Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Батырлык дәресләре! 27.01.2014

Мәктәптә ил вакыйгалары һәм яңалыклары буенча тәрбияви чаралар даими булып тора. Бүген Ленинград блокадасына багышланган батырлык дәресләре үткәрелде. Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр дәвам иткән) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә күңелне тетрәндерә. Ленинград блокадасында 2 миллионнан артык кешенең гомере өзелә, шуларның 400 меңе - балалар.
Батырлык дәресен тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Г.Хаҗиевалар үткәрде. Әйе, тыныч тормышның кадерен белергә, яшәүнең ямен аңларга өйрәтә мондый дәресләр.
-
Үзидарә көне 23.01.2014

Бүген, 23 нче гыйнвар көнне, мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Үзидарә көнен үткәрү өчен укучылар Думасы ныклы әзерлек алып барды. Көн хөрмәтле укытучыларыбызны, хезмәткәрләрне музыка белән каршы алудан башланды. Укытучыларыбыз тылсымлы тартмадан изге теләкләр язылган открыткалар алдылар, шунда ук аларның күңелләре күтәрелде. Дәресләр расписание нигезендә алып барылды, һәр дәрескә "укытучыларыбыз" ныклы әзерлек белән килгәннәр. Кыскасы, көн дәвамында күп эшләр башкарылды, "Өмет йолдызы" газетасының махсус чыгарылышы дөнья күрде. Үзидарә көне КВН белән тәмамланды. Укучылар укытучы, директор һәм аның урынбасарлары, оештыручы-педагог хезмәтенең никадәр җаваплы, күп көч, энергия сарыф итә торган һөнәр икәнлекләрен аңладылар. Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелгән бу чараның әһәмияте бик зур.
-
"Оста куллар" түгәрәге 21.01.2014

Мәктәптә III уку чирегендә "Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Аңа йөрүче кызлар челтәр энәсе белән схемага карап салфетка, яка, балеро бәйләргә өйрәнәләр. Түгәрәкне Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы алып бара.
-
"Судомоделирование" түгәрәгендә! 15.01.2014

Түгәрәккә йөрүче укучыларыбызның вакыты бер дә әрәмгә узмый. "Судомоделирование" түгәрәгенә (җитәкчесе Гәрәев И.Г.) йөрүче егетләр бик канәгать. Бүгенге түгәрәк занятиясендә укучылар корабны буяу эшенә керешкәннәр. Яңа мәктәптә заманча җиһазландырылган технология кабинетында үткән техник түгәрәкнең һәр мизгеле укучылар күңелендә эзсез калмас! 3 нче чиректә мәктәптә "Оста куллар" түгәрәге эшли башлый. Аны Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы алып барачак. Кызлар кул эшләренә өйрәнер, чигү-бәйләү эшен үзләштерерләр.
-
Яңа мәктәп ачылу тантанасы! 10.01.2014

Бүгенге көн, 10 нчы гыйнвар, Тимершык урта мәктәбе тарихының яңа бер битен ачты. Заманча җиһазландырылган, якты, зур, матур кабинетлары, спортзалы, ашханәсе, бию залы булган мәктәп, бар уңайлыклары белән балалар бакчасы һәм медпункт ачылды. Безнең шатлыгыбызны уртаклашып, бик күп кунаклар килде. Тантанада Саба муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Н.Миннеханов, Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, Мәгариф һәм Фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Вафин Адель Юныс улы, мәктәбебезне төзегән РАФФ ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Мохтаров Фариз Миннадиевич һәм башка кунаклар катнашты.
Заманча мәктәпне зур ышаныч һәм өмет белән көттек. Күрсәтелгән олы ышанычны акларбыз, белем үрләренең иң югары ноктасына күтәрелербез!
-
Кышкы каникуллар дәвам итә! 06.01.2014

Укучылар кышкы каникулларда рәхәтләнеп ял итәләр. Кышкы табигать кочагына чаңгылар тагып экскурсиягә барулар, мәктәп янындагы катокта тимераякта шуулар, хоккей уйнаулар матур мизгелләр булып истә калырлар. Мини-футбол буенча ярышларда катнашабыз. Шул ук вакытта 9,11 нче сыйныф укучылары, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан, консультацияләргә йөриләр. Кыскасы, каникуллар күңелле һәм файдалы үтә!
-
Лагерьның 7 нче көне! 31.12.2013

"Шатлык" лагерының 7 нче көне дә сизелми үтеп китте. Балалар сөенеп килделәр, көндәлек режим буенча сәламәтлек минутларыннан соң, иртәнге аш булды. "Кышкы могҗиза" дигән рәсем конкурсында балалар могҗиза тудырганнар! Кыш фасылын бик матур, җанлы итеп күзаллыйлар икән. Мәктәп янындагы катокта рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Көндезге аштан соң, лагерьның ябылу тантанасына әзерләнделәр. "Кояшкай" белән "Гөлләр" командалары бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр, бәйрәмнең икенче өлешендә тәрбиячеләр Дәүлиева Н.М., Мусина Г.Ф.лар кызыклы уеннар оештырдылар, биеделәр-җырладылар. Лагерьның флагын төшерү хокукы Ислам белән Дәнифкә йөкләнде. Лагерь тәмам. Ләкин аның мавыктыргыч уеннары, искиткеч мизгелләре әле балалар күңелендә озак вакыт сакланыр!
7 көн буена балаларны файдалы һәм күңелле итеп ял иттергәннәре өчен дирекция исеменнән барлык тәрбиячеләргә, физкультура укытучыларына, предмет укытучыларына, мәктәп ашханәсе хеәмәткәрләренә зур рәхмәт белдерелә. Яңа елда зур бәхетләр, уңышлар тели.
-
Лагерьның 6 нчы көне! 30.12.2013

"Шатлык" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерының 6 нчы көне дә нәтиҗәле үтте. Тәмле һәм файдалы иртәнге аштан соң, балаларны "Без булдырабыз!" дип исемләнгән КВН көтеп тора иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова балаларга эчтәлекле биремнәр әзерләгән, алар тирә-як авылларга "сәяхәт" кә бардылар, мәзәкләрнең мәгънәсен аңлаттылар, логик мәсьәләләр чиштеләр. "Кояшкай" белән "Гөлләр" командасы арасында ДУСЛЫК җиңде. Бүген дә шашка, шахмат, домино уйнадылар, ярышлар үткәрелде. Җиңүчеләр масаймады, җиңелүчеләр уфтанмады. Яңа ел биюләрен дә бик яратып өйрәнделәр, Илназ абыйлары һәркемдә биергә омтылыш тудырды. Футбол уенын да бик яраталар безнең балалар, Шамил Хәсәнович футбол уйнауның серләрен төшендерә. Тәрбиячеләре Алинә Алмазовна белән Гөлнара Хәбибрахмановалар балаларга кызыклы хәрәкәтле уеннар уйнаттылар, ясалган сыннар янында фотосурәткә дә төштеләр.
Балалар, бүләкләр алып, үткән көн мзгелләрен сөйли-сөйли, өйләренә таралыштылар.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре! 29.12.2013

Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Өр-яңа 2014 нче - Агач Ат елын - иң изге теләкләр белән каршы алабыз. Яңа елны каршылап, һәр сыйныф үз чыгышын әзерләде, иң изге Яңа ел теләкләрен җиткерделәр. Яңа елның Кыш бабае, Кар кызы, Яңа ел малае бәйрәмгә килеп кергәч, бер могҗиза тугандай булды. Бәйрәмдә укуда һәм сыйныфтан тыш чараларда актив катнашкан, фән бәйгеләрендә җиңү яулаган; яңа елга әзерлек максатыннан, ёлка уенчыгы ясауда, стена газеталары чыгаруда, кардан сыннар иҗат итүдә актив катнашкан укучыларга Грамоталар белән истәлекле бүләкләр тапшырылса, әти-әниләренә Рәхмәт хаты бирелде. Күңелле үткән Яңа ел бәйрәмнәре әле укучылар күңелендә озак сакланыр!
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, кадерле укучылар!!! Барыгызны да Яңа ел белән кайнар котлыйбыз. 2014 нче ел һәрбарчагызга корычтай ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез, имин көннәр, эшегездә һәм укуыгызда зурдан-зур уңышлар алып килсен. Төкле аягың белән, Яңа ел! Урының түрдән булсын!
-
Лагерьның 5 нче көне! 29.12.2013

Лагерьның 5 нче көне дә күңелле генә үтеп китте. Ел да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме балалар теләгәнчә булды. Алар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, бәйрәм иттеләр. Көннең икенче яртысында мәктәпнең спортзалында футбол уйнадылар, шашка, домино уеннары да матур гына барды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар бигрәк күңелле үтте. Лоторей уены һәр баланың күңеленә хуш килде. Бүләкләре белән Сез аларны фотосурәттә күрәсез!
Лагерьга йөрүче балаларның елмаюлы йөзләрен күрү күңелгә рәхәтлек өсти.



















