Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Радиолинейкада котлаулар
Опубликовано: 22.02.2021Гимназиябездә һәр атна башында радиолинейка уздырыла. Бүгенге эфирны 7 “А” сыйныфы алып барды. Башта уку буенча рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырылды, үткән атнада булган һәм яңа уку атнасында планлаштырылган чаралар әйтелеп үтелде. Һәм, әлбәттә инде, бу атнаның иң мөһим даталары – 21 нче һәм 23 нче февраль турында да әйтелде.
21 нче февральдә Бөтендөнья туган телләр көне билгеләп үтелә. “Безнең илдә 145 миллионнан артык граждан яши, алар – үз телләрендә сөйләшүче 160 тан артык милләт вәкиле. Һәм һәр тел уникаль”, – дип сөйләнде радиодан. 23 нче февраль турында да әйтелеп үтелде. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, аннан бәйрәм белән котладылар. Ә радиолинейка ахыры яңа уку атнасында уңышлар һәм яхшы билгеләр теләү белән тәмамланды.
К списку новостей













