Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз!!! 20.12.2021

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уздырыла. Бәйге кысаларында укытучылар дәрес, сыйныф сәгате, педагогик остаханә, мастер класс күрсәтә.
20 нче декабрьдә “Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең Вахитов һәм Идел буе районы укытучылары арасында үткәрелгән турына йомгак ясалды. Гимназиябез укытучылары, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирештеләр. Вәлиева Роза Әгъләмовна “Предмет укытучысы” номинациясендә I урынга, Гарипова Илүсә Илдусовна “Педагогик дебют” номинациясендә I урынга, Җәләева Гөлүзә Азатовна “Туган тел һәм әдәбияты” номинациясендә II урынга лаек булды. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып бару өлкәсендә үз белемнәрен тикшерделәр 20.12.2021

Асоциаль күренешләрне кисәтү максаты белән, гимназия психологы җитәкчелегендә, 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән анкета үткәрелде. Анкетаның максаты – укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында белем дәрәҗәсен һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата мөнәсәбәтләрен ачыклау.
-
Гимназия укучылары Чыршы ачылышында булдылар 20.12.2021

Гимназия укучылары әти-әниләре белән Иске Татар бистәсендә Чыршы ачылышы бәйрәмендә булып кайттылар.
-
Иртәнге зарядкада үзгәрешләр 20.12.2021

Яңа ел – барыбыз өчен дә зарыгып көтеп алынган иң сихри һәм тылсымлы бәйрәм ул. Гимназиядә яңа ел бәйрәменә әзерлек гөрләп бара. Бу атна иртәнге зарядкада үзгәрешләр белән башланып китте. Бүгеннән укучылар өчен иртәнге зарядкада Яңа ел бәйрәменә багышланган җырлар яңгыраячак.
-
Этләр приютына сәяхәт 18.12.2021

7 нче сыйныф укучылары хуҗасыз калган этләр приютында булып кайттылар. Алар хуҗасыз этләрнең нинди шартларда яшәве белән таныштылар һәм аларга күчтәнәч итеп ашамлыклар алып бардылар.
-
Укучылар өчен "Куркынычсыз интернет" белешмәлекләре әзерләнде 16.12.2021

Интернет ял итү, дуслар белән аралашу чарасы булып тора. Тик соңгы вакытта интернетта алдау, янау кебек хулиганлык күренешләре бик еш очрый. Өлкәннәргә мондый күренешләрнең барлыгын истә тотарга һәм Интернетта балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирергә кирәк. Шул максат белән, укучыларга “Куркынычсыз интернет” дип аталган белешмәлекләр таратылды.
-
Котлыйбыз! 16.12.2021

Гимназиябез директоры Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева дәүләт алдындагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Гөлфия Гаязовна! Сез хезмәт сөючән, зыялы татар гаиләсендә чыныгып үсеп, бөтен гомерегезне мәгарифкә, идарә итүгә багышладыгыз, һәрвакыт максатчан хәрәкәт иттегез, хезмәтегездә барлык көчегезне, тәҗрибәгезне кулландыгыз һәм җитәкчеләр, укытучылар, ата-аналар, укучылар арасында лаеклы хөрмәт, абруй казандыгыз. Сезне чын күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга – мактаулы бүләгегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, куйган максатларыгызга ирешүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр.
-
2А сыйныфында "Табигатьнең экологик билгеләре" дәресе үтте 15.12.2021

Бүген гимназиянең "Яшь эколог" отряды әгъзалары 2А сыйныфында "Табигатьнең экологик билгеләре" дигән темага дәрес үткәрделәр. Алар нәни дусларын табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм экологик билгеләр белән таныштырдылар.
-
"Без терроризмга каршы!" 14.12.2021

Өлкән сыйныфларда бүген “Терроризм – җәмгыятькә янау” темасына багышланган дискуссия үтте. Дискуссия “Нәрсә соң ул террорчылык?” дигән сорау белән башланып китте. Укучылар куелган сорауга дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Шулай ук укучылар куркыныч хәлләрдә үзләрен ничек тотарга икәнлеген искә төшерделәр.
-
Мини-футбол уеннарының шәһәр этабы башланды 14.12.2021

Гимназиябезнең футбол командасы бүген мини-футбол уеннары буенча шәһәр этабы матчларында катнашты. Бүгенге уенда безнең көндәшләр 183 нче гимназия һәм 36 нчы гимназия командалары иде. Нәтиҗәдә, безнең команда 183 нче гимназия командасына 2:0 исәбе белән оттырды, ә 36 нчы гимназия командасын 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Укучы егетләребезгә киләсе уеннарда уңышлар теләп калабыз.













