Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Сугыш чоры балалары 29.04.2014

Сугыш. Җимерелгән авыл, шәһәр, күпер, мәктәп, завод-фабрикалар... Ә иң- куркынычы — вакытсыз өзелгән гомерләр, коелган кан... Кешеләр бу елларда кичергән авырлыкларны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Ә балачаклары урланганнар күргән җәфаларны күз алдына китерү дә куркыныч.
Сугыш чоры балалары. Шәрләрәмә авылында да андый апа-абыйларның саны шактый. Бүген Мансурова Н.Р. үзенең укучылары белән шуларның берсе- Нүрдидә апада кунакта булды. Нүрдидә апа күз яшьләрсез генә сөйли алмады. Балалар аны тын да алмыйча тыңладылар.
-
Чебешләрне яз көне саныйлар 29.04.2014

Шәрләрәмә мәктәбе коллективы укучы шәхесен иҗади үстерү, сыйфатлы белем бирү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Уку елының һәр чиреге саен коллектив эшчәнлеге анализлана, алга таба максат һәм бурычлар билгеләнә. Укучының өлгереше үткәргән контроль эш һәм имтихан билгеләреннән күренә. Бүген мәктәптә Мансурова Н.Р. административ контроль эшләрне башлап җибәрде. 2 нче класс укучылары рус теленнән контроль диктант яздылар.
-
Юнфиз 28.04.2014

Ученик 9- го класса Мухаметзянов Рустам Рауф оглы в муниципальном туре конкурса исследовательских работ по физике «Юнфиз» занял III- место. Мы от всего сердца поздравляем его.
-
Г. ТУКАЙ ИҖАТЫН БЕЛӘСЕЗМЕ? 26.04.2014

Г.Тукайга багышланган бүгенге чараны башлангыч класслар укытучысы Муратова Р.С. оештырды. "Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?" дип аталган бу бәйгедә укытучы укучыларга Тукайның төрле шигырь-әкиятләреннән өзекләр укыды, алар буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтте. Бәйгегә нәтиҗә ясалгач, укучылар һәм укытучылар бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар. Һәркем бу чарадан күңеленә яктылык һәм рухи азык алды.
-
Д. Гарифуллинга- 75 яшь 26.04.2014

Дамир Гарифуллин балаларга “Тылсымлы шакмаклар”, “Кикинур-гаҗәп әтәч”, “Ишегалды” шигырьләре аша таныш. Форма ягыннан җыйнак, җиңел истә кала торган шигырьләрендә шагыйрь аларны кыю, гадел, мәрхәмәтле булырга өнди. Дамир абый -шагыйрь генә түгел, публицист, тарихчы, журналист, галим, язучы да. Менә шушы күпкырлы райондашыбызга май аенда 75 яшь тула. Физика укытучысы Гайнетдинов М.С. үткәргән класс сәгате дә аның тормыш юлын һәм иҗатын яктыртуга багышланды.
-
Өмә 26.04.2014

Туган җир һәркем өчен иң газиз , иң якын төбәк. Кешене язмыш кайларга гына илтмәсен, ул үзенең туган ягын сагына, хыялында йөртә һәм ашкынып туган ягына кайта. Авылга, аның кешеләренә бәя торак-йортларның һәм юлларның төзеклегенә, авылның чисталыгына карап бирелә. Безнең мәктәп укучылары да җирле үзидарә оештырган өмәләрдә актив катнашалар.
-
Туган телем-Тукай теле 26.04.2014

Мәктәптә Г.Тукай атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч класста Мансурова Н.Р. үткәргән “Туган телем-Тукай теле” дип аталган викторина-шуның ачык мисалы.
-
Изгелек мең бәладән коткара. 24.04.2014

“Язгы изгелек атнасы” кысаларында һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Аздан гына да күңел була бит. Башка кеше өчен кечкенә генә бер яхшылык эшләсәң дә, ул аны зур ярдәм итеп кабул итә, сиңа рәхмәт укый. Авылыбызда өлкән яшьтәге әбиләр байтак. Хәл белү элек-электән үк бәяләнгән. Шуны истә тотып, безнең укучылар да әбиләрдә еш булалар.
-
Г. Тукай көннәре 24.04.2014

Тукай атналыгы кысаларында Шәрләрәмә мәктәбе укучылары төрле чараларда актив катнашалар. Бүген алар Габдулла Тукай турында видеофильм карадылар. Аның тормышы, иҗаты белән таныштылар.
-
Куркынычсызлык тәгәрмәче 23.04.2014

Мәктәпләрдә эшнең иң кызган чоры. Бакчада язгы эшләрне башлап җибәрдек. Бу көннәрдә төп көчне Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнүгә юнәлтәбез. 4 укучыбыз "Куркынычсызлык тәгәрмәче" конкурсының төрле номинацияләре буенча көчләрен сыный. Аларны өйрәтү белән 6 нчы класс укучысы Вәлиева Алинә шөгыл ьл әнә.










