Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Нәрсә ул сайлаулар? 20.02.2014

Безнең гражданнар илебез белән идарә итүгә хокуклы. Бу хокук тормышка ничек ашырыла соң? Шәрләрәмә мәктәбе укучылары бүген “Россиядә сайлау системасы” темасына үткәрелгән класс сәгатендә, ике төркемгә бүленеп, шул сорауга җавап эзләделәр. Алар башта сайлау төшенчәсенә аңлатма бирделәр, аның принциплары белән таныштылар. Укучылар үзләре арасында “авыл җирлеге рәисе”н сайладылар, аның функцияләрен санадылар, сайланган укучыда җитәкчегә хас сыйфатларны эзләделәр. Дәрес азагында укучыларның Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Сарман районы турында белемнәре ачыкланды. Класс сәгатен җәмгыять дәресләрен алып баручы Шәйгарданова З.Х. үткәрде, викторина сорауларын Гыйльфанова Р.Ф. әзерләде.
-
Сайлаулар 20.02.2014

“Нәрсә ул сайлаулар?” исемле дәресне укучылар башлады. Алар безнең илнең парламенты-Федераль җыен, республикабыз парламенты-Дәүләт Советы һәм авыл Советларының составы турында презентация күрсәттеләр. Озак еллар дәвамында участок сайлау рәисе булып эшләгән мәктәп директоры Вәлиев Р.Ә. сайлау процессының стадияләре белән таныштырды, узачак сайлаулар турында фикерләрен җиткерде. Район Советы депутаты укыту эшләре буенча директор урынбасары Хуҗина Н.Н. район Советы, ә Шәрләрәмә авыл Советы депутаты Гайнетдинов М.С. авыл Советы депутатларының эшчәнлеге турында сөйләделәр.
-
"Ел укытучысы-2014" 19.02.2014

Мәктәбебезнең югары категорияле физика һәм математика укытучысы Гайнетдинов Мехәмәт Сабур улы район буенча уздырылган “Ел укытучысы- 2014” конкурсында катнашты. Конкурсның беренче турын уңышлы гына үтеп, икенче турында 7 сыйныфта “Атмосфера басмы. Торричелли тәҗрибәсе” темасына сингапур алымнарын кулланып дәрес күрсәтте. Мехәмәт Сабур улына сәламәтлек, эшендә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
"Россиянең чаңгы юллары" 16.02.2014

Бүгенге көннәрдә һәркемнең күзләре телевизор экранына төбәлгән. Мәктәпкә килүгә, барыбыз бергә Олимпиада турында сөйләшәбез. Үзебезнең спортчыларга көч биреп торып та, ярдәм итәбез кебек.
“Россиянең чаңгы юллары” Сарманга килеп җитте. 16 февраль көнне районның “Старт” чаңгы үзәге чаңгычыларны һәм җанатарларны үзенә җыйды. Бу ярышларда безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да актив катнашты. 8 сыйныф укучысы Юлдашев Рөстәм яшьтәшләре арасында 6 нчы урынны алды. Аны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Афган кайтавазы 15.02.2014

Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. 9 ел 1 ай 19 көн дәвам иткән сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, шуларның 7 се-Сарман районы егетләре.
Безнең Шәрләрәмә белән Кормаш авылларыннан бу сугышта 7 егет катнаша,аларның кайберләре могҗиза белән генә исән кала.
Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, мәктәптә “Әфган сугышы-төзәлмәс яра” исемле класс сәгате үткәрелде. Чара Әфганстанның географик урынын ачыклау белән башланды. Мәктәп директоры Вәлиев Рамил Әзһәр улы сугыш барышы, Әфган халкының безнең сугышларга мөнәсәбәте турында сөйләде. Калган укытучылар да бу сугыш турында үзләренең белгәннәрен сөйләделәр.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч,күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
-
Отчет җыелышы 06.02.2014

-
Ленинград блокадасы 24.01.2014

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. 24 нче январь көнне Шәрләрәмә мәктәбендә 6 нчы класс җитәкчесе Гыйльфанова Р.Ф. үткәргән батырлык дәресе блокада өзелүгә 70 ел тулуга багышланды. 1941 нче елның 8 нче сентябрендә Ленинград чолганышта кала, аның илебез белән элемтәсе өзелә. 1941 нче елның ноябре ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы ачыла. Халык аны “Тормыш юлы” дип атый. Шушы юлны саклауда авылыбызның сугыш ветераны Камалов Заһир бабай да катнаша.
-
День открытых дверей
18.01.2014
18 января в школе состоялся день открытых дверей для учеников 9 класса. Учителя- предметники, классный руководитель 9 класса и директор школы обсудили насущные проблемы выпускников : предстоящая сдача экзаменов ГИА. Подчеркнули важность подготовки к выпускным экзаменам.
-
Истәлек бүләге 28.12.2013

Әле күптән түгел генә мәктәпкә зур бүләкләр ясаган Гатиятуллин Нәкыйп Сәлах улы безне тагын сөендерде. Укучыларны Яңа ел белән котлап, 3 ноутбук бүләк итте. Хәзерге заманда бу иң кирәкле техника. Укучылар бу бүләккә бик сөенделәр. Нәкыйп Сәлах улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аңа эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Үзенең изгелеге үзенә кайтсын!
-
Яңа елга әзерләнгәндә... 23.12.2013

Яңа ел башланырга санаулы көннәр генә калды. Ә башкарасы эшләребез күп. Кыш бабай килүгә яңа җырлар, биюләр өйрәнергә кирәк. Ләкин уку, тәртип турында да онытмыйбыз. Бүген бездә өлкән участок уполномоченные полиция майоры Сафин Рәсим Вәҗетдин улы чыгыш ясады. Ул балаларның хокуклары турында сөйләде. Кышкы каникул вакытында укучылар ныклы күзәтү астында торачагын искәртте. ”Бәйрәм чорында көнкүреш пиротехникасыннан файдалану катгый тыела”, - дип белдерде ул. Каникул чорында мәктәп укуытучылары тарафыннан дежурлык та оештырылачак.










