• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

С.Сәйдәшевкә 120 ел

Опубликовано: 03.12.2020

Бу атнада “Музыкаль тәнәфес” проектында Салих Сәйдәшев атналыгы узды. Ул бөек татар композиторының 120 еллыгына багышланган. Бу көннәрдә эфирда мәшһүр татар композиторы турында мәгълүмат, Сәйдәш җырларын, аның музыкаль әсәрләреннән  өзекләр  тыңлап була. Атна дәвамында озын тәнәфесләрдә  Салих Сәйдәшев музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителә.

2020 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Ул - татарның җир-табигать биргән мәшһүр Сәйдәше, профессиональ милли музыка сәнгатебезнең классигы. Аның исеме мәдәниятыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Татар музыка культурасы тарихында композиторлык профессиясе Салих Сәйдәшев исеме белән бәйләнгән. Ул - татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор. Сәйдәшев моңнарының иҗади нигезе халык жырлары чишмәсеннән башлана. Ул, талантлы композитор булуы белән бергә, халыкчан иҗат итә белү сәләтенә дә ия булган. Шуңа күрә аның иҗаты милли, халыкчан, әсәрләре тирән мәгънәле, кызыклы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә торган. Салих Сәйдәшев музыкасы үзенең эчкерсезлеге, матурлыгы, затлылыгы белән дулкынландыра, моңландыра, яктылыкка, яхшылыкка чакыра.



К списку новостей