Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2015

4 март көнне Шәрләрәмә мәктәбендә беренчеләрнең Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмдә әти-әниләр, әбиләр, укучылар, укытучылар катнашты. Рузиль, Риназ һәм Раил төрле биремнәр буенча белемнәрен сынаштылар. Бәйрәм азагында аларга Әлифбаны уңышлы тәмамлау турында дипломнар тапшырылды.
-
Зиннәт Хәсәнов истәлекләре 28.02.2015

Шәрләрәмә мәктәбенең 7 классында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төрле чаралар үткәрелә. Бүген үткәрелгән класс сәгатендә алар Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәновнең тормыш юлын өйрәнделәр. Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” китабы белән танышуны дәвам иттеләр.
-
Туган тел көне 28.02.2015

27 февраль көнне Туган тел көненә багышлап башлангыч классларда викторина үткәрелде.
-
Сугыш чоры җырлары 26.02.2015

Шәйгарданова З.Х. 26 февраль көнне “Сугыш чоры җырлары” исемендәге класс сәгате үткәрде. Ул җырның, башка кораллар кебек үк, дошманны җиңүдә зур роль уйнавын аңлатты. Укытучы җырларның язылу тарихы, авторлары белән таныштырды, аларның сугышчыларның рухын күтәрү өчен әһәмиятен күрсәтте.
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2015

Бүген Шәрләрәмә мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда көч сынаштылар.
-
Теннис ярышлары 20.02.2015

20 февраль көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары: Гайнетдинов Азамат, Хадиев Рөстәм. Шәйгарданов Рамил районда узган теннис ярышларында катнаштылар
-
Батырлык сәгате 19.02.2015

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан ерагая барса да, аның хатирәләре күңелдән җуелмый. Бүгенге Шәрләрәмә мәктәбендә үткәрелгән Батырлык дәресе-шуның бер мисалы. Бу чарада Гыйльфанова Рәмзия Фәнир кызының әнисе Нургалиева Мәүлидә апа катнашты. Аның балачак еллары сугыш чорына туры килә. 4 яшьтә әтисен сугышка озатканын хәтерли, ә әтисе Сталинград өчен барган каты сугышларда хәбәрсез югала. “Сарман” газетасында басылып чыккан “Юлтимернең герой улы” мәкаләсе Мәүлидә апаны кабат үткәннәргә алып кайта . Чөнки мәкаләнең герое Заһид абый –аның туганы. Мәүлидә апа мәкалә авторы Мәхмүтов Назыймга чиксез рәхмәтле. Ул укучыларны туганы үрнәгендә тәрбияләнергә чакырды.
-
Изге Валентин көне 14.02.2015

Шәрләрәмә мәктәбендә Изге Валентин көне билгеләп үтелде.
-
Сингапур укулары 10.02.2015

10, 11 февраль көннәрендә Саклаубаш урта гомумбелем бирү мәктәбе базасы нигезендә Сингапур укулары булып узды. Бу чарада Шәрләрәмә мәктәбе укытучылары да актив катнаштылар
-
Сугыш еллары авазы 10.02.2015

9 февраль көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары сугыш чоры баласы Сафина Хәдичә апа янында кунакта булдылар. Сугыш еллары әле буыннары да ныгымаган балаларга бик авыр булды. Шундыйларның берсе –Сафина Хәдичә апа- үз хәтирәләрен мәктәп укучылары блән уртаклашты. Ялгызы гына ике ул үстереп, берсенең Әфган афәтеннән исән-сау кайтуын көтеп алган бу сөйкемле әби укучыларга сабырлык һәм ныклык үрнәге булып тора.










