Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Дөньяга позитив караш... 29.10.2021

Яшүсмерләрдә тормышка позитив караш формалаштыру һәм әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 5 нче сыйныфта “Позитив яшә!” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар төрле кешеләр, гаилә әгъзалары, укытучылар, яшьтәшләре белән уңай дустанә мөнәсәбәтләр булдыру һәм бер-береңә ярдәм итү ысуллары белән таныштылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны 29.10.2021

“Гимназия хәбәрләре” электрон газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Газетаның яңа санында укучылар өчен кызыклы мәгълүматлар тупланган. “Һөнәр сайлаганда” рубрикасында “Киләчәккә билет” проекты белән танышып була. Ә “Сердәш” рубрикасында дуслыкның кеше өчен әһәмияте турында язылган һәм аны саклау буенча берничә киңәш бирелгән.
Электрон газетаның октябрь ае саны белән https://gazeta.tgim1.ru/88/ сылтамасы аша таныша аласыз.
-
"Бозда сак бул!" рәсем конкурсы үтте 29.10.2021

Шушы көннәрдә гимназиядә “Бозда сак бул!” дип аталган рәсем бәйгесе узды. Укучылар “мин дусларымны юка бозга чыгудан ничек саклыйм”, “моны сулыкларда кышын эшләргә ярамый” дигән темаларга рәсемнәр ясадылар. Һәр катнашкан укучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз.
-
1 нче сыйныф укучылары Казан Кремлендә булып кайттылар 28.10.2021

1А сыйныфы укучылары бүген Казан Кремлендә экскурсиядә булдылар. Биредә алар тарихи биналар, танылган архитектура объектлары белән таныштылар. Укучылар сәяхәттән бик канәгать калдылар.
-
Гимназиядә "Юл хәрәкәте иминлеге көне" үтте 27.10.2021

27 нче октябрь гимназиядә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” дип игълан ителде. Бүген һәр сыйныфта, укучыларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм кисәтү максатыннан, сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга юлда һәм тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларны һәрвакыт куллану кирәклеген искәрттеләр.
-
Кабан күленә сәяхәт 27.10.2021

8А сыйныфы укучылары бай тарихлы Кабан күленә сәяхәт иттеләр. Алар Кабан күле белән бәйле күп кенә риваятьләрне ишеттеләр, вакытларын бик файдалы үткәрделәр.
-
М.Горький исемендәге Үзәк ял паркына сәяхәт 27.10.2021

Гимназиядә көзге каникуллар алдыннан укучылар өчен ял сәгате оештыру дәвам итә. 4А сыйныфы укучылары бүген М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында булдылар. Саф һавада йөрү, спорт мәйданчыкларында уйнау һәм, гомумән, сыйныфташлары белән бергә ял итү укучылар өчен бик файдалы булды. Һәр укучы сәяхәттән канәгать калды.
-
Казан Кремленә сәяхәт 26.10.2021

Чираттагы сәяхәт 4Б сыйныфы укучылары өчен оештырылды. Алар бүген Казан Кремлендә булдылар, бөтен дөньяда танылган уникаль архитектура объектлары белән таныштылар һәм шәһәрнең дини изге урыны – Кол Шәриф мәчетен карадылар.
-
Без үз хокукларыбызны беләбезме? 26.10.2021

Һәр бала үзенең хокукын белергә тиеш! Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Шул нисбәттән, 6А сыйныфында, гимназия психологы белән берлектә, “Без үз хокукларыбызны беләбезме?” дип аталган темага түгәрәк өстәл үтте. Чараның төп максаты – хокук нормаларын әхлак нормалары белән бәйләп аңлату, фикерләү сәләтен баету, һәр кешегә карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Түгәрәк өстәл барышында, укучылар хокукларны бурычлардан аерырга һәм хокукларның төрлелеген өйрәнделәр.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 25.10.2021

Бүген мәктәп радиосында 8Б сыйныфы укучылары чыгыш ясады. Гадәттәгечә, алар сыйныфлар рейтингына нәтиҗә ясадылар, үткән атнада үткәрелгән һәм бу атнада булачак чаралар турында сөйләделәр. Шулай ук бу атнаның әһәмиятле даталарын да искә алдылар.













