Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
| E-Mail: | scharlea@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
| Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кышны озату бәйрәме 21.03.2015

Уку чирегенең соңгы көнендә елдагы гадәт буенча мәктәптә “Кышны озату” бәйрәме булып узды. Укучылар “карга боткасы” , кайнар коймак белән сыйландылар.
-
Минзәлә педагогия көллиятеннән кунаклар 20.03.2015

18 март көнне Шәрләрәмә мәктәбенә Минзәлә педагогия көллиятеннән физика-математика һәм психология укытучылары килде. Алар укучыларны көллияттә укуның тәртибе белән таныштырдылар. 9 класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Онытылырга тиеш түгел 18.03.2015

Шәрләрәмә мәктәбендә 18 март көнне Ленинград шәһәрен саклауда катнашкан сугыш ветераны Динмехәмәтов Гайсә абыйның кызы, озак еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан Хадиева З.Г. белән очрашу булды. Ул әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Укучыларга аның төрле елларда төшкән карточкаларын, орден-медальләрен күрсәтте. Гайсә абыйга тыныч тормышта үзе сугышкан җирләрне күреп кайтырга насыйп булды. Зөлфия Гайсовнаның чыгышында әтисе белән чиксез горурлану сизелеп торды.
-
Алар Җиңүне якынайттылар 17.03.2015

Быел илебез олы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күкләребезнең аяз булуы белән без сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлы. Бүгенге класс сәгатендә шулар турында Шәрләрәмә мәктәбенең 5 класс җитәкчесе Шәйгарданова З.Х. сөйләде.
-
Гер күтәрү ярышлары 16.03.2015

13 март көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары - Хадиев Рөстәм белән Шәйгарданов Рамил - Сарайлы авылы мәдәният йортында үткәрелгән гер күтәрү ярышында катнаштылар.
-
Кино килде 13.03.2015

12 март көнне МБББУ “Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә район кино челтәре хезмәткәрләре “ Бөек Болгар” исемле фильм күрсәттеләр. Бу фильмнан укучылар борынгы болгар бабаларыбызның көнкүреше, аларның тарихи язмышы турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Семинарда алган тәэсирләр 11.03.2015

10 март көнне Ләшәү Тамак мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булды. Укучыларга патриотик тәрбия бирүгә багышланган бу семинарда Шәрләрәмә мәктәбеннән Гыйльфанова Р.Ф. катнашты. Ул караган чаралар, тыңлаган чыгышлар турында мәктәп укучыларына җентекләп сөйләде, музейда алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм 06.03.2015

5 март көнне Шәрләрәмә мәктәбендә язның беренче бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар, әниләргә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Итоговая аттестация 05.03.2015

5 марта состоялась встреча с родителями учащихся выпускного 9-го класса. Основная тема: «Порядок проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования».
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы 05.03.2015

5 март көнне Шәрләрәмә мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Ветераннарны Сарман районы аппарат җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә., авыл ветераннары рәисе Шәйгарданова Р.Х котлады. Бәйрәмне китапханәче Әлфия Салихҗанова алып барды. Сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашу чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннар бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәделәр. Бу чарада мәктәп коллективы да катнашты.










