Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
E-Mail: | scharlea@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 4 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Сугыш елларында калган балачак 19.01.2015
19 нчы январь көнне Шәрләмәрә мәктәбе укучылары сугыш ветераны Миннегалиев Фәйзелхак абый белән аның тормыш иптәше Тәзкирә апа янында кунакта булдылар. Тәзкирә апага сугыш башланганда 12 яшь булган. Алар зурларга булышканнар. Җиңү көнен зур түземсезлек белән көтеп алганнар. Ул безгә әтисенең сугыштан кайткан көне турында сөйләде, укучыларның әти-әниле булып үсүләрен теләде.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2014
26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме узды. Быел безгә районның китапханә хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Җыр, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган бу тамаша балаларның, әти-әниләрнең, килгән кунакларның күңеленә хуш килде.
-
Мәктәптә - психологлар 25.12.2014
19 декабрь көнне Шәрләрәмә мәктәбенә Сарманның психологик үзәгеннән белгечләр килде. Аларның төп максаты – төрле яшьтәге балаларның психологик халәтен тикшерү, кирәк булганда ярдәм күрсәтү. Башланчыч класс укучылары белән Гәрәйшина Гөлфинә Рәкыйп кызы аерым методика буенча эшләде. Габидуллина Гөлшат Илгиз кызы һәм Галәлиева Венера Николаевна 7, 9 класс укучыларын махсус аппарат ярдәмендә тикшерделәр, файдалы киңәшләрен бирделәр. Логопед Карпова Галина Николаевна укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән эшләде.
-
Ата-аналар җыелышы 18.12.2014
-
Изге Георгий лентасы 09.12.2014
2007 елда Россия Дәүләт Думасы “Россиядә сугышчан дан көннәре һәм истәлекле даталар турында” законга яңа истәлекле дата- Ватаныбыз геройлары көнен билгеләүче төзәтмә кабул итте. Бу бәйрәмнең нигезе Изге Георгий җиңүчегә барып тоташа. Әлеге шәхес РФ символы-дәүләт гербында сурәтләнә һәм күп еллар хәрби батырлык, каһарманлык билгесе булып тора. Шул уңайдан 9 декабрь көнне тарих укытучысы Халиуллина Гөлнур Илсур кызы “Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк!” темасына дәрес үткәрде
-
Әниләр конференциясе 05.12.2014
2 нче декабрь көнне Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр конференциясе булды. Конференциянең максаты итеп бала тәрбияләүдә әниләрнең ролен күрсәтү куелды. “Туры юлны әни күрсәтә”, “Кызлы йорт –нурлы йорт” темаларына чыгышлар ясалды. Чыгышлардан соң укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды. Концерт номерлары төрле конкурслар белән чиратлашып барды. Әниләр барлык төр ярышларда да теләп катнаштылар. Сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Ачык дәрес 04.12.2014
1 нче декабрь көнне Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә география фәненнән Гыйльфанова Рәмзия Фәнир кызы 7 класста ачык дәрес күрсәтте. “Африканың халкы” темасына үткәрелгән бу дәрестә укучылар материк буенча алган белемнәрен күрсәттеләр, халыкның материк буенча тигезсез урнашу сәбәпләрен ачыкладылар. Атлас ярдәмендә диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләтләрнең исемнәрен атадылар, материкның колониаль үткәненә күз салдылар
-
Парламент дәресе 21.11.2014
21 ноябрь көнне Шәрләрәмә мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 20 ел тулу уңаеннан Парламент дәрес үткәрелде. Укучылар Дәүләт Советының структурасы һәм вәкаләтләре белән таныштылар, законнарның әһәмиятен ачыкладылар. Дәрес азагында укучылар депутатларга хас сыйфатларны билгеләделәр.
-
Пенсия грамоталылыгы 14.11.2014
14 ноябрь көнне Шәрләрәмә мәктәбендә Татарстан республикасы пенсия фондының Сарман муниципаль районы булекчәсе җитәкчесенең урынбасары Баһманова Л.А. белән очрашу булды.Ул укучыларны һәм укытучыларны пенсия өлкәсендәге узгәрешләр белән таныштырды.
-
Бердәм мәдәният дәресе 12.11.2014