Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
E-Mail: | scharlea@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 4 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Туган тел көне 28.02.2015
27 февраль көнне Туган тел көненә багышлап башлангыч классларда викторина үткәрелде.
-
Сугыш чоры җырлары 26.02.2015
Шәйгарданова З.Х. 26 февраль көнне “Сугыш чоры җырлары” исемендәге класс сәгате үткәрде. Ул җырның, башка кораллар кебек үк, дошманны җиңүдә зур роль уйнавын аңлатты. Укытучы җырларның язылу тарихы, авторлары белән таныштырды, аларның сугышчыларның рухын күтәрү өчен әһәмиятен күрсәтте.
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2015
Бүген Шәрләрәмә мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда көч сынаштылар.
-
Теннис ярышлары 20.02.2015
20 февраль көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары: Гайнетдинов Азамат, Хадиев Рөстәм. Шәйгарданов Рамил районда узган теннис ярышларында катнаштылар
-
Батырлык сәгате 19.02.2015
Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан ерагая барса да, аның хатирәләре күңелдән җуелмый. Бүгенге Шәрләрәмә мәктәбендә үткәрелгән Батырлык дәресе-шуның бер мисалы. Бу чарада Гыйльфанова Рәмзия Фәнир кызының әнисе Нургалиева Мәүлидә апа катнашты. Аның балачак еллары сугыш чорына туры килә. 4 яшьтә әтисен сугышка озатканын хәтерли, ә әтисе Сталинград өчен барган каты сугышларда хәбәрсез югала. “Сарман” газетасында басылып чыккан “Юлтимернең герой улы” мәкаләсе Мәүлидә апаны кабат үткәннәргә алып кайта . Чөнки мәкаләнең герое Заһид абый –аның туганы. Мәүлидә апа мәкалә авторы Мәхмүтов Назыймга чиксез рәхмәтле. Ул укучыларны туганы үрнәгендә тәрбияләнергә чакырды.
-
Изге Валентин көне 14.02.2015
Шәрләрәмә мәктәбендә Изге Валентин көне билгеләп үтелде.
-
Сингапур укулары 10.02.2015
10, 11 февраль көннәрендә Саклаубаш урта гомумбелем бирү мәктәбе базасы нигезендә Сингапур укулары булып узды. Бу чарада Шәрләрәмә мәктәбе укытучылары да актив катнаштылар
-
Сугыш еллары авазы 10.02.2015
9 февраль көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары сугыш чоры баласы Сафина Хәдичә апа янында кунакта булдылар. Сугыш еллары әле буыннары да ныгымаган балаларга бик авыр булды. Шундыйларның берсе –Сафина Хәдичә апа- үз хәтирәләрен мәктәп укучылары блән уртаклашты. Ялгызы гына ике ул үстереп, берсенең Әфган афәтеннән исән-сау кайтуын көтеп алган бу сөйкемле әби укучыларга сабырлык һәм ныклык үрнәге булып тора.
-
Освенцимны азат итүгә - 70 ел 29.01.2015
27 январьдә Польшада тәзелгән Освенцим концлагерендагы тоткыннарны азат итүгә 70 ел тулды. 1941-1945 еллар дәвамында биредә 1 400 000 меңнән артык тоткынның гомере өзелә. Поездлар басып алынган Европа илләреннән тоткыннарны ташып торалар. 4 крематорий эшләп тора. Поезддан төшкән тоткыннарны 4 группага бүләләр. Эшкә яраксыз, хәлсез картларны, хатын-кызларны, балаларны турыдан-туры крематорий мичләренә озаталар. Бер группа тоткыннарда медицина экспериментлары уздыралар. Бүген Шәрләрәмә мәктәбенең 7 нче класс укучылары белән үткәрелгән класс сәгате Освенцим лагеренда тоткыннарның нинди шартларда яшәүләрен өйрәнүгә багышланды. Укучылар кешеләрнең коточкыч җәзалаулардан, ачлыктан, авыр хезмәтләрдән исән кала алуларына гаҗәпләнделәр.
-
Авыл җыены 27.01.2015
26 январьдә Шәрләрәмә авыл җирлегендә җыен булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәдиев Расих Рәис улы, район оешмаларының җитәкчеләре катнашты. Җирлек җитәкчесе Хуҗина Н.Н. авылда ел дәвамында башкарылган эшләргә отчет ясады. Район оешма җитәкчеләре дә авыл халкын үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Әхмәдиев Расих Рәис улы кыскача районның социаль-икътисади үсеше турында чыгыш ясады. Бу көнне авылның һәр оешмасы кул эшләреннән күргәзмә оештырды, үзләре әзерләгән продукцияләрне һәм пешергән камыр ризыкларын җыенда катнашучыларга тәкъдим итте. Бу эштән Шәрләрәмә мәктәбе укытучылары да читтә калмады.