Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Мини-футбол уены буенча ярышлар дәвам итә 13.10.2021

Мини – футбол уены буенча ярышлар дәвам итә. Бүген безнең гимназия командасы 96 нчы номерлы гимназия командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә, уен, безнең команда файдасына, 6:0 исәбе белән төгәлләнде. Бу җиңү безнең командага ярымфиналга юл ачты.
-
Укучы егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! 12.10.2021

Мини-футбол уены буенча ярышлар бүген дә дәвам итте. Гимназия командасы бу юлы 51 нче номерлы мәктәп командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә, безнең команда көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңде. Укучы егетләрне котлыйбыз һәм бу җиңү соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 11.10.2021

Атналык нәтиҗәләр белән, бүген мәктәп радиосында 8А сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар сыйныфлар рейтингы, үткәрелгән чаралар һәм атнаның төп вакыйгалары турында мәгълүмат җиткерделәр.
-
«Хокукый дәүләттә толерантлык»... 11.10.2021

"Толерантлык" - ул сүз берничә төшенчәне үз эченә алган: үз-үзеңә, кешеләргә, тынычлыкка мөнәсәбәт, кешеләр белән аралашу... һәм болар барысы да игелек, мәхәббәт һәм сабырлык белән бәйләнгән. Укучыларны әлеге төшенчә белән якыннанрак таныштыру өчен, «Хокукый дәүләттә толерантлык» тематик стенды әзерләнде.
-
Бездә мини-футбол уены буенча ярыш үтте 11.10.2021

Бүген гимназиядә мини-футбол уены буенча ярышлар үтте. Безнең гимназия командасы 3:1 исәбе белән 13 нче номерлы мәктәп командасын җиңеп чыкты. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз.
-
Өлкәннәр көненә багышланган бәйгедә һәркем бик теләп катнашты 08.10.2021

Гимназиябездә Өлкәннәр көненә карата 1-6 сыйныф укучылары арасында бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең беренче этабы сыйныфларда үтсә, шушы көннәрдә һәр сыйныф иң яхшы дип саналган проект эшен жюрига тәкъдим итте. Проект эшләре һәрберсе үзенчәлеге белән аерылып тора иде. Аларның һәммәсенә дә укучыларның күңел җылысы салынган. Дәү әти һәм дәү әниләренә карата язылган җылы сүзләр, шигырьләр, үз куллары белән ясалган сурәтләр жюри тарафыннан игътибарсыз калмады. Нәтиҗәдә урыннар башлангыч һәм уртанчы сыйныфлар арасында бүленде. Укучыларга эчтэлекле чыгышлары өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Буллинг - нәрсә ул? 08.10.2021

Буллинг - чагыштырмача яңа термин. Нәрсә ул? Буллинг - ул социаль агрессия тибы, индивидуаль яки төркем тарафыннан озак вакыт физик яки психик көчләү. Баланы буллингны танып белергә һәм аңа дөрес җавап бирергә өйрәтү мөһим. Моның өчен кинотерапия инструментлары бик яхшы туры килә. Буллингны профилактикалау максатында, 7 нче сыйныф укучылары “Чучело” видеофильмын карадылар һәм әлеге тема турында фикер алыштылар.
-
“Балалар – планетада тынычлык өчен!” 07.10.2021

Бездә “Балалар – планетада тынычлык өчен!” девизы астында рәсем һәм кул эшләре конкурсы үтте. Укучылар ачык төсләр белән сурәтләнгән рәсемнәрендә, кул эшләрендә Җир шарында тынычлык, татулык булуын теләүләрен күрсәттеләр.
-
Гимназиядә финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәрес үтте 07.10.2021

“Финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәресләр” проектының көзге сессиясе кысаларында гимназиядә “Кибермошенниклардан ничек сакланырга? Киберкиңлектә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына онлайн – дәрес үтте.
-
Укучылар социаль-психологик тест үттеләр 06.10.2021

Ел саен, уку елы башлану белән, 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик тест үтәләр. Әлеге тест укучыларның авыр тормыш хәлендә психологик тотрыклылык дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Быел да укучылар социаль-психологик тест сорауларына җавап бирделәр.













