Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы 22.04.2014

Республика күләмендә “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Шәрләрәмә мәктәбе укучылары да бу чарадан читтә калмыйлар. 6 нчы класс укучылары авылыбызның иң өлкән кешеләреннән берсе булган Тучубаева Нәсимә әбигә ярдәмгә бардылар. Алар аның хәлен белделәр, ихата тирәсен җыештырдылар.
-
Врачлар тикшерү үткәрәләр 19.04.2014

Кеше гомере, с әламәтлеге һәр эштә иң беренче урында Тора. Мәктәпләрдә дә район табиблары укучыларның сәламәтлеген еш тикшереп торалар. Авылыбызның шәфкать туташлары Камалова Гөлия һәм Салихҗанова Мәйсәрә дә мәктәп белән тыгыз элемтәдә. Бүген безнең мәктәптә балалар табибы Фәхретдинова Ләйсән Рафикъ кызы балаларга чираттагы медицина күзәтүе үткәрде.
-
Г.Тукай көне 18.04.2014

-
Референдум үткәрүгә әзерлек эшләре 18.04.2014

Бу көннәрдә авыл җирлекләре референдум үткәрүгә әзерлек эшләре алып бара. Шәрләрәмә авылында да, шул максаттан чыгып, 16 нчы апрель көнне авыл җыелышы үткәрелде. Бу чарада укытучылар да катнашты. Авыл җирлеге рәисе Хуҗина Н.Н. барлык катнашучыларның игътибарын районда башланып киткән санитар икеайлыкка юнәлтте. Җыелышта алган мәгълүматлар буенча 18 нче апрель көнне Шәрләрәмә мәктәбендә "Җирле үзидарә турында без нәрсә беләбез?" темасына җәмгыять дәресе үткәрдек. Байтак еллар авыл советы депутаты булган физика укытучысы Гайнетдинов М.С. җирле үзидарәнең эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
-
Экологик белем 16.04.2014

15 апрель – Экологик белем көне. Бу датага багышлап , Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы Муратова Р.С. уен-дәрес үткәрде. Укучылар экологик терминнар белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, фикерләрен дәлилләделәр, уеннар аша белемнәрен бәяләделәр.
-
Чисталык ае 16.04.2014

Районда апрель - май айлары чисталык икеайлыгы итеп игълан ителде. Бу чарадан Шәрләрәмә мәктәбе укытучылары һәм укучылары да читтә калмый. Беркетелгән территориядә чистарту эшләре алып барыла.
-
Керчь- герой шәһәр 12.04.2014

Мәктәптә үткәрелгән барлык чаралар да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек булып тора. Бу чараларда сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы күрсәтелә, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтелә. Ә 12 апрель көнне герой шәһәрләрнең берсе булган Керчь шәһәренә багышланган класс сәгате үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Кеше галәмдә 12.04.2014

12 апрель- Космонавтика көне. Нәкъ53 ел элек Ю.А.Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика укытучысы Гайнетдинов М.С. бу көн уңаеннан “Кеше галәмдә” дигән темага презентация күрсәтте.
-
Космонавтика көне 11.04.2014

11 апрель көнне мәктәптә Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Балалар, ике командага бүленеп, төрле биремнәр буенча көч сынаштылар.
-
Зирәк тиен 11.04.2014

Укучыларда татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү буенча төрле чаралар үткәрелә. Укучылар бу чараларда белемнәрен тирәнәйтәләр, иҗади сәләтләрен үстерәләр. 11 апрель көнне алар “Зирәк тиен” уен-бәйгесендә катнаштылар.










