Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Әлифба бәйрәме 19.03.2014

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, шул ук вакытта бераз моңсу да булган бәйрәм - Әлифба белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләмгә булган осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр, кунак булып килгән әти-әниләрен төрле кызыклы сораулар белән сынарга да онытмадылар. Укучыларны бу бәйрәм белән сыйныф җитәкчеләре Нурзия Мехәммәтнуровна, мәктәп дирекциясе исеменнән Гөлнара Җәүдәтовна котлады. Белем үрләрен яулаганда зур уңышлар сезгә, беренчеләр!
-
Баскетбол ярышы. Без - беренче!!! 19.03.2014

Бүген безнең мәктәп базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол буенча зона ярышы уздырылды. Олы Шыңар, Мичән, Югары Симет һәм Тимершык урта мәктәпләре укытучылары арасыннан безнең мәктәп командасы беренчелекне яулады! Команда составында уйнаган барлык укытучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез һәм район ярышында да җиңү яулауларын көтеп калабыз! Молодцы!
-
Ачык ишекләр көне! 15.03.2014

Бүген, 15 нче мартта, мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек буенча ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. 2-4 нче сыйныфларда ата-аналар "Театр студиясе", "Бию", "Әхлак нигезләре", "Шахмат" , "Оста куллар", Инглиз теле", "Күңелле математика" буенча шөгыльләр карадылар. Дәрестән тыш эшчәнлекнең укучылар өчен файдалы, кирәкле булуын әйттеләр. Һәр шөгыльдән канәгать калдылар.
-
Миңгәр мәктәбендә "Ачык ишекләр" көне. 15.03.2014

-
Миңгәр мәктәбендә "Ачык ишекләр" көне. 15.03.2014

-
Миңгәр мәктәбендә "Әлифба бәйрәме". 15.03.2014

-
Технология фәне буенча район семинары! 13.03.2014

Бүген, 13 нче март көнне, мәктәптә технология фәне буенча "Технология дәресләрендә заманча һөнәрләр өйрәнү" темасына район семинары үткәрелде. Семинарга район мәгариф бүлеге методисты Л.Ф.Гайнуллина, районның 20 мәктәбеннән технология фәне укытучылары катнашты. Технология фәне укытучысы А.Ф.Фальванова район укытучылары белән "Чәчәк ясау" темасына мастер-класс үткәрде. "Заманча һөнәрләр" дигән темага 7,10, 11 нче сыйныф укучылары катнашында тәрбия чарасы оештырылды. Чарада укучылар әти-әниләренең һөнәрләре турында презентация белән чыгыш ясадылар, үзләре сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр. Семинар эшен төгәлләп, район мәгариф бүлеге методисты зур рәхмәт белдерде.
- День открытых дверей для родителей 2-4 классов 12.03.2014
-
Күчмә кубок үз ияләрен тапты! 11.03.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар арасында спорт ярышлары үтте. Традицион рәвештә ел да үткәрелә торган бу чарада барлык укучылар да катнаша. Бүген ярышларга нәтиҗә ясалды. Кызлар арасында барлык төр спорт ярышлары буенча җиңүче дип, 7 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә, егетләр арасында 9 нчы сыйныф укучысы Галимов Альберт табылды. Аларга күчмә кубок бирелде. Спортны үз итүче кызыбыз Фатыйхова Нәзилә икенче ел рәттән Кубок иясе булды. Галимов Альбертны, Фатыйхова Нәзиләне зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез. Афәрин, укучылар!
-
Бәйрәм котлавы! 10.03.2014

7 нче март көнне мәктәптә, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, матур концерты оештырылды. Аны 7 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән берлектә әзерләделәр һәм укытучыларны, укучы кызларны, әниләрне котлап концерт күрсәттеләр. Концерт бию-җырлар белән аралашып алып барылды. 7 нче сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләре М.Ф.Миннехановага дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.



















