Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65
-
Вернадский исемендәге конкурс 19.12.2013

14 декабрь көннне “Золотая горка”да Вернадский исемендәге Россия конкурсында безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Мухамедзянов Р.Р. катнашты. Ул конкурска “Су – миф һәм чынбарлык” исемле эшен алып барды. Сез рәсемдә конкурсантларны бүләкләү мизгелләрен күрәсез.
-
Мониторинг тикшерү 19.12.2013

Декабрь ае мәктәп укучылары өчен кызу “ урак өсте”нә әйләнде. Алар 13, 14, 16, 18 нчы декабрь көннәрендә математика, рус теле, физика, татар теле, тарих һ.б. фәннәрдән мониторинг – тикшерү уздылар. Һәр укучы эшен компьютерда башкарды.
-
Варислар җыены 11.12.2013

11 нче декабрь көнне Шәрләрәмә мәктәбенең “Дуслык” оешмасында “Ышанычлы дус” темасына варисларның җыены үткәрелде. Укытучы Л.Н.Толстойның “Ике дус” мәсәлен укып чыккач, берничә укучы аның эчтәлеген сөйләде һәм укучылар текстта сүзнең дуслык турында барганын ачыкладылар. Җыен барышында укучылар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышандылар. Дуслык кешене батыр , яхшы күңелле итә, ярдәмчел итеп үстерә дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Ватан геройлары 09.12.2013

9 нчы декабрь көнне Ватан геройлары көне кысаларында 9 нчы класс укучысы Мухамедзянов Рөстәм укучылар каршында чыгыш ясады. Ул 6 нчы декабрь көнне районның югары класс укучылары өчен оештырылган очрашуда катнашты. Рөстәм очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Коррупция көне 09.12.2013

9 нчы декабрь көнне Коррупция көне кысаларында рус теле укытучысы Халиуллина Г.И. “Коррупция һәм аның белән көрәш” темасына дәрес үткәрде. Дәресне Н.В.Гогольнең “Ревизор” әсәреннән өзек белән башлады. Укучылар дәрес барышында коррупциянең тарихы, аның дәүләткә һәм кешеләргә зыяны белән таныштылар.
-
Спидка каршы көрәш көне 08.12.2013

7 декабрь көнне Шәрләрәмә мәктәбендә СПИД ка каршы көрәш көне кысаларында укучылар белән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Дәресне “Сәламәтлек” түгәрәге җитәкчесе башлангыч класслар укытучысы Муратова Р.С. оештырды. Укытучы дәрестә классбилдинг, таймд раунд робин структураларын оста файдаланды.
-
Инвалидлар декадасы 05.12.2013

3 нче декабрь - халыкара Инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру традициягә әйләнде. Шәрләрәмә мәктәбендә декаданы оештыру буенча план төзелде. 5 нче декабрь көнне 3,4 нче класслр җитәкчесе Моратова Р.С. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйльфанова Р.Ф. “Яшәү- үзе батырлык” темасына әңгәмә үткәрделәр. Укучылар гомер буе урында ятып иҗат иткән язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштылар. Инвалид булып калуның сәбәпләрен ачыкладылар. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеккә тагын бер кат төшенделәр.
-
Әниләр көне 02.12.2013

30 ноябрь көнне Шәрләрәмә мәдәният йортында Аналар көне- безгә тормыш биргән, акны карадан аерырга өйрәткән изге кешеләр бәйрәме билгеләп үтелде. Аны оештыруда Шәрләрәмә мәктәбе укучылары һәм укытучылары да зур өлеш кертте. 3-4 класс укучыларының биюләрен , 6 нчы класс укучысы Вәлиева Алинәнең һәм 4 нче класс укучыларының күмәк җырларын, укыту эшләре буенча директор урынбасары Хуҗина Н.Н. һәм мәктәпнең хезмәткәре Зарипова И.Ө. катнашкан фольклор ансамбле чыгышын зал көчле алкышлар белән озатты. Бәйрәмне оештыруда мәктәпнең музыка укытучысы Шәйгарданова З.Х. һәм 4 нче класс җитәкчесе Моратова Р.С. зур тырышлык күрсәттеләр. Аналар көненә багышланган бу кичәне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гыйльфанова Р.Ф. алып барды.
-
Россия халык бердәмлеге көне 01.11.2013

1 ноябрь көнне Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халык бердәмлеге көне кысаларында тарих укытучысы Халиуллина Гөлнур Илсур кызы Россия тарихы битләре буенча дәрес үткәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп бүленеп викторина сорауларына җавап эзләделәр.
-
Укучылар сафына кабул итү 01.11.2013

1 нче ноябрь көнне Шәрләрәмә мәктәбендә 1 нче класс балаларын укучылар сафына кабул итү бәйрәме булды. Гатиятуллина Ләйлә белән Гарипова Ләйсән, күп сынаулар аша үтеп, укучы булырга лаек икәнлекләрен исбатладылар.










