Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Балалар терроризмга каршы!"... 25.11.2021

Бездә “Балалар терроризмга каршы” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Балалар рәсемнәр аша бу тискәре күренешкә үз карашларын белдерделәр һәм терроризм идеологиясенә каршы көрәшкә үзләренең кечкенә өлешләрен керттеләр.
-
Гимназиядә әниләр көненә багышланган чаралар үтә 24.11.2021

2А сыйныфында әниләр көненә багышланган чара үтте. Укучылар матур җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
-
"Өлкән сыйныф укучылары тормышында компания" 24.11.2021

Коллектив, яшьләрнең тирәлеге үсеп килүче буынның тормышында бик зур роль уйный. Бүген гимназиядә әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар яшьләр берләшмәләренең үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, командада аралашу күнекмәләрен ныгыттылар. Шулай ук авыр тормыш проблемаларын хәл итү юлларын табарга өйрәнделәр.
-
Бездә экологик диктант акциясе үтте 20.11.2021

Экологик грамоталык һәм халык арасында экологик культура булдыру максатыннан, 14-21 ноябрь көннәрендә, Бөтенроссия экологик диктант акциясе үткәрелә. Бүген гимназиябезнең 9Б сыйныфы укучылары да әлеге акциядә катнаштылар.
-
Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр дәвам итә 19.11.2021

Гимназиябездә “Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр” проекты буенча дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген “Инфляция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага онлайн-дәрес үтте.
-
"Интернет челтәрендә ничек куркынычсызлыкны сакларга?" 19.11.2021

Компьютер уеннары телевидение, музыка һәм фильмнар белән күптән тиңләште инде, ә кайдадыр аларны узып та китте. Гимназиядә узган “Интернет аша уеннар: ничек куркынычсыз уйнарга” дигән сыйныф сәгатендә балалар уен сайтлары һәм комарлы уеннар сайтлары арасында аерма нидән гыйбарәт булуы турында фикер алыштылар. Кызыклы уеннар уйнарга мөмкин, әмма уеннар баланың яшенә туры килергә тиеш, дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Башлангыч сыйныфлар ункөнлеге дәвам итә 18.11.2021

Башлангыч сыйныфлар ункөнлеге кысаларында ачык дәресләр дәвам итә. Бүген 2А сыйныфында рус теле, ә 3В сыйныфында математика фәне буенча ачык дәресләр үтте. Укучылар дәресләрдә бик актив булдылар.
-
"Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф" бәйгесенә нәтиҗә ясалды 17.11.2021

“Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бүген бәйгедә 5-8 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Укучылар катлаулы көйләрне дә, дәртле җырларны да бик матур итеп башкардылар. Җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Халык җырларын, халыкның милли көйләрен саклап, буыннан-буынга җиткерә алсак иде.
-
“Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” 17.11.2021

Башлангыч сыйныфларда “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар сәламәтлеккә уңай тәэсир итүче факторлар белән таныштылар. Сәламәт булу өчен начар гадәтләр белән бәйләнмәскә, спорт белән шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга кирәк икәненә тагын бер кат инандылар.
-
2Б сыйныфында ачык дәрес үтте 17.11.2021

Бүген 2Б сыйныфында “Татар хатын-кызлары костюмы үзенчәлекләре” дигән темага ачык дәрес үтте. Дәреснең максаты укучыларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру иде. Дәрес барышында укучылар презентацияләр ярдәмендә милли киемнәр турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм бизәкле читек үрнәге ясадылар. Дәрес мавыктыргыч һәм нәтиҗәле үтте.













