Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Лагерьның 4 нче көне! 28.12.2013

Лагерьның дүртенче көне дә гадәттәгечә башланып китте. Балалар лагерьны сагынып килеп җиттеләр. Иртәнге линейкадан соң, сәламәтлек минутлары үткәрелде. Иртәнге аштан соң, балалар районыбызның үзәк чыршысына экскурсиягә бардылар. Алар аграр көллиятнең ишек алдында ясалган сыннарны да карап йөрделәр, шундый зур осталыкка сокландылар. Мәчет янында истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Экскурсиядән соң, витаминнарга бай көндезге аш ашадылар. Иң күңелле мизгелләр алда көтеп торган аларны. Яңа ел җырларын өйрәнделәр, җыр бәйгесе үткәрделәр. Математика укытучысы Нурия Альхамовна балаларга менә дигән математик башваткыч әзерләп куйган икән. Балалар вакытның ничек узганын да сизмәделәр. Кайтыр вакыт та җиткән. Линейкада көнгә йомгак ясалды, укучыларга бүләкләр бирелде.
Балаларның кышкы каникулларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм иткән һәркемгә, Тимершык урта мәктәбе коллективына, директорыбыз И.Г.Дәүлиевка ата-аналар исеменнән зур рәхмәт.
-
"Шатлык" лагерының 3 нче көне! 27.12.2013

"Шатлык" лагерының 3 нче көне дә бик күңелле үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Балаларның көн саен лагерьга сөенеп килүләре - безнең өчен зур шатлык! Иртәнге сәламәтлек минутларыннан соң, гадәттәгечә, балалар витаминга бай иртәнге аш ашадылар. Бүген Байлар Сабасында урнашкан төп чыршы янына экскурсия оештырылды, балалар рәхәтләнеп чана шудылар, сыннар карадылар. Кайтуларына көндезге аш та әзер иде. Көннең икенче яртысында балаларны "Инглиз телен беләсеңме?" дигән шөгыль көтеп тора иде. Зилә Бәшировна кызыклы презентация белән балаларны чит илгә "сәяхәткә" алып барды. "Сәяхәттән" кайткач, Айгөл Фидаиловна балаларга Яңа ел җырларын өйрәтте. Лагерьның бүгенге көне дә балалар күңелендә матур бер мизгел булып озак сакланыр әле!
-
Кышкы лагерьның икенче көне!!! 26.12.2013

Бүген - "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагерының икенче көне. Балалар 8.00 сәгатькә җыелып беттеләр. Сәламәтлек минутларында Рафил абыйлары белән төрле кызыклы физик күнегүләр ясаганнан соң, иртәнге аш ашадылар. Хореограф Илназ Рәисович балаларга "Яңа ел биюен" өйрәтсә, Гөлнара Хәбибрахмановна математик башваткыч әзерләгән. Шахмат ярышы бик нәтиҗәле үтте. Витаминнарга бай көндезге аш ашадылар. Иң кызыгы, балалар түземсезләнеп, "Әйдәгез, чанада шуыйк!" чарасын көттеләр. Саф һавада рәхәтләнеп чана шудылар!
Лагерьның икенче көне дә күңелле, нәтиҗәле үтте.
-
Кышкы лагерьның беренче көне!!! 25.12.2013

Мәктәпләрдә каникуллар башланды. Ләкин мәктәптә балаларның шат авазлары тынмады. Чөнки бүген, 25 нче декабрь көнне, "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Лагерьга 20 бала йөри. Лагерь ачылышында "Кояшкай" һәм "Гөлләр" отряды үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр М.М.Гарифуллина белән Г.Х.Галимовалар, физрук А.Г.Биктимиров, биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина, матур җырлар өйрәтүче А.Ф.Фальвановалар лагерьның беренче көнен бик мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырдылар. Балалар иртәсе гимнастика ясаудан башланды, алар отрядларга берләшеп, лагерьның тантаналы ачылышына әзерләнделәр. Энҗе Әнәсовна балаларга табигать турында "Кызыклы тукталышлар" дигән кызыклы чара әзерләде, балаларның күңелендә әле ул мизгелләр озак сакланыр. Саф һавада уйнау, кышкы табигать белән хозурлану да эзсез үтмәс. Пешекче Гөлсәнә апалары үзләрен бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Кыскасы, лагерьның беренче көне бик матур һәм нәтиҗәле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы! 25.12.2013

Бүген, 25 нче декабрь көнне, мәктәптә I яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә түбәндәгеләр булды:
1.2013-2014 нче уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләре белән таныштыру. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Г.Җ.ларның чыгышы.
2."Мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеге" темасына чыгыш. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипованың чыгышы.
3.Өстәмә белем бирү түгәрәкләре отчёты. "Судомоделирование" түгәрәге (җитәкчесе Гәрәев И.Г.) күргәзмәсе куелды, "Бию" түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан (җитәкчесе Фазылҗанов И.Р.) милли һәм рус биюе күрсәтелде. Җыелышта шулай ук "Баскетбол", "Хоккей" түгәрәкләре җитәкчесе Ш.Х.Шакиров, "Волейбол" түгәрәге җитәкчесе А.Г.Биктимиров, "Бадминтон" түгәрәге җитәкчесе Р.Ш.Шакировлар 2 чирек буенча ирешелгән уңышлар, башкарасы эшләр турында сөйләделәр.
4.Төрлеләр.
Гомуми җыелыштан соң, ата-аналар сыйныфларга таралдылар.
-
Миңгәрдә яңа ел сыннары. 24.12.2013

-
Яңа 2014 нче ел стена газеталары! 23.12.2013

Мәктәбебездә, яңа ел уңаеннан, стена газеталарына игълан ителгән конкурста барлык укучылар да актив катнашты. Укучылар бай эчтәлекле, матур бизәкле газеталар иҗат иттеләр. Алар Яңа ел бәйрәмнәрен бизәп торырлар! Нәтиҗәләре һәр сыйныфның Яңа ел бәйрәмендә әйтелер һәм истәлекле бүләкләр бирелер.
-
Яңа ел якынлаша! 21.12.2013

Яңа 2014 нче ел - Ат елы якынлаша. Яңа елга әзерлек максатыннан, мәктәптә тематик конкурслар үткәрелә, газеталар чыгарыла һәм чыгышлар әзерләнә. 1-4 нче сыйныф укучылары, чыршы бизәргә дип, бик-бик матур уенчыклар ясадылар. Уенчыклар күргәзмә итеп куелды, аннары чыршыларга эленер. Укучыларның фантазияләренә искитәрлек, уенчыкларны нинди генә материаллардан эшләмәгәннәр. конкурста катнашкан укучыларга, аларга ярдәм иткән әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт!
-
волейбол ярышы 09.12.2013

-
"Тамчы-шоу"да без - беренче! 09.12.2013

Бүген, 9 нчы декабрь көнне, Тимершык урта мәктәбе укучылары "ТНВ" телерадиокомпаниясендә үтә торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашты. Яшел Үзән районы Олы Ачасыр урта мәктәбе укучылары белән "Татар халкының милли ашлары" темасы буенча көч сынашты. Мәктәпнең "Мизгел" командасы "Якты йолдыз" командасын җиңеп, 1 нче урын яулады. Капитаннар өчен махсус ярышта команданың капитаны, 7 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә, 10 сорауга да дөрес җавап бирде. 8 нче сыйныф укучылары Мусин Булат, Дәүләтҗанова Айсинә дә татар милли халык ашлары, музыка уен кораллары, Санкт-Петербург шәһәре турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Укучыларны интеллектуаль уенга әзерләгән тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка, оештыручы педагог Р.К.Фазыловка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗиповага, уенда катнашкан укучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.



















