Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Һөнәрләр дөньясы 18.02.2019

Профориентация айлыгы дәвам итә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр дөньясы” темасына уеннар оештырылды. Укучылар үзләре сайлаячак һөнәрләр турында фикер алыштылар һәм белемнәрен сынадылар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен әлеге тема аеруча мөһим, чөнки аларның тиздән һөнәр сайлар вакытлары җитәчәк. Шуңа күрә әлеге тема укучылар күңеленә аеруча хуш килде.
-
Виват, таланты! 15.02.2019

Гимназиябезнең сәнгать cөюче укытучылары бөтенроссия педагоглары арасында уздырыла торган “Виват, таланты!” иҗади фестивалендә катнашалар.
Бүген, 14 нче февраль көнне, бәйгенең беренче туры өчен видеоязма әзерләнде. Укытучылар “Һөнәрчеләр”, “Шәл бәйләдем”, “Күңел” исемле бырлы-биюле номерлар тәкъдим иттеләр. -
Ачык дәресләр дәвам итә 15.02.2019

Рус теле фәне декадасы тәмамланып килә. Ике атна дәвамында рус теле укытучылары ачык дәресләр бирделәр.
4 нче февраль көнне Зергирова Л.Н. 6 нчы сыйныфларда “Проект эшчәнлеге” темасына дәрес күрсәтте. 11 нче февраль көнне Федотова А.А. 6 нчы сыйныфларда рус әдәбиятыннан “Чудесный доктор” темасына ачык дәрес тәкъдим итте. 12 нче февраль көнне Хабибуллина З.Ф. 7 нче сыйныфларда “Мягкий знак после шипящих на конце наречий” темасына, ә 15 нче февраль көнне Хәйруллина А.Д. “Тема добра в сказке-пьесе С.Я. Маршака “12 месяцев” темасына дәресләр бирделәр.
Дәресләр бик эчтәлекле, продуктив уздылар, укучыларда кызыксыну тудырдылар. -
Салют сиңа, Муса Җәлил! 15.02.2019

Бүген, 15 нче февраль көнне, халкыбызның герой шагыйре – Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил дигәндә - татар халкы, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Шагыйрьнең шигырьләре 60 тан артык телгә тәрҗемә ителгән. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Герой шагыйребез Муса Җәлил тууына быел исә 113 ел.
Шул уңайдан 5 нче Б сыйныфында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены узды. Укучылар әлеге чарага алдан ук әзерләнделәр, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнделәр, шигырьләрен ятладылар.
Уен кызыклы биремнәр, күнегүләр, сораулар һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Кичә укучылар күңеленә хуш килде. -
Муса Җәлилгә багышланган радиоэфир 15.02.2019

Бүген, 15 нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 113 ел булу уңаеннан, мәктәп радиосы эфирында шагыйрь турында тапшыру эшләнде. 11 нче сыйныф укучылары гимназистларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Аның шигырьләрен укыдылар.
-
И.А. Крыловның тууына 250 ел! 14.02.2019

Бүген, 14 нче февраль көнне, И.А. Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан 5-6 нчы сыйныф укучылары язучының мәсәлләрен сәхнәләштерделәр. Укучылар бик кызысынып чыгышларны карадылар, нәтиҗәләр ясадылар.
Иван Крылов мәсәл язучы булып танылган. Аның 200дән артык мәсәле бар. Язучының мәсәлләре – мәшһүр гыйбарәләр чыганагы булып тора. -
Бу нинди әкият? 13.02.2019

Рус теле декадасы дәвам итә. 13 нче февраль көнне, 5 нче сыйныфлар арасында, А.С. Пушкин әкиятләре буенча “Бу нинди әкият?” рәсем бәйгесе узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Золин С. 5 нче В сыйныфы;
Синичкина Я. 5 нче А сыйныфы;
2 нче урын – Бакирова М. 5 нче А сыйныфы;
Мадышева Д. 5 нче Б сыйныфы;
Рәхмәтова М. 5 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – Боталов Н. 5 нче В сыйныфы;
Галимова С. 5 нче А сыйныфы;
Җәләлетдинова З. 5 нче Б сыйныфы. -
Административ һәм җинаять җаваплылыгы 13.02.2019

Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиядә 5-11 нче сыйныф укучыларына полиция подполковнигы Баһаветдинова Д.А. һәм ПДН инспекторы Кулак Н.Н. тарафыннан түбәндәге темаларга лекцияләр укылды: “Административ һәм җинаять җаваплылыгы”, “71 нче закон”, “Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Үз милкеңнең сакланышы”, Интернет куркынычсызлыгы”.
-
Гомуми диктант 12.02.2019

Бүген, 12 нче февраль көнне, укучыларда грамоталы язарга теләк уяту максатыннан, гомуми диктант үткәрелде. Әлеге акция ел саен үткәрелә.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде.
6 нчы сыйныфлар арасында “5”ле билгеләренә генә язучылар: Әхмәдиева А., Немежанова А., Кузнецов Д., Шерметов А., Рогов Д.
Укучыларыбызны тәбрик итәбез! -
Семинар узды 12.02.2019

Бүген, 12 нче февраль көнне, гимназиядә,Вахитов һәм Идел буе районнары укытучылары өчен, “Табигать фәннәрен өйрәнгәндә укучыларның мотивациясен арттыруда проект эшчәнлегенең роле” темасына семинар узды. Килгән кунаклар директорыбыз Шәмсиева Г.Г. тарафыннан “Гимназиядә проект эшчәнлеген оештыру” темасына чыгыш тыңладылар.
6 нчы Б сыйныфында географиядән “Дөньяның төрле кисәкләрендә климатның кешеләр торагына йогынтысы” темасына ачык дәрес карадылар. Вәлиева Г.Н. тарафыннан “Химия фәнен өйрәнгәндә күрсәтмәлелек һәм техник чараларның роле”, ә Хәбиров Р.Р. тарафыннан “Физика фәнен өйрәнгән вакытта укучыларның мотивациясен арттыру алымнары” темаларына мастер-класслар күрсәтелде.













