Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Начар гадәтләргә "Юк!"... 09.09.2021

Укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү максатыннан, урта сыйныфларда “Алкоголь сине ничек үтерә?” дип аталган темага сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар әлеге темага карата үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм сәламәтлекне саклау өчен начар гадәтләргә “Юк!” дияргә кирәк дигән уртак фикергә килделәр.
-
"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" 08.09.2021

Гимназиядә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” дип аталган темага рәсем бәйгесе үтте. Рәсемнәрдә сәламәтлекне ныгытучы һәм зыян салучы факторлар сурәтләнгән иде. Барлык укучылар да бәйгедә актив катнаштылар.
-
"Музыкаль тәнәфес" янәдән эфирда... 08.09.2021

Гимназиябездә, укучыларга татар милләтенең күренекле шәхесләре турында тирән мәгълүмат бирүче, “Музыкаль тәнәфес” проекты эшләп килә. Бу көннәрдә, җәйге ялдан соң, “Музыкаль тәнәфес” янәдән эфирга чыкты. Традиция буенча, тәнәфес вакытында, укучылар татар милли мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең иҗат юлы белән танышуны дәвам иттеләр. Бу атнада алар Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның иҗат юлы һәм моңлы җырлары белән таныштылар.
-
Котлыйбыз!!! 08.09.2021

Бүген Казанда август конференциясе узды. Әлеге конференциядә иң мәртәбәле мөгаллимнәрне бүләкләдерләр. Бу чара гимназия өчен аеруча истәлекле булып, аның тарихына уелып калды.
Гимназиябездә бик күп еллар хезмәт куючы, татар әдәбияты дәреслекләре авторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәҗәповна, Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.
Хөрмәтле, Чулпан Рәҗәповна! Сезне чын күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга – мактаулы исемегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, матур тормыш телибез. Киләчәктә дә уй-фикерләрегезгә, куйган максат-хыялларыгызга ирешергә насыйп булсын!
-
Сәламәтлек безнең кулларда... 07.09.2021

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, укучылар өчен, тәмәке тарту һәм эчкечелек кебек начар гадәтләрне кисәтү чарасы буларак, белешмәлекләр әзерләнде. Биредә аларның сәламәтлеккә зыяны, бу гадәтләрне булдырмый калу юллары турында мәгълүмат бирелгән.
-
"Көзге игелек атнасы"акциясе старт алды 07.09.2021

Бу атнада “Көзге игелек атнасы” акциясе старт алды. Гадәттәгечә, гимназиябездә әлеге акция кысаларында “Игелек дәресләре” үтте. Әлеге дәресләрдә сыйныф җитәкчеләре игелеклелек, мәрхәмәтлелек, әхлак турында сөйләделәр. Укучыларга әлеге темаларны яктырткан презентацияләр күрсәтелде.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеген башлады. 06.09.2021

Яңа уку елы башлану белән гимназиябездә яңа тормыш башлана. Традицияләрне дәвам итеп, быел да электрон газета, иртәнге зарядка һәм мәктәп радиосы беренче көннән үк үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Бүген мәктәп радиосы, яңа уку елында беренче тапкыр, эфирга чыкты. Әлбәттә инде, беренче булып, 11А сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Алар укытучыларны, укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, үткән атна яңалыклары белән таныштырдылар һәм киләсе атнада булачак чаралар турында искәрттеләр. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирделәр.
-
Гимназиядә куркынычсызлык дәресе үтте 06.09.2021

Бүген гимназиябездә Бөтенроссия куркынычсызлык дәресе үтте. Укытучылар һәм укучылар, гимназия хезмәткәрләре төрле ситуацияләрдә үз – үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар тиешле барлык таләпләрне дә үтиләр. Шәхси куркынычсызлык – һәрберебезнең үз кулында икәнен онытмасак иде. Игътибарлы булыйк, бер-беребезне саклыйк!
-
Ура, без җиңүче! 05.09.2021

“2021 елда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф – гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү” грантының җиңүчеләр исемлегендә безнең гимназиябез дә бар. Әлеге зур җиңү белән һәммәгезне дә котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 04.09.2021

Янгын куркынычсызлыгы, аның турында белем - балалар тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Янгын теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин. Укучылар да бу афәткә әзер булырга тиеш. Аларга бу бәла - казаны булдырмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә кирәк. Шул максаттан, башлангыч сыйныфлар янгын куркынычсызлыгы почмагы әзерләделәр. Әлеге почмакларда укучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган. Бәла-каза китереп чыгармас өчен ниләр эшләргә ярамый, ә килеп чыккан очракта иң беренче нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга икәнлеге аңлатып язылган.













