Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55 |
Телефон: | 8(85559)4-57-28 |
E-Mail: | scharlea@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шарлиареминская НОШ" |
Руководитель: | Мансурова Назиба Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 4 |
У нас учат: | 2 |
ВСЕ школьные новости
Афган кайтавазы
Опубликовано: 15.02.2014Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. 9 ел 1 ай 19 көн дәвам иткән сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, шуларның 7 се-Сарман районы егетләре.
Безнең Шәрләрәмә белән Кормаш авылларыннан бу сугышта 7 егет катнаша,аларның кайберләре могҗиза белән генә исән кала.
Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, мәктәптә “Әфган сугышы-төзәлмәс яра” исемле класс сәгате үткәрелде. Чара Әфганстанның географик урынын ачыклау белән башланды. Мәктәп директоры Вәлиев Рамил Әзһәр улы сугыш барышы, Әфган халкының безнең сугышларга мөнәсәбәте турында сөйләде. Калган укытучылар да бу сугыш турында үзләренең белгәннәрен сөйләделәр.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч,күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе
К списку новостей