В сыйныфында сыйныф сәгате китапханәче Фирая Разыйховна белән берлектә үткәрелде. Ул Лев Николаевич Толстой тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар бергәләп Л.Н. Толстойның әсәрләрен искә төшерделәр, үз фикерләрен җиткерделәр. Китапханәдән аның китапларын алып рәсемнәр ясадылар.
-
Бөек Җиңү көне 18.04.2019

Гимназиядә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп килә.
Шундый чараларның берсе 2 нче Б сыйныфында булып узды. Алар “Җиңү көне” дип аталган проек эше эшләделәр. Укучылар сугыш еллары, әби-бабаларының авыр тормыш юллары турында сөйләделәр. Ветеран бабалары, тыл ветераннары турында мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ачы сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын дигән теләктә калдылар. -
Бадминтон буенча район беренчелеге 17.04.2019

Бүген кече яшьтәге укучылар арасында бадминтон ярышы үткәрелде. Безнең кызлар әлеге ярышта катнашып түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр:
18 нче мәктәп -2 – гимназия -1;
116 нчы мәктәп-2 - гимназия 1.













