Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
E-Mail: | scharlea@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 4 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
- Г.Тукай көне 18.04.2014
-
Референдум үткәрүгә әзерлек эшләре
18.04.2014
Бу көннәрдә авыл җирлекләре референдум үткәрүгә әзерлек эшләре алып бара. Шәрләрәмә авылында да, шул максаттан чыгып, 16 нчы апрель көнне авыл җыелышы үткәрелде. Бу чарада укытучылар да катнашты. Авыл җирлеге рәисе Хуҗина Н.Н. барлык катнашучыларның игътибарын районда башланып киткән санитар икеайлыкка юнәлтте. Җыелышта алган мәгълүматлар буенча 18 нче апрель көнне Шәрләрәмә мәктәбендә "Җирле үзидарә турында без нәрсә беләбез?" темасына җәмгыять дәресе үткәрдек. Байтак еллар авыл советы депутаты булган физика укытучысы Гайнетдинов М.С. җирле үзидарәнең эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
-
Экологик белем
16.04.2014
15 апрель – Экологик белем көне. Бу датага багышлап , Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы Муратова Р.С. уен-дәрес үткәрде. Укучылар экологик терминнар белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, фикерләрен дәлилләделәр, уеннар аша белемнәрен бәяләделәр.
-
Чисталык ае
16.04.2014
Районда апрель - май айлары чисталык икеайлыгы итеп игълан ителде. Бу чарадан Шәрләрәмә мәктәбе укытучылары һәм укучылары да читтә калмый. Беркетелгән территориядә чистарту эшләре алып барыла.
-
Керчь- герой шәһәр
12.04.2014
Мәктәптә үткәрелгән барлык чаралар да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек булып тора. Бу чараларда сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы күрсәтелә, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтелә. Ә 12 апрель көнне герой шәһәрләрнең берсе булган Керчь шәһәренә багышланган класс сәгате үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Кеше галәмдә
12.04.2014
12 апрель- Космонавтика көне. Нәкъ53 ел элек Ю.А.Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика укытучысы Гайнетдинов М.С. бу көн уңаеннан “Кеше галәмдә” дигән темага презентация күрсәтте.
-
Космонавтика көне
11.04.2014
11 апрель көнне мәктәптә Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Балалар, ике командага бүленеп, төрле биремнәр буенча көч сынаштылар.
-
Зирәк тиен
11.04.2014
Укучыларда татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү буенча төрле чаралар үткәрелә. Укучылар бу чараларда белемнәрен тирәнәйтәләр, иҗади сәләтләрен үстерәләр. 11 апрель көнне алар “Зирәк тиен” уен-бәйгесендә катнаштылар.
-
Изгелек- тормышның көзгесе
07.04.2014
Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү буенча күп төрле чаралар үткәрелә. Өлкәннәрне хөрмәтләүгә, аларга ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Укучылар бик теләп аларның хәлләрен белергә баралар, өй эшләрендә ярдәм итәләр.
-
Всемирный День здоровья
07.04.2014
7 апреля- Всемирный День здоровья. В этот день в школе прошли соревнования между двумя командами. Данное мероприятие ещё раз показало ребятам незаменимую ценность здоровья.